Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәйдә Мөхәммәтҗанова: "Максатым – 1нче каналдан татар җырын җырлап күрсәтү иде"


Сәйдә Мөхәммәтҗанова чыгыш ясый
Сәйдә Мөхәммәтҗанова чыгыш ясый

Русиянең 1нче каналындагы "Голос. Дети" ("Тавыш. Балалар") тапшыруында Сәйдә Мөхәммәтҗанова татарча "Су буйлап" җыры белән чыгыш ясап, залны һәм жюрины гына түгел, ә социаль челтәрләрне дә таң калдырды. Инде берничә көн интернетта чыгыш турында фикерләр әйтү, видеоны урнаштырулар дәвам итә. Азатлык Сәйдә белән элемтәгә кереп, аңа берничә сорау бирде.

1нче каналның "Голос. Дети" ("Тавыш. Балалар") тапшыруы иң күп карала торган тапшырулардан санала. Ул "Голос" ("Тавыш") тапшыруының балалар өчен варианты булыр тора. Исегезгә төшерәбез, 2012 елда, тапшыруның беренче сезонында әлеге бәйгедә татар кызы Динә Гарипова җиңү яулаган иде.

Хәзерге бәйге – балалар өчен тапшыруның икенче сезоны. Ул 13 февральдә башланып китте. Тапшыруда өч остаз бар. Алар катнашучылардан үзләренә такымнар туплый. Бу беренче этап үткәч, такымнар арасында һәм эчендә җыр ярышлары үтәчәк.

13 март чыгарылышында (соңгы "күрмичә" сайлап алу этабында) Казаннан Сәйдә Мөхәммәтҗанова чыгыш ясап, залны һәм остазларны шаккатырды. "Су буйлап" җырын татарча башкарганда, беренче секундларда ук аңа остазлар Пелагея белән Дима Билан борылды. Пелагея исә җырдан соң аякка басып кул чапкач, җырны шундый оста башкару техник яктан бик авыр булуын искәртте. Нәтиҗәдә Сәйдә Пелагея такымында катнашырга булды.

Азатлык яшь Сәйдәгә берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.

– Сәйдә, тапшыруда ни өчен катнашырга булдың? Ничек катнашырга хәл иттең?

– “Голос” проекты яңа гына күрсәтелә башлагач, мин шунда ук балалар өчен дә булса иде, дип уйлаган идем. Һәм чыннан да “Голос. Дети” проекты турында ишеткәч, мин шатландым, әти-әниемә "әйдәгез, без дә видеоны җибәрик", дидем. Әтием ике җыр җибәрде: “Әллүки” белән “Аве Мария”ны. Көз көне безгә “киләсе этапка уздыгыз” дип шалтыраттылар. 10 мең гаризадан нибары 500 кешене сайлап алдылар. Мин беренче сезонда катнашырга тиеш идем, ләкин чират җитмәде шул. Икенче сезонга калдым.

– Татарча җырлау фикере ничек туды? Җырны үзең сайладыңмы?

– "Тапшыруның беренче сезонында ук редакторларга “татарча җырлыйм әле” дип тәкъдим иткән идем, алар баш тартканнар иде, “В горнице” дигән җырны бирделәр. Миңа чират җитмәве хәерлегә булды: икенче сезонга килгәч, мин башка җырны җырлыйм дидем. Аларга “Су буйлап” җырын җырлый башладым, беренче куплеттан соң туктамакчы идем, ахырына кадәр җырлаттылар. Исләре бик нык китте, “син бу җырны олыларча җырлаганыңны аңлыйсыңмы?” диделәр. Шуннан соң оркестр өчен аранжировка сорадылар.

– 1нче каналдан бөтен Русиягә татарча җырларга курыкмадыңмы? Борылмаслар дип борчылмадыңмы?

– Мин бик шат, максатым 1нче каналдан татар җырын җырлап күрсәтү иде. “Су буйлап” жыры минем күңелемә бик якын, моңлы. Авыр җыр булса да, андый җырларны җырларга яратам.

Әлбәттә, дулкынландым. Ләкин баштан ук миңа ике кеше борылгач, шатландым. Җырны җырлап бетерергә тырыштым. Татар җырына борылмаслар дип уйлаган идем.

– Киләчәккә хыял-планнарың нинди?

– Мин әле укыйм. Җырларга бик яратам, хыяллар турында әле уйлаган юк. Беләм, җырчы булу бик җиңел түгел. Ләкин җырларга бик яратам. Киләчәк турында әле уйлыйм.

“Голос”та тагын татарча җырларга җыенасыңмы дигән сорауга Сәйдә серле генә: “Карагыз, анда тагын да кызыграк булачак. Татарларга гына түгел, мөселманнарга да”, дип җавап бирде.

"Милләтеннән оялмый торган буын үсеп килә дип шатланып утырдым"

Сәйдәнең чыгышы социаль челтәрләрдә зур шау-шу уятты. Инде берничә көн дәвамында төрле урыннарда җыр видеосы бастыралар, хуплау фикерләрен белдерәләр. Азатлык тамашачыларның фикерен белергә тырышты.

Казаннан журналист Алсу Исмәгыйлева җырның аңа бик ошаганын әйтте. “Милләтеннән оялмый торган буын үсеп килә дип шатланып утырдым. Милләтенең мәдәниятенең никадәр бай булуын күрсәтергә тырышты, молодец”, диде.

“Татарча җырлаганы өчен генә дә иң югары баллны бирер идем. Җиңүгә шанслар бармы, юкмы, аны әйтә алмыйм, ләкин Сәйдә үз вазифасын үтәде инде, минем өчен ул - җиңүче. Һәркем үзе өчен җиңүчене үзе билгели бит? Мин инде билгеләдем”, диде Алсу Исмәгыйлева.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы активисты Диләнур Әхмәтҗанова чыгышны туры эфирда карамаса да, аның социаль челтәрдә тиз таралганына игътибар итте.

“Беренче фикерләрем – горурлык, сыйфатлы җырлау. Үзе дә интервьюда моң төшенчәсе турында әйтте. Сәйдәдә ул моң бар. Үзе яшь булса да, көйне, рухны тоемлый белә, тамашачыга җиткерә белә. Моны жюри да сизмичә калмады. Әнием аны хәтта "яшь Илһам Шакиров" дип тә атады.

Русия күләменә күп кенә татар җырчыларның югарыга үтеп керүе тикмәгә түгел. Татар көенең элек-электән килгән үзенчәлекле аһәңе бар, ул дөньякүләм музыка сәнгатендә көч сынашырлык. Һәм бу – факт. "Голос" проектындагы уңышлар моңа дәлил булып тора”, диде Диләнур.

2014 елда Сәйдә “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә гран-прига ирешкән иде. Интернеттагы фикерләргә күрә, аның алдагы уңышларын татар халкы түземсезлек белән көтеп кала.

XS
SM
MD
LG