Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польша Нәфис Кашаповка сәяси сыену бирде


2015 елның гыйнвары, Варшау
2015 елның гыйнвары, Варшау

Тугыз ел элек Русия күзләү хезмәтләреннән качкан Нәфис Кашаповка Польшада сәяси сыену хокукы бирелде. Рәфисне иреккә чыгара алырбыз дип ышанам, диде ул Азатлыкның украин редакциясенә.

Казанда 2014 елның декабреннән бирле "дәүләткә каршы эшчәнлек" алып баруда гаепләнеп изоляторда тотылган Рәфис Кашаповның игезәк туганы Нәфис Кашапов тугыз ел элек Русиядә күзәтү астына эләккәч Украинага китте. Бер ел элек ул Польшага килгән. Ни өчен Польша?

– Кызгынычка, Украинада миңа андый статус бирмәделәр, ничә тапкыр мөрәҗәгать иткән булсам да. Мине элекке хакимиятләр кире Русиягә җибәрергә дә җыенган иде, әмма кырымтатарларның җитәкчесе Мосафа Җәмилев ярдәме белән бу булмый калды. Польшага мин Мәйдан вакыйгаларыннан соң килдем, үзем дә анда катнаштым. Минем сәяси сыену аласым килде, чөнки бу статус хокук яклау эшчәнлеге өчен яңа мөмкинлекләр бирә. Ышанычым акланды. Польша сәясәтчеләре һәм иҗтимагый оешмаларыннан ярдәм булды. Өч тапкыр Польша парламентында булдым, депутатлар белән очраштым. Польша халкына һәм сәясәтчеләренә рәхмәтлемен. Миңа иҗтимагый эшчәнлек алып бару мөмкинлеге һәм үз халкыма ярдәм итү мөмкинлеге биргәннәре өчен.

– Варшауда яшәп татарларга ничек ярдәм итә аласыз?

– Польшада элекке Советлар берлеге илләреннән очраган эмигрантлардан рухи ярдәм алдым. Мине украиннар, беларуслар, поляклар яклый. Төрле милләт вәкилләре Путин Русиясендә ниләр булып ятканы турындагы мәгълүматны дөньяга таратырга ярдәм итә. Бүгенге көндә төрле хокук яклау оешмалары, илчелекләргә Русия, аерым алганда Татарстанда ниләр булып ятканы турында мөрәҗәгатьләр әзерлибез. Amnesty International дигән хокук яклау оешмасы миңа зур ярдәм күрсәтә. Монда Варшауда гына мин Путинның төрле милләтләрне берләштергәнен аңладым. Украинага каршы сугыш башлап ул украиннарны берләштерде. Хәзер аның шовинистик сәясәтенә каршы башка милләтләр дә берләшә. Варшауда сугышка каршы урам җыеннарына кырымтатарлар, украиннар, беларуслар, поляклар, грузиннар, әрмәннәр, азәриләр килә.

– Варшауда Сез сугышка каршы җыеннарда катнаштыгыз. Польша телевидениесенең хәбәрләр чыгарылышларында сезнең зур плакатларыгызны күрсәтәләр иде.

– Әйе, мин тоткан язуларга игътибар итәләр, чөнки мин Русиядә төрки халыкларның авыр язмышына басым ясыйм. Мин журналистлар, сәясәтчеләр, төрле кешеләр белән очрашкан саен татар халкының нинди аяныч хәлгә төшүе, туганым Рәфис турында сөйлим. Үзгә фикер йөрткән, телне һәм мәдәниятне үстерергә теләгән татар зыялыларын эзәрлеклиләр дип сөйлим. Шигарләремне берничә телдә язарга тырышам. Бер тапкыр сигез телдә язганым бар. Варшаудагы урам җыеннарына Путинның Украинадагы сәясәтен тәнкыйтьләп чыкканым бар, Надежда Савченконы азат итүне таләп иткәнем бар.

– Рәфис Кашапов турында сөйлим дисез, ул үзе беләме бу хакта?

– Әлбәттә, безнең аны изолятордан чыгарыр өчен башкарган эшчәнлек турында белә. Рәфискә бу мәгълүматны җиткерүнең төрле юллары бар. Надежда Савченко да Мәскәүдә төрмәдә утырса да аны яклап кайда нинди чаралар узганын белеп тора. Рәфис тә белә. Аны иреккә чыгара алырбыз, дип ышанам.

– Татарлар Украина турындагы вазгыять турында нинди фикердә?

– Интернет һәм заманча технологияләр ярдәмендә мин даими Татарстан белән элемтәдә торам. Андагы кәефләр турында яхшы беләм. 1990 елларда татар зыялылары тарихи белем бирү эшен җитди алып барганга халкыбыз тарихны белә һәм нәрсә булып ятканын аңлый. Алар Русиянең Украинага каршы сугыш башлаганын, Кырымның канунсыз рәвештә Русиягә кушылуын белә. Татар халкы боларны белә һәм Путин сәясәтен якламый. Халыкның 85% Путинны яклый дип ышанган кешеләр ялгыша. Татарлар күпләп яшәгән шәһәр авылларда киресенчә, 85% Путинка каршы булырга мөмкин. Татар кырымтатарлар һәм украиннар яклы. Беренче чечен сугышы вакытында татарлар чеченнарны яклый иде. Ул чакта Татарстанда төрле чаралар, урам җыеннары булды. Хәзер вазгыять башка, урам җыеннары юк. Әмма кеше булганына риза дип әйтергә ярамый.

XS
SM
MD
LG