Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан һәм Башкортстан җитәкчеләре Бишкәктә ни эшләп йөри?


Бишкәктә "Кыргызстан-Татарстан" бизнес форумы
Бишкәктә "Кыргызстан-Татарстан" бизнес форумы

Татарстан һәм Башкортстан җитәкчеләренең, эшмәкәрләренең, сәнгатькәрләренең Кыргызстан "десантын" Бишкәктәге сәясәтчеләр Евразия икътисади берлегенә кушылу проблемнары белән бәйли.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан сәфәрен тәмамлады. Әлеге сәфәр барышында Миңнеханов Кыргызстан президенты Алмазбек Атамбаев, премьер-министр Джоомарт Оторбаев һәм башка җитәкчеләр белән очрашты һәм үзара хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре дип энергетика, машина һәм боралаклар ясауны, нефтехимияне, машиналарның аерым өлешләрен җитештерүне, сәламәтлек саклау һәм югары технологияләрне атады. Төрле илләргә, төбәкләргә сәфәр барышында гадәткә кергән традицияне дәвам итеп Миңнеханов Кыргызстанда яшәүче татарлар белән дә аралашты. Татарстан президенты үзе белән күп кенә зур ширкәтләрнең җитәкчеләрен дә алып килгән иде.

4 мартта Кыргызстан шулай ук тугандаш республика булган Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитовны кабул итә. Хәмитов үзенең сәнгать десантын Кыргызстанга алдан ук очкыч белән юллаган иде.

Авыр икътисади кризис чорында илдәге проблемнарны ташлап берьюлы ике республиканың җитәкчеләре ни өчен барыбер Татарстан һәм Башкортстанда җитештерелгән әйберләрне алырга акчасы булмаган, хәлсез, икътисады җимерек булган бу кечкенә Үзәк Азия республикасына чыгып киткән дигән сорау туа. Шулай ук мәдәният хезмәткәрләренә дә хәзер каешларын ныграк кысарга туры килгән чак, бер дә Кыргызстанга барып зур фестивальләр оештыра торган көннәр түгел бу.

Кыргызстандагы сәясәт белгечләренең фикерен белешү былтыр Русия Кырымны аннексияләгән вакытта Акмәчеткә Татарстаннан кардәшлекне искә төшерергә махсус очкычлар яллап китерелгән мәдәни десантны, Татарстанның төрле дәрәҗә җитәкчеләренең килеп шулай ук кардәшлек, хезмәттәшлек турында сөйләп йөрүен искә төшерде. Баксаң, май аенда Кыргызстан Мәскәү җитәкчелегендәге Евразия икътисади берлегенә кушылырга тиеш һәм әлеге вакыйга алдыннан Кыргызстанда моңа ризасызлык чаралары булырга мөмкин, ә Татарстан һәм Башкортстанның килүе Мәскәүнең бу берлегенә кушылуны яклаучы Кыргызстан хакимиятләренә таяныч буларак хезмәт итә икән. Бу турыда Азатлыкка Кыргызстанда бер-беренә капма каршы позициядә торучы ике сәясәт белгече сөйләде.

Кыргызстан парламентындагы бәйсез депутат Омурбек Абдырахманов татарлар белән башкортлар тугандаш, якын халык булса да, Евразия икътисади берлегенә кушылу һәм хәзерге авыр кризис чорындагы Русия белән һәм шулай ук проблемнары арта баручы Казакъстан, Беларус белән берлеккә керү Кыргызстанны да упкынга өстериячәк дигән фикердә.

Омурбек Абдырахманов
Омурбек Абдырахманов

– Татарстанның хәзерге хакимияте Мәскәү Кремленә тулысынча тугрылыклы. Монда башка бәйләнешләр эзләү кирәкми дә. Шул ук вакытта безнең башка бәйләнешләр дә бар – Безнең президентның хатыны татар. Шуңа күрә үзара йөрешү бар, үзенә күрә туганнар дип саналабыз. Әле бу көннәрдә Бишкәктә Русия-Кыргызстан икътисади форумы да уза бит.

