Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда кырымтатар телендә район газеталары юк


Акмәчеттә чыга торган җөмһүрият дәрәҗәсендәге "Кырым" кырымтатар газетасы
Акмәчеттә чыга торган җөмһүрият дәрәҗәсендәге "Кырым" кырымтатар газетасы

Кырымда һәр районда бюджет хисабына урыс телендә район газеталары чыга. Яңа Конституция буенча кырымтатар теле урыс, украин телләре белән бергә дәүләт теле саналса да, районнарда кырымтатар телендә тулы форматлы бер газета да юк.

Узган гасырның 20-30нче елларында Кырымның һәр районында диярлек кырымтатар телендә район, шәһәр газеталары чыккан. Мәсәлән, Бакчасарай районында 1931-1938 елларда кырымтатар телендә "Большевик", "Яшь күввет" ("Яшь көч"), "Ударник" кебек газеталар чыккан. Әйе, алар билгеле бер рух, ягъни большевиклар пропагандасы белән шактый сугарылгандыр, ләкин алар кырымтатар телендә чыга иде.

Кырымтатарлар Кырымга кайтуларына инде 25 ел булса да районнарда кырымтатар телендә газеталар рәсми рәвештә торгызылмады. Тик Судак шәһәрендәге "Судакский вестник" янында айга бер тапкыр кырымтатар телендә "Сувдаг тавышы" исемле ике битле сәхифә чыгып тора. Ул да кырымтатар язучысы Рөстәм Али инициативасы белән.

Кырымда Украина чорында булган хәл Русия чорында да үзгәрми диярлек. Югары мөнбәрләрдән талмыйча кырымтатар теле Кырымда Конституция буенча дәүләт теле дип сөйләп торырга бик яратсалар да.

Дәүләт кырымтатар китапханәсе өчен бина аермаса, кырымтатар телендә чыккан матбугатны китапханәләр бюджет хисабына яздыртмасалар, район газетасын кырымтатар телендә чыгармасалар, булган иске китапларны юк итеп торсалар - бу кырымтатарларның милли мәнфәгатьләрен аяк асты итү, хакимиятнең кырымтатарларга еллар буе булган чын йөзен, мөнәсәбәтен үзгәрмәгәнен тасвирламыймы икән?

Заманалар үзгәрә, Кырымны идарә иткән илләр алмаша, ләкин кырымтатарларга карата сәяси, дини, мәдәни яктан вазгыять үзгәрми, үзгәрсә дә начар якка үзгәрә. Бу мисаллар Кырымдагы гомум вазгыятьнең күрсәткечедер, болар барысы борынгыдан һәм хәзер кырымтатарларны Кырымнан мөһаҗир булып китергә этәргеч булмаганмы икән? Ике гасыр элек игълан ителгән "Кырым - кырымтатарларсыз!" дигән шигар бүгенге көндә дә кемнәрдер өчен һаман актуальлеген югалтмаган.

Бакчасарайда кырымтатар телендә "Бакчасарай" сәхифәсе чыга башлый

Кырымда кырымтатарлар 20-30 процентны тәшкил иткән районнар бар. Алар арасында - Карасубазар (Белогорски), Иске Кырым (Киров), Джанкой, Бакчасарай районнары. Менә шул Бакчасарай районында "Слава труду" район газетасында кырымтатар сәхифәсен чыгару эшенә тотынмакчы булдылар. Ләкин монда тагын матди мәсьәләләр калкып чыккан кебек.

Кырымтатар телендә "Бакчасарай" кушымтасының беренче саны
Кырымтатар телендә "Бакчасарай" кушымтасының беренче саны

Редакция кырымтатар телендә сәхифә чыгару өчен шактый акча, штат таләп иткән. Татарстан бу районга куратор итеп билгеләнгәнгә, бу мәсьәләне дә аның ярдәме белән хәл итергә өметләнәләр, ләкин ни өчен Кырымда дәүләт теле итеп игълан ителгән кырымтатар теленә килгәндә стандартлар алмаша икән? Ни өчен 12 битлек Слава труду" район газетасында кырымтатар телендә ике бит чыга алмый икән? Ни өчен моңа тагын читтән ярдәм кирәк икән? Районда яшәгән 91 мең кешенең якынча 21 процентын тәшкил иткән кырымтатарларның салымнары кая китә соң? (Бакчасарай районында урыслар - 54,3%, кырымтатарлар - 21,3%, украиннар - 19,6% тәшкил итә.)

Мартның беренче көннәрендә "Йолдыз" журналы ярдәме белән "Слава труду" Бакчасарай район газетасында, ниһаять, кырымтатар сәхифәсе чыга башлый. Кырымтатар телендә язучы кадрлар җитештерү, материалларны әзерләү мәсьәләсен дә беренче вакытта "Йолдыз"ның мөхәррияте күзәтеп, ярдәм итеп барачак.

Бакчасарай газетасында кырымтатар телендә сәхифә чыгару турында сүз башлаганда баш мөхаррир тәрҗемәче кирәк булачак дигән таләп куйган, ләкин бу эшкә "Йолдыз"да тәрбияләнгән кырымтатар журналисты Гөлнара Ильясова кырымтатар, рус, украин телләрендә яза, сөйли, тәрҗемә итә ала дигәч, бу мәсьәлә үзеннән-үзе хәл ителгән.

Бакчасарайда бу мәсьәләнең шулай уңай хәл ителүендә район шурасы рәисе, кырымтатар Рефат Дердаров булуы да үз ролен уйнаган.

"Бакчасарай" сәхифәсе тора-бара кырымтатар телендәге газетага әверелер дигән өмет тә юк түгел. Мондый сәхифәләрне мөмкин кадәр Кырымдагы башка район газеталарында да башлап җибәрү "Йолдыз"ның көн тәртибендә тора. Алга таба урыннарда эшләгән кырымтатар журналистларын Акмәчеттә чыга торган җөмһүрият дәрәҗәсендәге "Яңа дөнья", "Кырым" кырымтатар газеталары белән элемтәдә тотып, аларга үз районнарыннан җирле хәбәрләр җиберү, аларның үзара эшчәнлекләрен барлыкка китерү дә күздә тотыла. Шулай итеп Кырымда кырымтатар матбугатының бер челтәрен корырга мөмкин булачак. Әлбәттә, монда җирле матбугатта журналистның ихтыяҗларын тиешле дәрәҗәдә даими тәэмин итү дә роль уйнаячак.

Һичшиксез, бу эшне журнал түгел, ә җирле район хакимиятләре, депутатлар башкарырга тиештер. Аларга исә югарыдан мондый күрсәтмә юк. Бакчасарайдагы сәхифә кырымтатарлардан чыккан инициативаның бер нәтиҗәсе булып тора.

XS
SM
MD
LG