Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү татарлары җыелышы гаугалы узды


Мәскәү татар мәдәни үзәге җыелышы. Беренче рәттә Мөхәммәт Миначев (сулдан икенче) һәм Әхмәт Саттар (у)
Мәскәү татар мәдәни үзәге җыелышы. Беренче рәттә Мөхәммәт Миначев (сулдан икенче) һәм Әхмәт Саттар (у)

20 март Мәскәү татар мәдәни үзәгендә узган җыелышта нибары егерме кеше катнашты. Ләкин сүз алдан әйтелгәнчә үзәк язмышы турында түгел, анда урнашкан "Заман" рестораны белән тарткалашуларны ничек итеп хәл итергә тырышу турында барды. Май аенда яңадан җыелып, мохтарият эшен яңадан башларга килешенде.

Интернет сәхифәләренең берсендә “Кемнәр татар мәдәни үзәгенең язмышына битараф түгел, шуларның барысын да мәдәни үзәккә чакырабыз” дигән игълан барлыкка килгән иде. 20 мартта узган ул җыелышта барлык Мәскәү татарларыннан бары тик егерме кеше генә катнашты. Халык әллә белми калган, әллә инде чынлап та мәдәни үзәктәге хәлләргә карата тулы битарафлык хөкем сөрә.

Мәдәни үзәк, милли мәдәни мохтарият тирәсендә булган соңгы еллардагы ыгы-зыгы, төрле талаш, җитәкчеләрнең әледән-әле алышынып торуларыннан халык та туйгандыр күрәсең. Бу җыелышта, ниһаять, зур мәсьәләләр күтәрелер, кайбер яңалыкларны белербез дип өметләнеп килүчеләрне гел көтелмәгән проблемаларны чишүдә катнашырга чакырдылар. Шуларның берсе – мәдәни үзәк бинасында урын алган, инде берничә ел халыкка хезмәт күрсәткән “Заман” рестораны турында булып чыкты.

Үзләрен милли мәдәни мохтарият җитәкчеләре дип таныткан Фәрит Фарисов белән Дамир Сираҗетдинов ул ресторан турында: “Алар биредә канунсыз утыралар, 300 квадрат метр урынны билиләр, коммуналь хезмәтләргә бер тиен түләгәннәре юк. Мәдәни үзәкнең коммуналь хезмәт өчен 500 мең сум бурычы бар. Аларның җитәкчесе Рамил Әхмәтов безнең белән сөйләшергә теләми, хәзер без ул мәсьәләне уртага куеп бергәләп хәл итик, имзалар җыйыйк”, дип белдерделәр.

Рамил Әхмәтов
Рамил Әхмәтов

Заманында, әле 2013 елда, милли мәдәни мохтарият җитәкчесе генерал-полковник Рәсим Акчурин булып торган вакытларда, Рамил Әхмәтов аның белән “Милли мирасны өйрәнү” дигән сылтама белән килешү төзеп, шуның нигезендә "Татар ашлары" ресторанын ачкан иде. Мәскәүдәге татар активисты Гаяр Искәндәров әйтүенә караганда, үзе дә бу бинаны куллануга гына алган милли мәдәни мохтариятнең ул бинаның ниндидер бер өлешен башкаларга арендага бирү хокукы юк икән. Әйтеп үтелгән килешү дә юристлар күзлегеннән караганда дөрес язылмаган. Ләкин бу килешүне гамәлдән чыгару турында Рамил Әхмәтов сөйләшергә дә теләми, ресторанны да ябырга уйламый икән.

"Бу мәсьәләне чишү юлларын табарга була. Әгәр дә “Заман” ширкәте безне, ягъни милли мәдәни мохтариятне ул ресторанны оештыручыларның берсе дип таныса, безнең түгәрәкләрне алып баручыларга хезмәт хакы түләсә – без аларны биредә калдырырга риза, тик башка төрле килешү төзергә кирәк", диде Фәрит Фарисов. Биредә “Заман” ширкәте генә түгел, “Баса-Ново” дигән бию коллективы да, тагы ниндидер оешмалар да аренда алып торалар икән. "Хәзер инде алар белән дә милли мәдәни мохтарият ул ширкәтләрне оештыручы дигән килешүләр төзәргә кирәк, шулай булмаганда без бу бинаны югалту куркынычы астында. Әгәр бу эшләр бинаны безгә мөддәтсез кулланырга биргән хуҗаларга, Русия президенты аппаратына барып ирешсә, мәдәни үзәксез калачакбыз", диделәр Сираҗетдинов белән Фарисов.

Аларга каршы Мөхәммәт Миначев: “Бу бина әле 1913 елда ук татарлар өчен төзелгән, аны бездән тартып алырга беркемнең дә хакы юк”, диде.

Шул ук вакытта, үзләрен мохтарият җитәкчеләре дип атаучыларга карата “Сез үзегез дә канунлы утырмыйсыз биредә, канун буенча мохтарият рәисе әле һаман да Рәсим Акчурин булып тора. Сез бит юстиция министрлыгында бүгенге көнгә кадәр да уставка кергән үзгәрешләрне канунлаштырмагансыз”, диделәр.