Мине Татарстан ягының бергәләп машиналар, боралаклар чыгару турындагы белдерүләре гаҗәпләндерә. Бу, әлбәттә, бары хыял гына. Хәтта бай мөмкинлекләре булган зур Русия дә нормаль машина чыгара алмады, ул әле дә 1960нчы елларда Италиядән күчереп алган, инде искергән Жигули машинасын гына яңартып чыгара килә. Шул сәбәпле, мондый белдерүләрне бик җитди кабул итәргә кирәкми дә. Күрәсең, Сабантуй оештырырга карар иткәннәрдер.

Кыргызстанда бик яхшы инвестицион климат булса, хосусый татар эшмәкәрләре килеп эшли алган булыр иде. Моны беркем дә тыймый. Мисал өчен Ыссык-Күл буенда кунакханәләр төзи алырлар иде. Әмма мондый гамәлимисаллар юк.

– Ә хәзер Татарстанның үзендә дә хәлләр шәптән түгел, үзенә дә финанс, инвестицияләр җитми бит.

– Анысы да бар, нефть бик кыйбат булган чакта Татарстанда ниндидер акча булгандыр, Универсиадага да, башка шау-шулы чараларга да. Хәзер нефть бәясе нык төшү сәбәпле Татарстанда аны чыгару да бик файдалы түгелдер. Шуңа күрә мин бу сәфәрләрдән бик җитди нәрсәләр көтмим.

Бу Евразия икътисади берлегенең авторитар илләр берлеге булуы мәгълүм. Ул демократик һәм алга киткән илләр берлегенә ачыктан-ачык каршы куела. Русия ул демократик көчләргә каршы торырга һәм аларны җиңәргә тели. Әлбәттә, бу бер дә җитди нәрсә түгел. Инде хәзер үк Русиянең үзендә кризис бик ачык күренә, Русия рубленең бәясе ике мәртәбә төште. Таможня берлегендәге Казакъстанда да, Беларуста да проблемнар бар. Лукашенка әле дә теге як белән дә, бу як белән дә уйнап ике яклап имәргә тырыша. Әмма бу барып чыкмас дип уйлыйм. Ярлы Кыргызстан мондый илләргә тагылып барып үсешкә ирешә алыр дип уйламыйм. Бу илләр зур кризис белән бергә Кыргызстанны да упкынга сөйрәр дип куркам.

Бездә, гадәттә, башка альтернатива юк дип әйтергә яраталар. Альтернатива һәрвакыт бар. Сингапур яки Гарәп әмирлекләре кебек кечкенә генә илләргә карагыз, алар чәчәк ата. Хәтта Монголияне алсаң да, ул көньяктагы да, төньяктагы да империяләргә кушылмады, баланслы рәвештә бөтен демократик дөнья белән дустанә мөнәсәбәтләр корды. Анда парламент республикасы кордылар һәм алар кыска гына вакыт эчендә биш мәртәбә алга киттеләр. Шуң күрә, үсеш безнең үзебездән, җитәкчелектән һәм бездәге системнан тора. Йомшак булсынмы, каты куллы булсынмы, мондый авторитар систем үсеш китермәячәк, моны тарих үзе дә исбатлап тора.

– Сез бергәләп машина җитештерү тәкъдимнәре булуын телгә алган идегез. Кыргызстан Татарстан яки Башкортстанга нәрсә тәкъдим итә ала дип исәплисез?

– Кыргызстан үзе хәтта велосипед да чыгара алмый. Бездә технологияләр, җитештерү мөмкинлекләре юк. Кыргызстан гына түгел, Татарстан да һәм Русия дә бик алга китмәде дип уйлыйм. Русиядә бит заманча телефоннар, телевизорлар, очкычлар һәм машиналар җитештерелми. Шуңа күрә Русиядән ниндидер технологик, техник алгарыш килер дип көтәргә кирәкми.

– Бәлки Кыргызстан Көнбатыш илләреннән азык-төлек кертү тыелган бу чорда Русиягә азык-төлек белән ярдәм итә алыр?

