Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә сәер үлемнәр ачылмый кала


Русиядә ачылмый калган сәер үлемнәр
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:42 0:00

Русиядә кайбер әйберләр үзгәрешсез кала

Русиядә хакимияткә комачаулаучы журналистлар, адвокатлар һәм сәясәтчеләрнең сәер үлемнәре һаман ачылмый кала. Азатлык аларның кайберләрен искә ала.

Русиядә хакимиятләргә комачаулаучы журналистларның, адвокатларның һәм сәясәтчеләрнең сәер үлемнәре дә һаман ачылмый кала. Азатлык аларның кайберләрен исегезгә төшерә.

Рөстәм Вәлиуллин. 2012 елда Алтайда батып үлде

2012 елда милли һәм дини гаепләүләр нигезендә ачылган җинаятьләр белән эшләүче иң танылган адвокат Рөстәм Вәлиуллин үлде. Шулай ук Хизб ут-Тәхрир оешмасына бәйле җинаять эшләрдә катнашты. Әлеге оешма Русия иминлегенә куркыныч тудырмый дип белдергән иде. Ижауда яшәгән 37 яшьлек Рөстәм Вәлиуллин Таулы Алтайга, андагы Кош-Агач авылындагы имамнарны якларга килгән булган. Адвокат елгада батып үлде дип хәбәр ителде.

Станислав Маркелов, Анастасия Бабурова. 2009 елда үлделәр

2009 елның гыйнварында Мәскәү үзәгендә адвокат Станислав Маркелов атып үтерелде. Аның белән бергә булган яшь журналист Анастасия Бабурова шул һөҗүм вакытында яраланып соңрак хастаханәдә үлде. Адвокат Чечняда 18 яшьлек Эльза Кунгаеваны үтергән Русия армиясе полковнигы Будановның төрмәдән вакытыннан иртәрәк чыгуы уңаеннан узган матбугат очрашуыннан соң үтерелде. Маркелов Кунгаевлар гаиләсенең мәнфәгатьләрен яклый иде. Бабурова Акъярдан килгән яшь журналист иде.

Наталья Эстемирова. 2009 елда үтерелде

Журналист, "Мемориал" кеше хокуклары үзәгенең Грозныйдагы хезмәткәре. Наталья Эстемированы Грозныйда урлап, Ингушетиядә атып үтереп, ташлап калдырганнар иде. Эстемирова Чечняда кеше хокуклары бозылуының йөзләгән очрагын, шул санда кешеләрне үтерү, урлау һәм җәзалауны тикшергән журналист. "Мемориал" үз тикшерүеннән соң Эстемирова үлеменә җирле тәртип саклаучыларның катнашы булуын белдерде. Рәсми аңлатмада чечен сугышчылары журналисттан үч алган диелде.

Сергей Магнитский. 2009 елда изоляторда үлде

Юрист һәм аудитор Сергей Магнитский Русия көч структураларындагы бер төркем вәкилләрен урлашу, хәрәмләшү һәм салым түләмәүдә гаепләгәннән соң изоляторда бер ел утырды. Панкреатит белән авырган Магнитскийга вакытында медицина ярдәме күрсәтелмәде. 2012 елда АКШта "Магнитский исемлеге" кабул ителде. Анда аның үлеменә катнашы бар дип саналган Русия рәсмиләренә чикләүләр кертелүе турында сүз бара. 2013 елда Магнтинскийны үлеменнән соң салым түләмәүдә гаепләделәр.

Александр Литвиненко. 2006 елда Лондон хастаханәсендә үлде

Элекке ФСБ хезмәткәре Александр Литвиненко нурланышлы полоний белән агуланып Лондон хастаханәсендә үлде. 2013 елда Русия тикшерү комитеты җинаять эшен тикшерүне туктатуын белдерде. Русия бу үтерүдә шикләнелүче элекке КГБ офицеры Андрей Луговойны Лондонга тапшырудан баш тартты. Британиядә күпләр президент Владимир Путин эшчәнлеген тәнкыйтьләгән Литвиненконы үтерү артында Русия махсус хезмәтләре тора дип исәпли.

Анна Политковская. 2006 елда атып үтерелде

​Журналист-тикшерүче Анна Политковская үз өенә кергәндә атып үтерелде. Үтерүне оештыруда гаепле дип табылган Лом-Али Гайтукаев һәм җинаятьне кылган Рөстәм Мәхмүдов гомерлек төрмә җәзасына хөкем ителде. Һөҗүмне оештыручы һәм башкаручыларның хөкем ителүенә карамастан, үтерүне тикшерү тәмамланмаган. Журналистны үтерергә кушкан кешенең исеме әле дә билгесез.

Пол Хлебников. 2004 елда атып үтерелде

​"Форбс" журналының русчасын чыгаручы, чыгышы белән рус булган американ журналисты Пол Хлебников Мәскәүдә эшеннән чыкканда атып үтерелде. Newsweek журналисты Михаил Фишман Хлебников янына килгән ашыгыч ярдәм машинасында кирәкле җиһазларның булмавы, хастаханәгә китерелгәч лифт туктап 20 минут аны төзәткәннәре турында белдергән иде. Хлебников янында ул вакытта табиблардан башка кеше булмаган. Ул Русия хакимиятендәге кыңгыр эшләрне фаш итүче иде.

Сергей Юшенков​. 2003 елда атып үтерелде

Дәүләт думасы депутаты Сергей Юшенков үз өе янында атып үтерелде. Хакимият 1999 елгы йортлар шартлатуларны тикшерүдән баш таркач, депутатларның бер кечкенә генә төркеме үзләренең бәйсез комитетын төзеп тикшерү башлаган иде. Юшенков үлеменә кадәр тикшерү барышында шартлауларны оештыруга ФСБ катнашы булуын күрсәтә дип белдерде. Шартлаулар икенче чечен сугышын башларга сәбәп булды һәм Путинны президент итте.

Юрий Щекочихин. 2003 елда үлде

Политковская белән бергә "Новая газета"да эшләгән журналист һәм язучы, дәүләт думасы депутаты Юрий Щекочихин сәер шартларда үлде. Үлемнең сәбәбе - аллергиядән баш миендә шеш дип әйтелде. Дуслары һәм хезмәттәшләре аның агуланган булуы ихтимал дип саный.​ Щекочихин көч структураларында коррупцияне һәм Юшенков белән бергә 1999 елгы шартлауларны тикшерә иде.

Галина Старовойтова. 1998 елда атып үтерелде

​Дәүләт думасы депутаты, "Демократик Русия" партиясе рәистәшләренең берсе булган Галина Старовойтова ​махсус хезмәтләрнең эшен тикшерә иде. Шулай ук ул 1990нчы еллар башында Татарстанда мөстәкыйльллек өчен көрәш барганда татар оешмаларына киңәшләре белән ярдәм иткән кеше иде. Старовойтова Петербурда үз өе янында атып үтерелде. Аны үтергән 6 кеше 2005 елда озын вакыт төрмә җәзасына хөкем ителде. Әмма үтерергә кем кушканы әле дә ачыкланмаган.

XS
SM
MD
LG