Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан епархиясе социаль эшчәнлеген арттыра


"Татарстанда православие" исемле яңа журнал
"Татарстанда православие" исемле яңа журнал

Казан епархиясе корылтаенда чиркәүнең социаль һәм мәгариф эшләрен арттыруы, яшьләр белән эшләре каралды. Православ телевидение каналы өчен журналистлар мәктәбе ачылды.

Казанда 10 март узган корылтайда епархия һәм казаклар мәхәлләләре атаманнары социаль һәм мәгариф эшчәнлекне арттыру турында килеште. Татарстан митрополиясе белән дә килештереп көнчыгыш Украинага пасхага бүләкләр һәм күчтәнәчләр җибәреләчәк. Шул ук җыенда "Татарстанда православие" исемле яңа журнал тәкъдим ителде. Аның беренче саны өч мең данә итеп чыккан. Басма чиркәүләрдә бушка таратылачак.

"Чиркәү яңалыклары епархиянең интернет сәхифәсендә чыгып барса да, дин тотучыларның күбесе матбугатта чыккан сүзләргә күбрәк ышана, китап, газета һәм журналлар укый. Журнал чыгару идеясы инде күптән бар иде. Ниһаять тормышка ашыра алуыбызга куанабыз", диде корылтайда "Казанский Собор" исемле православ мәгарифе үзәге җитәкчесе Максим Андреев.

Корылтайда тагын бер башлангыч турында игълан ителде. Казанның Чистай урамында урнашкан "Апостол" мәгариф үзәгендә "Тарелка" исемле православ журналистлар мәктәбе ачылды. 14-35 яшьлекләрне атнасына берничә тапкыр православ журналистикасы, телевидение һәм матбугатта эшләргә өйрәтәчәкләр.

Мәктәпкә "тәлинкә" исемен биргән оештыручылар монда белем алырга килүчеләрнең "журналистика кухнясына" кереп үзләрен сынап карауларын тели. Журналистика осталары Татарстанның башка шәһәр һәм районнарына барып укулар оештырырга җыена. Әлеге мәктәп Татарстанда рус телендә яңа православ телевидение каналы булдыруга беренче адым ди оештыручылар.

"Традицион кыйммәтләр"

Урыс православ чиркәве патриархы Кирилл Татарстанда мәктәптә православ мәдәнияте нигезләрен укытуга ирек бирмиләр дип бу хәлне бетерү өчен әлеге мәсьәләне барлык дәүләт дәрәҗәләрендә хәл итәргә вәгъдә иткән иде. Атакайның бу сүзләре белән Казан епархиясендә бик килешмәсәләр дә православиенең йогынтысы Татарстанда төрле өлкәләрдә арта бара.

Казанның 1нче санлы бала тудыру йортында "Умиление" исемле православ үзәге бала төшерергә теләгән аналар белән үгетләү эшләре алып бара дип язган иде BBC. Бу үзәккә кайбер хатын-кызларны табиблар җибәрә. Үзәк җитәкчесе Элина Галиуллина бала төшерергә теләгән барлык хатыннарны да үзләренә җибәрүне сорарга җыена.

Бала тудыру йорты 7нче санлы шәһәр хастаханәсенә карый. Хастаханә быел Казан епархиясенең социаль хезмәте белән хезмәттәшлек турында килешү төзегән. Табиблар абортларны киметү, сәламәт тормыш һәм традицион гаилә нигезләрен саклауда эшчәнлекне чиркәү белән бергә алып бару турында килешкән.

XS
SM
MD
LG