– Азык-төлек белән Евразия берлегендә булмыйча да алыш-биреш итәргә була. Минемчә, Кыргызстанны ул берлеккә кушылырга мәҗбүр иттеләр, Казакъстан чик буенда тауарларны кертмәде, Русиядә дә каршылыклар куйдылар. Безнең берлеккә кушылмыйсыз икән, дип ничек янаганнарын үзегез дә беләсез инде. Кыргызстанда авыл хуҗалыгы алга киткән дип әйтеп булмый, ул натураль хуҗалык булып кала бирә. Экспортка азык-төлек җибәрерлек технологик авыл хуҗалыгы комплекслары юк бездә.

"Татарстан һәм Башкортстан мондагы хакимияткә ярдәм итәчәк"

Кыргызстанның "Далил плюс" экспертлар клубы вәкиле, политолог Марс Сериев та Татарстан һәм Башкортстан җитәкчеләренең, күпсанлы вәкилләренең бу сәфәрләрен алда торган Евразия икътисади берлегенә кушылу белән бәйли.

Марс Сериев
Марс Сериев

– Мин Башкортстан һәм Татарстан президентларының килүен тиздән Евразия икътисади берлегенә кушылу белән бәйлим. Һәм нәкъ менә шушы ике тугандаш республика белән бик тыгыз икътисади бәйләнешләр булыр дип уйлыйм. Татарстан һәм Башкортстан президентлары, төрки туганнар буларак, мондагы хакимияткә ярдәм итәчәк. Бу яз бездә бик киеренке булыр дип көтелә, оппозиция әзерләнә. Хәтерләсәгез, Әрмәнстанда бу берлеккә керүгә бәйле провокацияләр булган иде, Кыргызстанда да язын төрле провокацияләр булырга мөмкин. Ул яктан караганда, Татарстан һәм Башкортстан президентларының килүе вазгыятьне тотрыклылаштырырга ярдәм итәчәк. Халыкның күпчелеге Евразия икътисади берлегенә кушылуны һәм Кыргызстанда реиндустриялизация башлануын, икътисадның ниһаять күтәрелүен тели.

– Заманында коммунистлар Үзәк Азияне үзләренә кушканда төрки халык буларак татарларны кулланган кебек бүген дә шундый сәясәт алып бару, яңа "татбригада" түгелме бу?

– Мин хәтта тагын да тирәнгәрәк карар идем. Русия империясе Үзәк Азияне басып алганда, Бохара, Сәмәркандтан килүче кадимче исламга каршы тору өчен Казакъстан далаларына һәм Кыргызстанга татар муллаларын җибәргән, алар мәгърифәтчелек алып килгән, тылмачлар, муллалар булганнар, заманчарак, дөньявирак ислам алып килгәннәр. Шуңа күрә менә шундый геополитик бүленеш килеп чыкты да, Кыргызстан белән Казакъстан Евразия берлегенә тартыла, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Төрекмәнстан исә Якын Көнчыгышка карый һәм аларда ислам да кадими.

Совет хакимияте чорында да, хәтерләсәгез, кызыл яулыклар хәрәкәте булган, Кыргызстанга бик күп татар зыялылары, хатын-кызлары килгән. Татарлар һәм башкортлар кыргыз интеллигенциясен булдыруда да бик зур роль уйнаган. Безнең мәдәният әһелләренең зур катлавы, кыргыз җәмгыятенең каймагы татар тамырларыннан чыккан. Хәзер дә бу ике җитәкченең безгә килүе тикмәдән генә түгел, дип уйлыйм. Мәскәү яхшы уйланылган сәясәт алып бара. Бу ике республика җитәкчесенең килүе мондагы хакимиткә ярдәм итәргә, тотрыклылыкны ныгытырга тиеш.

– Икътисади хезмәттәшлеккә килгәндә, Татарстан һәм Башкортстан белән Кыргызстанның хезмәттәшлеге нинди була ала дип исәплисез?

– Кыргызстанны беренче чиратта энергия чыганаклары, Татарстан нефте кызыксындыра дип уйлыйм. Шулай ук безнең ит-сөт, бакчачылык ризыкларын анда җибәрүне дә көйләргә була. Бу сәфәр дә шулар белән бәйле дип уйлыйм. Хәзер кем беренче булып бәйләнешләр урнаштырса – шул каймагын да алачак.

XS
SM
MD
LG