Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Милли кием – урыслаштыруга протест"


Минскида милли киемнәргә багышланган чара 1300ләп кешене җыйды. 5 октябрь 2014
Минскида милли киемнәргә багышланган чара 1300ләп кешене җыйды. 5 октябрь 2014

Беларуста яшьләр арасында милли кием бумы. Милли кием милли асылыбызга кайтара, беларусча сөйләшергә дә этәрә ди журналист Францишак Вячорка.

Беларуста, бигрәк тә башкала Минскида, бер ел чамасы элек милли бизәкле киемнәргә бум башланды. Кайбер таксистлар милли кием кигәннәрдән акча алмый, Олимпия чемпионнары, "Беларус чибәре" милли киемдә фотога төшә, милли киемле фолк төркемнәрне, сәхнә йолдызларын яшьләр алкышлый... Миллилеккә кызыксыну барлыгын эшмәкәрләр дә сизеп алган, милли киемнәр җитештерүче ширкәтләрнең саны арта.

Азатлык радиосының беларус редакциясе журналисты Францишак Вячорка һәркемнең күңел төбендә беларус булырга теләү тойгылары ятканны, ә милли киемнәр, милли бизәкләр аңа этәргеч биргәнне әйтә. Вячорка миллилекне тарату серләрен Азатлык белән дә уртаклашты.

Франк, әйтегез әле, беларус яшьләре өчен милли кием ни ул бүген?

Әле ике ел элек кенә, яшьләр милли киемнәр белән бөтенләй кызыксынмый иде. Алар H&M, ZARA киемнәре кия иде, Вильнюстагы бутикларга модалы кием алырга да йөрделәр. Ә хәзер исә милли киемнәр кәттә (модный) булып санала.

Димәк, бүген Беларуста милли киемнәрне мода дип әйтеп була?

Чыннан да, мода. Бу модага иҗтимагый-сәяси вакыйгалар да этәргеч бирде. Ул үзеннән-үзе генә килеп чыкмады. Беренчедән, Украина да тәэссир ясады, чөнки анда милли киемнәр, милли чигешләр, дәүләт символларының элементлары көндәлек тормышка кереп китте. Икенчедән, ватандашларым үзләренең беларус икәнен күрсәтәсе килә башлады. Бүген киемнән кала үзеңнең беларус икәнеңне тагын ничек күрсәтеп була соң?

Нинди кәттә киемнәр соң алар?

Бүген Беларус әләмендә һәм илнең башка символларында булган аклы-кызыллы милли төсләрдәге чигешләр, бизәкләр белән эшләнгән әйберләрне теләсә кайдан табып була. Футболкалар, күлмәкләр, башлыклар, пәлтә, хәтта эчке кием дә сатыла. Интернетта "Чигелгән тәгәрмәчләр" ("Вышишины") дигән төркем дә пәйдә булды. Житештерүчеләр велосипед тәгәрмәчләренә беларус бизәкләре төшерә һәм бу тәгәрмәч җирдә эз калдыра. Бу гамәлне хуплаучылар, яклаучыларның "Беларус эзен калдыр!" дигән шигар дә бар.

Барсы да күлмәкләрдән башланган иде. Яшь, креатив беларуслар соңгы елларда күлмәкләргә милли бизәкләрне төшерә башлады. Кайберәүләр ак күлмәкләренә кызыл тасма чикте.

Алар әзер күлмәкләргә бизәк төшердеме?

Чыннан да, алар әзер күлмәкләргә, күбәләкләргә, галстукларга, пинжәкләргә беларус бизәкләре чигә башлады. Башта интернетта моңа каршы чыгучылар да күп булды. "Ничек инде, беларус халык символларын шулай түбәнсетергә мөмкин, хәтта күбәләкләргә (бабочка) кадәр чигәсез", дип ризасызлык та белдерделәр. Аннан ипләп кенә күнектеләр, һәм бу чигешләрнең матур икәнлеген аңладылар. Матур гына түгел, ә идеологик әһәмияте дә бар бит аның.

Бүген милли бизәкләрле кием тегүчеләр күпме?

Минскида мин ун-унбишләп ширкәт һәм шуның белән генә шөгыльләнүче эшмәкәрләр бар дип әйтер итем. Шулай ук ярым дәүләтнеке булган тагын бер ширкәт бар. Алар милли беларус киемнәрен заманчалаштыра, яңадан халыкка кайтара.

Бу эшкә заманча якын килүчеләр дә бар. Мисал өчен, бик кәттә күлмәкләрнең кесәләренә милли бизәкләр чигелә һәм шулай ук борынгы кием үрнәкләре XVIII гасырдагы озын җитен күлмәкләрне яңадан халыкка кайтаралар. Әлеге күлмәкләрне Беларусның көньягында кигәннәр. Милли киемнәр җитештерүче ширкәтләр артканнан арта бара. Шунсы кызык, хәтта дәүләт предприятияләре дә халык арасында миллилеккә омтылышны һәм бу эшнең табыш китерәсен сизеп үзләренең киемнәренә беларус элементларын кертә башлады. Хәзер үз тауарларына реклам ясаганда да беларус бизәкләре кулланалар.

