Accessibility links

Кайнар хәбәр

Себер йолдызлары финалга әзерләнә


Финалга үтүчеләр
Финалга үтүчеләр

"Себер йолдызы" һәм "Татар егете" бәйгеләренең быелгы катнашучылары финалда үзләрен лаеклы күрсәтер өчен өйгә эшне әзерләү белән мәшгуль. Финал тамашасы 28 мартта үтәчәк.

"Быелгылар киң карашлы, төпле фикерле, милли җанлы, максатчан булуларыбелән гаҗәпләндерделәр безне, - диде проектның җитәкчесе Лилия Кәримова. - Бу бәлки катнашучыларның яшен 16дан 25кә кадәр түгел, ә 18дән 28гә кадәр үзгәртүгә бәйледер. Анкета тутыручыларның күбесе һөнәр үзләштергән, эш урыны булган яшьләр. Аларның кайберләре бәйгегә алдан ук әзерләнгән: татар телен өйрәтү курсларына йөргәннәр. Бәйгегә килү теләге ягыннан да аерылалар, яшьрәкләр үзләрен күрсәтергә, дуслар табарга килсәләр, олыраклар финалга әзерлек барышында туган телләрен, мәдәни хәзинәләребезне, бай тарихыбызны тагын да тирәнрәк өйрәнергә, дини белемнәрен арттырырга, балаларын милли җанлы итеп тәрбияләргә омтылуларын белдерделәр.

Проект җитәкчесе Лилия Кәримова
Проект җитәкчесе Лилия Кәримова

“Үз милләтебезгә лаек кыз-уллар булырга, халкыбызның данын югары күтәрергә телибез, әти-әниләр безне боларга өйрәтмәделәр”, - диделәр алар кастингларда. 10-11нче сыйныфларда укучы әле балигъ булмаган кыз-егетләр өчен җаваплылык та бөтенләй башкача иде. Алар әле шәхес буларак та формалашып җитмәгән, нинди һөнәр алу турында уйлыйлар. 18 яшьтән өлкәнрәкләрнең тормышка карашлары да, җаваплылыклары да үзгә, максатлары билгеле. Алар өлкә дәрәҗәсендә генә түгел, ил, дөнья күләмендә фикерлиләр.

Иҗади чыгышта фокус күрсәтү
Иҗади чыгышта фокус күрсәтү

Катнашырга теләк белдергән 40 егет һәм кыз арасыннан 7 егет һәм 7 кызны финалда катнашырга лаек дип таптык. Алар турында www.siberia-star.ru сайтында тулы мәгълүмат бирелеп барачак. Фоторәсемгә төштеләр, үзләре белән таныштырган видеоязмалар әзерләнде инде.

1 марттан интернет аша тавыш бирү башланачак. Быел экскурсияләр санын арттырырга уйладык. Өлкә Думасына, ат-спорт комплексына, Ямбай мәчетенә, “Сибинформбюро” мәгълүмат үзәгенә бару планлаштырылган. Сәяси, дини, мәгълүмати һәм спорт ягыннан белемнәрен тулыландырырга мөмкинлекләр тудырылачак.

Тагын да быел бәйгедә катнашучылар арасында төзелгән гаиләләрне финалда күрсәтәчәкбез. Татар гаиләсендә нинди гореф-гадәтләр сакланырга тиешлегенә әһәмият бирәчәкбез".

Жюри һәм җанатарлар
Жюри һәм җанатарлар

“Әлегә алар өйгә эшләрен әзерләү белән мәшгуль. 16 марттан финалга үтүчеләр “Ямал-дуслык” лагерына урнашып, татар теле, себер татарлары тарихы, ислам нигезләре, хореография, актерлык осталыгы, имиджеология һәм башкалар буенча дәресләр алачаклар. Туган телен белгән, гореф-гадәтләре белән таныш, күңелләрне яуларлык итеп сәләтен күрсәтә алган егет яки кыз җиңүче булачак һәм автомобиль алырга сертификат белән бүләкләнәчәк”, – дип яза сайтта Конгрессның матбугат хезмәте җитәкчесе София Хәйруллина.

Вадим Байнашев
Вадим Байнашев

Быелгы бәйгенең финалына үтүче Вадим Байнашев болай диде: “Татар яшьләре туган телләрендә сөйләшергә кыенсыналар, бии-җырлый белсәләр дә, татарча җырлый алмыйлар. Мин бай мирасыбызны танытырга кирәк дип уйлыйм”. Ә Ринат Фәйзуллин: “Белемемне артырыр өчен конкурста катнаштым. Татар халкы тарихы, ислам дине турында күбрәк беләсем килә. Кастинг тың ошады. Анда бик күңелле атмосфера булды. Күп яңа кешеләр белән таныштым. Чыгышлар барысы да әйбәт иде. Мин яңа жанр – татарча stand up белән чыгыш ясадым”, - диде.

"Оештыручылар 28 мартта “Тимерьюлчылар” мәдәният сараенда үтәчәк финал тамашасы - онытылмаслык бәйрәм кичәсе вәгъдә итәләр, татар эстрадасы йолдызлары да катнашачак", ди София Хәйруллина.

Коръән сүрәсен башкаручы егет
Коръән сүрәсен башкаручы егет

Финалчылар яшьләр хәрәкәтендә катнаша да башладылар инде. Үзәктә үткән татар яшьләре оешмаларында татар теле һәм мәдәниятенең үсеше турында оештырылган сөйләшү вакытында күп мәктәпләрдә туган тел укытылмавын, моңа ата-аналарның да каршы булуын, ә бу дәресләр булырга тиешлеген әйтеп киттеләр. Эш тыгызлыгына карамастан, туган телне өйрәнергә вакыт табарга, иң беренче татар халкы рухи хәзинәләренә мәхәббәтне үзеңдә тудырырга кирәк, диде быелгы финалда катнашучы Маргарита Калиева. Аларның сүзен раслап өлкә татар яшьләре бердәмлеге рәисе Сәет Тузмөхәммәтов: “Борынгыдан татарлар дини генә түгел, ә үзләренең гореф-гадәтләрен санлаганнар, мәгърифәтле булганнар. Безгә татар – димәк, зыялы, белемле, алдынгы карашлы, үз дәүләтенең үрнәк шәхесе рәвешен сакларга кирәк. Ә татар телен, мәдәниятен белмичә, халкыбызның чын вәкиле булып булмый”, - диде.

XS
SM
MD
LG