Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда иң уңган авыл кызын сайладылар


"Авыл кызы" бәйгесе
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:04 0:00

"Авыл кызы" бәйгесе

20 март кичендә Казанның Тинчурин театрында "Авыл кызы" II бөтенрусия бәйгесенең финалы үтте. IV бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында катнашу өчен Казанга килгән татар эшкуарлары да тамаша кылган чарада гран прины Башкортостан кызы Эльвира Рәхимова алды.

Икенче мәртәбә оештырылган "Авыл кызы" бәйгесенең финалында Ульян, Әстерхан, Свердлау, Түбән Новгород, Пенза, Оренбур өлкәләре, Башкортостан һәм Чуашстанның татар авылларыннан килгән тугыз кыз катнашты.

Кызлар башта туган авылларын танытты, аннан үзләре чиккән кулъяулыкларны жюрига тәкъдим итте. Шулай ук үзләренең татарча җыр-биюгә осталыкларын да күрсәтте һәм үзләре пешергән татар милли ризыкларын тамашачыларга авыз иттерде.

Бәйгене оештыручылардан эшмәкәр Рәшит Сәнҗәпов Азатлыкка бу бәйгене нинди максаттан чыгып оештыруларын сөйләде.

"Хәзер татар авылларының киләчәге татар кызлары кулында. Без бу бәйге белән авыл кызына игътибар юнәлтүне максат итеп куйдык", диде ул.

Ике сәгать барган тамашадан соң гран при алучы игълан ителде. Ул -Башкортостанның Илеш районы Исәмәт авылыннан килгән егерме яшьлек татар кызы Эльвира Рәхимова булды.

"Авыл кызы" бәйгесенә Чуашстанның "Мишәр" эстрада-фольклор ансамбле һәм "Казан" бию ансамбле чыгышлары ямь өстәде.

XS
SM
MD
LG