Accessibility links

Кайнар хәбәр

SMS: "Хуш! Имтиханны бирә алмам..."


Апас районында тугызынчы сыйныфны бетерүче ике үсмер үз-үзенә кул салган. Берсен коткарып калалар.

Морзалар авылында яшәүче Диана шушы бер-ике көн эчендә Апастагы хастаханәдән өйләренә кайтачак. Әбисе Әминә апа Азатлыкка Диананың хәле әйбәтләнгән инде дип сөйләде.

"Шулхәтле имтиханнан курыкты ул. Укуны яратмады, гел компьютер белән генә... Башта русча гына укыды, русча гына сөйләшә иде, татарчаны белмәде", ди Әминә апа.

Әминә апа сүзләренчә, Диананы беренче сыйныфка керәсе елны Чистайдагы балалар йортыннан кызлыкка алып кайталар. "Безне бик якын итте, безнең янда үсте ул. Бик яратты. Миңа дәү әни дип кенә торды. Әнкәсенә дә, әни, авырый гына күрмә, ди. Авырый башласа өстенә яба, чәйләр китерә. Тынычлап ят, ишекне биклим, кешене кертмим ди. Булыша – идән, табак-савытларны юа, себерә, тузанарны суырта. Үзе бик тәртипле", ди Әминә апа.

Быел тугызынчылар бирәчәк имтиханны Әминә апа "шул тәре", "шул заразы" дип каһәрли, имтихан аркасында гына тирән борчуга дучар булганнарын әйтә. Апас якларында Диана иптәшенә "БДИны бирә алмам инде мин" дип SMS язган һәм үз-үзенә кадаган дигән сүзләр таралган.

"Әйтегез әле, бәгырьләрем, ул имтиханның нигә кирәге бар соң аның? Бөтен кешегә дә инженер булырга димәгән бит. Әнә ир малайлар укып бетерә дә тракторчы, шофер була. Хатын-кыз инде йә кибет тирәсенә, йә җыештыручы булып урнаша. Бөтен кеше дә яхшы итеп укый алмый бит! Нигә кирәк бу имтиханнар кеше үтерергә. Яшьләр үлә бит. Безнең заманда ЕГЭлар да юк иде", дип ачынып-ачынып сөйләде Әминә апа Азатлыкка. "Әнә Балтайдагы бала да шул ЕГЭ аркасында китеп барган дип әйтәләр" дип тә өстәде.

70тән узган Әминә апа өчен укучыларны борчуга салган барлык имтиханнар да ЕГЭ күрәсең. Тугызынчылар бирә торган имтиханнар Дәүләт нәтиҗә аттестациясе (ГИА) дип аталды. Хәзер аны Төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) дип үзгәрткәннәр.

"Ул сыйныфта лидер иде"

​Урта Балтай авылында 17 март көнне Русланның җидесен үткәрделәр. Ул 9 март көнне үзенә кул салган.

Русланның сыйныф җитәкчесе Гөлинә Шәрәфуллина аның гел шат күңелле үсмер булганын әйтә. "Сыйныфның лидеры, һәрвакыт елмаеп торды, аралашучан, дуслары да күп иде аның. Аның турында бер генә дә тискәре фикер әйтеп булмый. Хыяллары зурдан иде. Имтиханнарны тапшырып шәһәргә китеп укырга керергә теләде ул. Уку аның өчен авыр булмады, өчле-дүртлегә укуды. Бирелгән програмны үзләштереп барды. Ул безнең бик каты спорт белән шөгыльләнде. Көрәштә 1-2-3нче урыннар гына алып торды. Чаңгыда узышты, хоккей уйнады", ди Шәрәфуллина.

Руслан
Руслан

Укытучы Русланның ниндидер төшенке уйларга бирелмәвен әйтә. "Борчулары булса әйтер иде. Шул көнне әнисен Казанга озатып кала, телефоннан иптәшләре белән дә сөйләшә. Укучыда бернинди күңел төшенкелеге булмаган", ди Гөлинә ханым. Аның сүзләренчә, Руслан беркайчан да тугызынчылар бирәсе имтиханнан шүрләмәгән, ул укытучыларга да, апаларына да, әти-әнисенә дә имтиханнан куркам дип әйтмәгән. Руслан үз-үзенә кул салыр алдыннан бернинди язу да калдырмаган.

Русланның документлары тәртиптә булмаган. Бу хакта Азатлыкка Урта Балтай җирле идарә башлыгы Рифкать Хәбибуллин белдерде. Аның сүзләренчә, бу алай зур проблем булмаган, районнан имтихан биргәндә ничек тә җайлыйбыз дип тә әйткәннәр.

Рифкать әфәнде Русланның кулында бары тик үзбәкчә генә язылган туу турында таныклык булганлыгын әйтә. "Шушы араларда Руслан әти-әниләре белән Үзбәкстанга барып аңа паспорт алып килергә тиеш иде", ди Хәбибуллин.

Русланнар 2004 елда Үзбәкстаннан күчеп кайта. "Бу бала (Руслан) әнисенең бертуган апасы белән авылда үсте, әти-әнисе башта Васильевода яшәде, хәзер Казанда торалар. Ике абыйсы бар", ди Хәбибуллин. Авыл башлыгы да үлемгә китергән сәбәпләрне беркемнең дә белмәвен әйтә.

Азатлык Руслан яшәгән өйгә дә шалтыратты. "Кайгыбыз бик зур. Без беркем белән дә сөйләшергә теләмибез", диделәр.

* * * *

Ел саен имтиханнар сәбәпле Татарстанда нинди дә булса җәнҗал булмый калмый диярлек. 2014 елда Казанда БДИдан соң бер укучы кыз вафат булды, әлбәттә табиплар моны имтиханнар белән бәйле түгел дип аңлатырга тырышты. Татарстандагы кайбер мәктәпләрдә металл тикшерү капкасы аркылы үткәндә кызларны билгә кадәр чишендерү дә зур шау-шу тудырды. Психологлар үсмерләрнең бу имтиханнарны бик җитди кабул итүләрен һәм нык борчылуларын да белдерә.

Татарстанда тугызны бетерүчеләр быел рус теле һәм математикадан имтихан, татар теленнән тест тапшыра.

XS
SM
MD
LG