Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Рус дөньясы"на акыллы фикерләр белән генә йогынты ясап була"


Дамир Мөхетдинов Пермьдә "Мөселман дөньясы" конференциясендә чыгыш ясый. 12 март 2015
Дамир Мөхетдинов Пермьдә "Мөселман дөньясы" конференциясендә чыгыш ясый. 12 март 2015

Дамир Мөхетдинов "Рус дөньясы"н гына булдыру идеясен тәнкыйтьли, аңа акыллы фикерләр белән генә йогынты ясап була дип белдерә.

Русия мөселманнары диния идарәсе рәисе урынбасары Дамир Мөхетдинов 12-15 мартта Пермьдә узган "Мөселман дөньясы" дип аталган конференциядә Русия җитәкчелегенең "Рус дөньясы"н гына булдырырга тырышуын тәнкыйтьләде.

"Русия Конституциясенә күрә, дәүләт идеологиясе булмаска тиеш. Әмма чынлыкта хакимияттәге элита идеология үсентеләрен әзерли, ә аның формуласы нигезендә "Рус дөньясы" яңадан тудырылачак. Президент Путин берничә тапкыр югары мөнбәрләрдән безнең ил үзенең традицияләре һәм мәдәниятенә күрә православ һәм мөселман дип әйтсә дә, бу концепциядә исламның урыны да һәм аның роле дә исәпкә алынмый", ди Мөхетдинов.

Аның сүзләренчә, "Русиядә исламның киләчәге юк" дигән стратегик фикерләү хөкем сөргәнгә, үзәктә дә, төбәкләрдә дә күп кенә сораулар хәл ителми. "Русиядәге мөселманнарның мәчетләр һәм мәдәни үзәкләр төзелешеннән алып, мәктәпләрдә кызларга яулык ябуны һәм ислам классиклары әдәбиятын тыюга кадәр булган мәсьәләләрне хәл итеп булмый мени? Юк, анык стратегия булган вакытта гына аларны җиңел хәл итеп була", ди Мөхетдинов.

Дамир хәзрәт мөселманнар үзләренең көчләре, акыллары һәм фикерләре белән президентка, җәмгыятькә йогынты ясый ала дигән фикердә. Иң беренче чиратта, мөселманнның бу дәүләттә ничек яшәргә теләүләрен аңлау һәм аннан соң ул фикерләрне дөньяга тарату кирәк ди ул.

"Ислам манарасы" биш телдә басылачак

2014 елның декабрь аенда Мәскәүдә "Халыкара мөселманнар форумы" оешты. Бу форум вакытында дөньядагы прогрессив карашлы галимнәрне бергә туплау һәм аларның фикерләрен дөньяга тарату, яңа сайт булдыру, "Ислам манарасы" журналын яңача чыгарырга дигән карар да фикер таралуда яңа адым булып торачак дип өметләнә Русия мөселманнары диния идарәсе җитәкчелеге. Дөньяга билгеле галимнәрне төрле чараларда – форумнарда, түгәрәк өстәлләрдә катнаштыру фикер алмашуга һәм билгеле бер караш тудыруга да этәргеч бирәчәк.

Русия мөселманнары диния идарәсе киләсе форумны быел декабрь аенда Истанбул шәһәрендә үткәрергә җыена. Дамир хәзрәт сүзләренчә, чарага фикер ияләре җыелачак. Бүген исә дөньяның төрле почмагындагы – Британия, Төркия, Европа, гарәп илләре галимнәре белән элемтәләр урнаштырыла, аларның фикерләре тупалана һәм дөньяга чыга башлаячак. Әлеге фикерләр бер калыпка китерелеп Русия хөкүмәтенә дә җиткереләчәк. Беренче зур эшләрнең берсе – апрель аенда "Ислам манарасы" журналы биш телдә: инглизчә, төрекчә, гарәпчә, фарсыча, русча чыгачак.

"Элек без бер-ике форумда елга бер-ике тапкыр очраша идек, хәзер сайт һәм журнал сәбәпле көндәлек элемтәләр урнаштырдык. Алар гарәп дөньясының кайбер мәсьәләләргә ничек каравы турында яза. Без үзебездә (Русиядә) ислам диненең ничек таралуы, нинди проблемнар булу турында язабыз", ди Мөхетдинов һәм ул ислам дөньясы фикерләре христиан дөньясына да барып җитәр дип өметләнә.

"Мөселман лидерлары динне якларга тиеш"

Русия җитәкчелегендә исламга шикләнеп карау, юл куймау, төрлечә каршы төшәргә тырышу сизелә. Мәскәүне генә алсак та, мөселманнарга мәчетләрдә урын җитмәүгә карамастан, мэр Собянин моны күрмәмешкә салыша, чиркәүләр төзүне 200дән 350гә арттыра.

Мөхетдинов та Русия җиткәчелегендә мөселманнардан курку да, мөселманнарны аңламау да бар дип белдерә. "Беренчедән, моңа сугыш синдромы да йогынты ясый. Әфганстан аша сугыш килергә мөмкин дип тә шөллиләр, хәзер Гыйрак һәм Сүриядән безгә күрсәтелә торган сугыш турындагы язмалар да башка төрле фикерләр кертә, Чечняда ике тапкыр булган сугыш та эзсез түгел", ди Дамир хәзрәт. Аның фикеренчә, мөселманнар үзләре активрак булып, уңай якларны, Татарстандагы кебек бергә дус-тату яшәү үрнәкләрен дә, уңай идеяләрне дә пропагандалауны көчәйтү кирәк.

Дамир хәзрәт Русиядәге мөселман җитәкчеләре ниниди генә проблем килеп тумасын, яулык мәсьәләсеме, хокук бозып тоткарлаумы, һәм башкалармы, динне якларга тиеш дип әйтә. "Тәнкыйтьләргә дә, әмма икенче яктан, тәкъдим белән дә чыгарга була. Мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин берничә ел элек тыелган китаплар мәсьәләсендә дәүләт башлыгына хат җибәргән иде. Вакыт узды, 68 китап арасыннан 50сен кире кайтара алдык. Алар тыелган китаплар исемлегеннән алынды. Равил хәзрәт хәзер хиҗап мәсьәләсенә кагылышлы хат юллады. Бер сүз дә әйтми генә, фикерләрне алга этәрми генә тик утырып тору уңыш китерми", ди Мөхетдинов.

XS
SM
MD
LG