Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Тукай төшкән футболкалар сатыла башлады


Казанда Тукай һәм Нуриев төшкән футболкалар сатыла
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:47 0:00

Казанда Тукай һәм Нуриев төшкән футболкалар чыга башлады

Kazan Family бренды астында эшләүче дизайнерлар Габдулла Тукай, Рудольф Нуриев рәсеме төшкән футболкалар чыгара башлаган. Бу мәшһүр татарларның массакүләм культурага мондый рәвештә беренче тапкыр керүе.

Казанда күптән түгел барлыкка килгән Kazan Family кием бренды үзенчәлекле фтуболкалар чыгара башлады. Аларга Габдулла Тукай, Рудольф Нуриев кебек шәхесләрнең аклы-каралы рәсемнәре төшерелгән.

Төркем җитәкчеләренең берсе Адилә Фәйзулина Азатлыкка сөйләгәнчә, алар бу адым белән Казан һәм Татарстанның данын дөньяга таратырга тели. "Бу киемнәрне чит илгә китүче дусларга, кунакларга бүләк итү яхшы. Алар анда безнең бөек шәхесләребезнең исемен танытачак", ди Адилә. Дизайнерның шигаре: "Минем Казан - минем гаилә".

Алар шулай ук Казан символикасы төшкән сувенирлар, башка киемнәр чыгара. "Безнең яшьләр Нью-Йорк, Амстердам түгел, ә Казан дип язылган киемнәр киеп, горурланып йөрергә тиеш", ди Фәйзулина.

Kazan Family 6-7 мартта Казанда узган Open Space Market дизайнерлар ярминкәсендә катнашты. Җитәкчеләр әйткәнчә, аларның киемнәре ярминкәгә килүчеләрдә зур игътибарга лаек булган.

XS
SM
MD
LG