Дамир Сираҗетдинов бу сүзләргә каршы килде: "Без канунлы, тик нигәдер юстиция министрлыгы безне рәсми теркәми. Без бу яктан эшләрне алып барабыз. Чөнки узган ел сентябрь аенда иҗтимагый оешмалар турындагы Русия кануннарына да үзгәрешләр кертелгән иде. Хәзер инде без ул үзгәрешләрне дә хисаплап, яңа документлар әзерләргә тиешбез. Ләкин бүгенге сөйләшү бары тик “Заман” рестораны турында гына, шуңа күрә башка төрле сорауларны күтәрмәгез", диде.

Очрашуда катнашкан, мәдәни үзәктә җыр түгәрәге оештырган Мәскәү җырчысы Ләйлә Халикова: “Мәдәни үзәктә бернинди эш алып барылмый, җитәкчеләрнең берсе дә килеп күренгәне юк. Без үзебез оештырабыз, үзебез хисап концертлары ясыйбыз, безгә акча түләү түгел, сәхнәдән рәхмәт әйтүче кешеләр дә юк" диде. Аның бу сүзләренә каршы Фәрит Фарисов: "Алга таба аренда өчен түләсәгез генә куярсыз концертларны да, ул 50 меңнән ким булырга тиеш түгел”, диде. Шуннан соң Ләйлә ханым: “Алай булгач бу мәдәни үзәкнең безгә нәрсәгә кирәге бар? Андый акча түләсәм, мин башка җирдә дә куя алам ул концертны!” дип кычкырды.

Халык бер-берсен бүлеп, бер-берсен ишетми, төрлесе төрле яктан бер-берсенә гаепләүләр ата башлады.

Флора Вафина
Флора Вафина

Патриотик җырлар остасы Флора Вафина шау-шуны туктатырга тырышып: “Мин өченче белемем буенча төрле конфликтларны чишү осталыгына өйрәнгән кеше. Кемнәр белән сөйләшергә кирәк, арадашчы итеп мине алыгыз, ярдәм итәрмен”, дип сүз бирде.

Җыелышны алып баручылар “Заман” рестораны хуҗасы белән очрашып булмаса да, аның мөдире Тимур Зиатдинов биредә, ул аңлатма бирсен дип таләп иттеләр.

Тимур Зиатдинов
Тимур Зиатдинов

Тимур әфәнде: “Мәскәүдә хәләл ризыклар әзерли торган бердәнбер ресторан бу. Биредә халык никах мәҗлесләрен, ифтарлар уздыра. Безгә халык бик күп килә. Бу ресторанны япсагыз, нәрсә кала? Без барлык чыгымнарны түлибез. Әле утны да сүндергәннәре юк, суны да кискәннәре юк. Без бинаның алгы, урам як өлешенә ремонт ясадык, ишегалларын чистарттык – барысын да үз хисабыбыздан ясадык, безнең ресторанда аракы сатылмый , ул керемле ресторан түгел”, дип белдерде.

Шул ук вакытта килгән халык Тимур әфәнденең сүзләре дөреслеккә якын түгел, халык чират торып ул ресторанда ашлар уздыра, анда көн дә халык тулып тора. Керемсез булса, ике елдан артык эшләмәсләр иде, дип үзләренең шөбһәләрен белдерде.

"Биредә шулай ук “Заман” ширкәтенең китап кибете дә эшләп килә, анысы да керемсез, файда алганыбыз юк, китаплар бастырабыз – анысы да безнең хисаптан файда өчен түгел", диде Тимур әфәнде. Аның бу сүзләренә каршы шагыйрь Әхмәт Саттар: “Мәскәүдә уннан артык татар язучысы бар. Нигә соң аларның китапларын бастырмый “Заман”? Әгәр дә ул мәдәни үзәктә урын алган икән, аның матди мөмкинлекләре бар икән, Мәскәү язучыларына да дә игътибар итсен” диде.

Шулай итеп, биредә кемгә ышанырга, кем сүзен тыңларга да белмәделәр. Хәтта Фәрит Фарисов белән Дамир Сираҗетдинов җыелышны ташлап чыгып та киттеләр.

Ахырда Гаяр Искәндәров бу җыелышның резолюциясен дә укыды. Анда, алдан әйтелгәнчә, “Заман” белән килешүләрне башкача ясап, булган бурычларны алардан түләтү язылган иде. Гаяр әфәнде май аенда милли мәдәни мохтариятнең яңа җыелышын уздырырып, мохтарият эшен яңа баштан башларга кирәк дип очрашуга нәтиҗә ясады.

Шунысын да әйтергә кирәк, очрашуда катнашкан юристларның әйтүенә караганда, Мәскәү читендәге биналарны арендага алганда бер метры аена 10 мең сумга төшә икән. Ә биредә, Кремльдән ике чакрым булган җирдә аренданың күпме икәнлеген шәйләргә була, диделәр алар. Тик ул акчалар кайда китә, анысын әйтүче булмады. Һаман да акча юкка зарландылар. Бүгенге көндә милли мәдәни мохтарият рәисе дип йөртелгән Әнвәр Хөсәенов очрашуда гомумән юк иде. Мәдәни үзәк мөдире булып эшләгән Әлфия Галимова турында, ул үзе теләп бу эштән китте, бүгенге көндә бинаның мөдире юк, дип хәбәр иттеләр.

Уртак малны эт җыймас, дип юкка гына әйтми халык. Кызганыч, ничә еллар буе көрәшеп, күпме сукмаклар таптап, күпме ишекләр кагып бу йортны татарларга кайтарган кешеләрнең хезмәте аяк астында таптала. Кире алмаслар димәгез, Русия бу.

XS
SM
MD
LG