Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сибай егете "Ислам дәүләтенә" ярдәм итүдә гаепләнеп төрмәгә хөкем ителде


Сибай егете "Ислам дәүләтенә" ярдәм итүдә гаепләнә
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:24 0:00

Сибай егете "Ислам дәүләтенә" ярдәм итүдә гаепләнә

Сибай каласында яшәүче Радик Гыйлванов "Ислам дәүләте" исемле террорчыл оешмага ярдәм итүдә гаепләнеп дүрт ел ярымга ирегеннән мәхрүм ителде.

Башкортстанның Сибай шәһәре мәхкәмәсе 35 яшьлек Радик Гыйлвановны "Ислам дәүләте" исемле террорчыл оешмага ярдәм итүдә гаепләп, дүрт ел ярымга ирегеннән мәхрүм итте.

Мәхкәмә карарында әйтелгәнчә, ул Сибай халкыннан мөселманнарга ярдәм күрсәтү өчен дип акча җыйган һәм аны халыкара банк картасы белән махсус хисапка күчергән. 2012-2014 елларда барлыгы 90 мең сумнан артык акча күчерелгән диелә. Хәер бирүчеләр акчаларның кайда җибәрелгәнен белмәгән.

Русия иминлек хезмәтенең Башкортстан идарәсе матбугат үзәге хәбәренә караганда, Гыйльванов ул акчага корал алыну ихтималын белеп эш иткән. Гаепләнүче әлеге карар белән килешкән һәм югары мәхкәмәләргә шикаять итмәячәген белдергән.

Русиянең Югары мәхкәмәсе узган елның декабрендә Гыйрак һәм Сүриядә эш итүче "Ислам дәүләте" оешмасын террорчыл оешма дип атаган иде.

Узган айда Русия федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан бүлеге Уфада һәм Чишмә районында тыелган "Хизб ут-Тәхрир" төркеме эшчәнлегендә шикләнелгән 31 кеше тоткарланганын хәбәр иткән иде.

XS
SM
MD
LG