Төрле клубларга, яшьләр җыелган кичәләргә милли киемдә килүчеләр бармы?

Клубларда да, шәһәр транспортында да, урамда да хәзер милли киемле яшьләрне еш очратырга була. Ә инде милли киемнәре булмаганнар үзләренең биштәрләренә, пәлтәләренә, күлмәкләренә милли бизәкле тасмалар бәйли.

Төнге гламур клублар, яшьләрнең миллилеккә тартылуын сизеп, хәтта милли киемнәргә багышланган кичәләр дә үткәрде. Кайберәүләр кичәгә һәркем дә беларус бизәге булган кием киеп килергә тиеш дигән таләп куйды. Алар бу кичәгә "Песняры" ансамблен чакырды, хәтта стриптиз күрсәтүче кызларның эчке киемнәренә беларус бизәкләре чигелгән иде.

Бу хәлләргә төрлечә бәя биреп була. Мин нигезенә бик күпләрне миллилеккә җәлеп итү салынган дип исәплим. Бу миллилекне мода дәрәҗәсенә күтәрү генә түгел, ә үзенә күрә җәмгыятьне урыслаштыруга каршы протест белдерүе. Мин милли киемнәрне, бизәкләрне беларусча гына сөйләшүгә омтылыш дип тә әйтер идем. Милли кием кигәннәр беларусча сөйләшә башлый. Бу үзенә күрә илдә бөтен нәрсәнең дә русча булуы белән ризалашмау. Яшьләрнең күпчелеген советларча бер төрле генә булу, Мәскәү попсасын гына тыңлау туйдырды. Алар менә шулай итеп үзләрен аерып күрсәтергә телиләр.

Үземә килгәндә, мин берәр клубка җыенсам беларус күлмәге киям, беларусча гына сөйләшәм. Ана теле бездә түбәнсетелегән хәлдә. Шул рәвешле мин үземә игътибар җәлеп итәм һәм бик тә хуплап кабул итәләр. Шунда ук минем белән сөйләшә башлыйлар, рәхмәтләрен белдерәләр. Каян сатып алырга була дип сораштыра башлыйлар. Таксистларның кайберләре акча да алып тормый, "булдырасыз, безнең беларус мәдәниятен шулай таратыгыз" дип куаналар.

Францишак Вячорка (с) милли киемнәр чарасына килгән хәрби белән сөйләшә
Францишак Вячорка (с) милли киемнәр чарасына килгән хәрби белән сөйләшә

Ә Беларус президенты Александр Лукашенко киемнәр аша гына булса да миллилеккә омтылышны сизәме?

Лукашенко хәзер геополитика эскәнҗәсенә кысылган. Ул Путиннан ычкынып беркая да бара алмаячагын аңлый. Ул аның курчагы булды, бар һәм шулай булып калачак та. Икенче яктан исә, ул хәзер милли инициативаларга теләктәшлек белдерә. Әлеге милли кием трендларын күз алдында тотып, миллилекне, мәктәпләргә беларус телен кайтарырга кирәк дип әйтә. Әмма әлегә бары тик сүздә генә.

Иманым камил, ул беркайчан милли чигешле кием кимәячәк һәм беларусча да сөйли башламаячак. Ул, үзе әйтмешли, советлар кешесе. Миллилек аның өчен ят, яңа геополитик вазгыятьтә дә ул миллилеккә салкын караячак. Без хакимиятләрдән теләктәшлек булыр дип өмтеләнмибез.

Бу милли киемнәр проектын мин бәйсез һәм инде нәтиҗәләр китерә башлаган проект дип атар идем. Көннән-көн күбрәк беларусның европалы буласы, бәйсез илдә яшисе килә һәм алар үзләренең киләчәген беларус теле, мәдәнияте һәм милли киемнәре белән генә күрә.

Дәүләт телеканаллары бу милли киемнәргә игътибар итәме? Ул каналларда эшләүчеләр, мисал өчен, туры эфирда алып баручылар милли бизәкләре булган кием белән эфирга чыкканнары юкмы?

Дәүләт каналларында эшләүчеләр һәм тапшыруларны алып баручылар үзләре безнең оешмага килә һәм мондый киемнәрне каян алып була дип сорый. Күпләр үзләренә һәм хезмәттәшләренә сатып та ала. Музыкаль канал һәм мәдәни канал булган "Беларус-3" каналында алып баручыларның милли бизәкле футболка һәм башка милли кием кигәнен күргәнем бар. Белүемчә, бу киемнәрне алар бик ярата. Алар әлеге киемнәр белән безнең бу башлангычка теләктәшлек күрсәтә. Әмма илнең үзәк телевидениесе бик курка һәм күрмәмешкә салыша.

