Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сорнай" ансамбле Илшат Вәлиев белән юбилей концерты үткәрде


"Сорнай" Илшат Вәлиев белән юбилей концерты үткәрде
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:58 0:00

"Сорнай" фольклор-этнографик ансамбле җырчы Илшат Вәлиев белән филармония залында 30 еллык иҗатка багышланган концерт уздырды. "Сорнай" егет-кызлары сәхнәдә татарның 30дан артык уен коралында уйнап күрсәтте.

10 мартта Казанда филармония залында зур концерт куйганчы "Сорнай" фольклор ансамбле белән җырчы Илшат Вәлиев Татарстан, Башкортсан һәм Русиянең берничә төбәгендә милли тамашалар куеп кайткан. Аларның гастрольләре 2014 ел азагында башланып, шәһәр, район-авылларны үз эченә алган.

Җырчы Илшат Вәлиев белдергәнчә, берничә ел элек "Сорнай" ансамбле җитәкчесе Ринат Гыйләҗев аңа уртак концертлар оештыру тәкъдимен әйткән булган. Аларны икесен дә сәхнәдә чын милли рухлы сәнгать әһелләренең сирәк күренүе борчый. Башкаларны тәнкыйтьләп утырганчы, үзебез үрнәк күрсәтик дип, 2014 елның азагында бергәләп концертлар куярга кирәк дигән карарга киләләр. Чыгышларын Татарстанның Әлмәт, Бөгелмә, Башкортстанның берничә шәһәреннән башлаганнар.

"Сорнай" белән милли тамашаларны башлаганчы, халык безне кабул итәрме икән дигән борчулар бар иде. Курку-шикләнүләр беренче концертлардан ук юкка чыкты, күңелләр канатланды. Безнең тамашачы үзебезнең милли моңнарга, уен коралларына, гореф гадәтләренә бик сусаган икән. Концертларыбыз һәрвакыт тамашачының күз яшьләре аша елмаюы һәм җылы алкышлары белән үтте. Зур шәһәрләрдә генә түгел, ерак авылларда да тамашалар куеп йөрдек. Авыл халкы да безне якын итте, җылы каршы алды. Күрәсең җырларыбыз аша алар үзләренең үткәнен, яшьлеген искә алгандыр.

Безнең концерт програмының төп асылы – халкыбызның онытылып барган рухи мирасын яңарту. Ят көйләр, чит ритмнарга татар сүзе кушып кына җырланган җырлардан исереп, йокымсырап, алай да алга барабыз дип уйлаган татар күңеленә бер дару, бер витамин булсын иде җырларыбыз”, ди Илшат Вәлиев.

Тамашачылар да "Сорнай" белән Илшат Вәлиев концертына килгәч, бик канәгать булып кайтып киткән. Казан концертында да "Ярый әле килгәнбез", диючеләр булды. Фикер, рәхмәтләре интернет аша да килгән.

"Сорнай"ның җитәкчесе Ринат Гыйләҗев фикеренчә, концертлардан күренгәнчә, халык борынгы уен коралларын тыңлый, ярата.

"Тамашачы безнең егет-кызлар борынгы уен коралларын белән уйнаганда дәррәү кул чабып күтәреп алды. Димәк, әле халыкта ул музыкага, ул моңнарга ихтыяҗ бар. Киләчәктәдә 30 ел элек башлап җибәргән эшне дәвам итәргә уйлыйбыз. Бүгенге көндә без татар халкының 30дан артык уен коралын халыкка чыгардык. Аларны хәзер бик күп профессиональ төркемнәр да куллана башлады", ди Ринат әфәнде. Без аннан иктисади кризис вакытында концертлар, юбилей чаралары үткәрүдә кыенлыклар юкмы дип кызыксындык.

"Әле хәзергә Русиядә торгынлык сизелми, һәрхәлдә без сизмибез. Безнең Татарстан ул болай да тотрыклы республика булып санала. Шуңа күрә халыкның билет сатып алып концертларга йөрерлек мөмкинлеге бар", ди ул.

XS
SM
MD
LG