Әлегә бездә барсы да хакимиятләрнең каты контролендә. Әгәр аларга теләктәшлек күрсәтергә дигән сигнал булмаса, алар кыл да кыймылдатмаячак. Беларуста һәр башлангыч җавапка тартыла. Әгәр берәр түрә костюмы астыннан чигүле күлмәк киеп килсә, аны иртәгә үк эштән куарга мөмкиннәр. Бу түрә үзе дә бу хакта яхшы белә. Алар өйләрендә аш булмәләрендә миллилеккә теләктәшлек белдереп сөйләнергә мөмкин, инде алдагы көннәрдә милли киемнәр киеп, беларусча сөйләшә башлар дип өмтеләнергә кирәкми. Без үзебезгә генә ышанабыз.

Яшьләр, үсмерләр сәхнә йолдызларына мөкиббән. Алар заманчалаштырылган милли кием кияме, милли җырлар башкарамы?

Беларуста бик күп фолк башкаручылар. Алар бик борынгы милли көйләрне ала һәм эшкәртеп, төрле уен кораллары кушып, мисал өчен, гитара, барабаннар һәм башкаларны, өр яңа сәнгать әсәре тудыра. "Стары Ольса" төркеме, ул чит илләрдә дә бик данлыклы, беларус милли уен кораллары белән металлик җырлар иҗат итә. "One" дип аталган җырларын youtube-да берничә миллион кеше карады. Алар бу җырларны милли киемнәрдә башкарды. Кешеләр "безнең урта гасырларда шундый киемнәребез булган мени", "безнең шундый уен кораллары булган мени" дип комментарлар язды. Алар беларусларның Икенче дөнья сугышына кадәр булган тарихын да белмәгән булган.

Заманча metal, һardcore стилендәге төркемнәр дә бар. Алар шулай ук милли чигешле киемнәр кия. Үзләренең гитараларына милли бизәкләр төшерә. Аларны яшьләр дә ярата. Әмма бик зур проблем бар, ул цензура. Беларуста хакимиятләрдән рөхсәт алмыйча бер генә концерт та үткәреп булмый. Кара исемлекләр дә бар. Әгәр син башкарган җырның кыек җире бар дип тапсалар, кара исемлеккә эләгәсең. Аларны радиолардан җырлатмыйлар, коцертларда катнаштырмыйлар. Концертларыңны Польша йә Литвада гына куя аласың. Шуңа күрә күпләр курка.

Сергей Михалок "Ляпис Трубецкой", хәзер ул "Брутто" төркеме белән әлегедән курыкмады. Ул Беларуста чыгыш ясый алмый, әмма абруе төшмәде, тагын популяррак. Әгәр Михалок президент сайлауга чыкса, ул Лукашенкога караганда ике тапкыр күбрәк тавыш җыячак. Бездә кешеләргә турыдан-туры сез беларуслар, сез үз җирегезнең хуҗалары, геройлары булырга тиеш дип әйтүчеләр юк. Михалок ул беларус телендә сөйләшергә курыкмый. Ул "Хайван булу кирәкми" дигән клип төшерде. Үзенең бөтен музыкантларына да милли киемнәр кигезде. Бу клип үз киләчәген Лукашенко белән күрергә теләмәгән яшь буынның гимнына әверелде.

Сезнең сөйләгәннәрдән бүген Беларуста милли бизәкле кием кигәннәр җәмгыятьтә гаҗәпләнү тудырмый дип аңладым. Әйтегез әле, моңа ирешү өчен нинди юллар үтәргә туры килде? Махсус програм белән эшләдегезме? Аерым бер иҗтимагый оешма шөгыльләндеме?

2014 елның җәендә милли бизәкле киемнәр һәм заманчалаштырылган киемнәр шаукымының иң көчле дулкыны иде. Азатлык радиосының беларус редакциясе иҗтимагый оешмалар белән берлектә беларус орнаментлы бик күпләгән футболкалар чыгарды. Әлеге футболкалар интернеттагы социаль челтәрләр аша да, төрле бәйгеләр һәм фестивальләрдә дә таратылды.

Музыкантлар, поп-йолдызлар, шоу алып баручылар, хәтта "Беларус чибәре", Олимпиада чемпионнары әлеге футболкаларда халык алдына чыкты. Бу үзенә күрә бер шартлау булды. Без гомер буе яшәдек, кирәксенмәдек һәм менә хәзер аның да матур икәнлеген аңладык дигән сыманрак шаукым иде ул. Бу зур шаукымнан соң төрле инициативалар барлыкка килде. Азатлык радиосының идеясе беларус мәдәниятен яклауны күрсәтү иде. Бу идеяне бизнес буларак күтәреп алучылар да булды. Мин беларус мәдәнияте аша акча да эшли алганнарына бик шатмын.

Миллилек һәм ана теленең кысылуы аз санлы халыкларның уртак проблемы, чөнки алар Русия империясе, ә аннан соң Советлар берлеге астында калган иде. Без һәрвакытта да башка сортлы мәдәният вәкилләре идек. Милли киемнәр милли үзбилгеләнүне дә кайтара. Хәтта шушы кечкенә генә әйберләрдә дә без кешеләрнең иҗтимагый позициясен күрәбез. Һәр беларусның күңелендә беларус теле минем ана телем, Беларус ул минем илем дигән хисләр дә бар. Шул уңайдан милли киемнәрнең кисәк кенә абруе күтәрелү дә тиккә генә түгел.

XS
SM
MD
LG