Accessibility links

Татарстан полициясендә җәзалаулар арткан


Әхмәт Моратов. Түбән Кама районының элекке полиция хезмәткәре
Әхмәт Моратов. Түбән Кама районының элекке полиция хезмәткәре

Казан хокук яклау үзәге сүзчесе Булат Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, Татарстанда узган җәйдән полициядә җәзалау очраклары арткан. 27 мартта Түбән Кама мәхкәмәсендә электрошокер белән җәзалау эше карала.

Элек Түбән Кама районы полициясенең тәртип саклау хезмәтендә бүлек командиры булып эшләгән Әхмәт Моратов һәм машина йөрткән полиция хезмәткәре Руслан Нигъмәтуллин 27 мартта Түбән Кама шәһәрендәге мәхкәмә алдына басарга тиеш. Казан хокук яклау үзәге сүзчесе Булат Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, шау-шудан соң аларны эштән алганнар. Полиция хезмәткәрләре 27 яшьлек ир-атны махсус җайланмалар белән җәзалап вәкаләтләре кысаларыннан чыгуда (Җинаятьләр кодексының 3нче бүлеге, 286нче маддә) гаепләнә.

2014 елның сентябрь аенда полиция хезмәткәрләре әлеге ир-атны "син исерек, шуңа күрә җәмәгать урынында йөрергә хакың юк" дип "Нева" дип аталган тәртип күзәтү урынына алып киләләр. Әмма аның исерек булуы, ни өчен күзәтү урынына китерелүе турында бернинди кәгазь дә тутырылмый.

Әлеге ир-ат "нигә минем хокукларымны бозасыз" дип белдергәч, аны кыйныйлар, электрошокер белән җәзалыйлар һәм чыгарып җибәрәләр. Шунда ул полиция машинасы ишегендәге "Ышаныч телефоны" ("Телефон доверия") саннарын күреп ала һәм үзе белән булган хәлне аңлатып бу телефонга шалтырата.Тикшерү мәгълүматларына күрә, полиция хезмәткәрләре сигез тапкыр дөмбәсләгәч, ир-ат идәнгә егыла. Аннары да аңа 14 тапкыр суккалыйлар һәм аяклары белән башына да типкәлиләр. Кулларын, аякларын каералар. Өч тапкыр электрошокер белән газаплыйлар. Ир-атның тәненә кан сава, баш мие селкенә.

Тикшерү барганда Әхмәт Моратов гаебем юк дип белдергән, ә Руслан Нигъмәтуллин мәгълүмат бирүдән баш тарткан.

Булат Мөхәммәтҗанов
Булат Мөхәммәтҗанов

Казан хокук яклау үзәге җәзаланган ир-атның исемен белдерми. "Зыян күрүченең үзенең дә кем икәнен әйтергә теләге юк, шуңа күрә без каршы килә алмыйбыз. Әмма исемен күрсәтмәү әлеге хәл турында мәгълүмат биреп торуга бернинди зыян да салмый", ди Мөхәммәтҗанов. Хокук яклау үзәге зыян күргән ир-атның адвокатына ярдәм итә.

2014 елда Татарстандагы полиция хезмәткәрләренә карата 153 җинаять эше тикшерелә. "Дальний" полициясендә булган шау-шуга кадәр исә елына уртача 50ләп кенә җинаять эше тикшерелгән була.

"Әлеге җинаять эшләре арасында коррупция, ришвәт алу, алдашу белән бәйле булганнары, шул ук вакытта эштә булганда вәкаләтләре кысаларыннан чыкканнары да бар. "Дальний"дагы хәлләр дөньяга чыккач полиция бүлегендә җәзалаулар турында безгә сигналлар кимегән иде. Бу хәл ике еллап, узган елның җәенә кадәр дәвам итте. Шуннан соң тагын шикаятьләр дә, җинаять эшләре дә ачыла башлады. Әлегеләрне мин күзәтеп бара башладым", ди Мөхәммәтҗанов.

10 мартта Татарстан югары мәхкәмәсе Казанда тәртип саклаучы полиция хезмәткәре Разил Кәримовны 3 ел 6 айга төрмәгә ябу карары чыгарды.

Разил Кәримов
Разил Кәримов

2014 елның октябрендә полиция хезмәткәрләре бер ир-атны тотып полиция бүлегенә алып килә, аны камерага ябалар. Шуннан сержант Разил Кәримов ир-атның кулына богау сала, коридорга алып чыга, куллары һәм аяклары белән эченә суга һәм типкәли башлый. Нәтиҗәдә 48 яшьлек ир-атның нечкә эчәге өзелә, өч кабыргасы сына, бите һәм муеннары күгәрә.

Актаныштагы өч полиция хезмәткәренә дә тоткарланганны кыйнаган өчен гаепләү белдерелде. Әлегә мәхкәмә эше дәвам итә. Рөстәм Габдрәшитов (майор), Радик Габдрәшитов һәм Рамил Садретдинов вәкаләтләре кысаларыннан чыгуда гаепләнә.

Узган елның сентябрь аенда алар 24 яшьлек ир-атны рестораннан үзләренең эш бүлмәләренә алып киләләр. Дустын кыйнауны тануын таләп итә башлыйлар. Тикшерүдәге мәгълүматларга күрә, ир-атны идәнгә сузып салгач Рөстәм Габдрәшитов аның башына менеп баса. Һәр полиция хезмәткәре кимендә бишәр тапкыр куллары белән дөмбәсли һәм типкәли. Аннары ир-атны Актаныштагы полиция идарәсе башлыгы Флүр Шәйхетдинов бүлмәсенә алып керәләр һәм Габдрәшитов аның эченә суга. Ир-егетнең уң күзенә кан сава, тәне күгәрә.

17 мартта Татарстан Югары мәхкәмәсе Рөстәм һәм Радик Габдрәшитовларның шикаятен үз көчендә калдырды. Алар Чаллыдагы мәхкәмәнең 2 майга кадәр сак астында калдыру карарына ризасызлык белдергән иде. Рамил Садретдиновка шәһәрдән чыгу тыелган.

Узган атнада гына Чаллыдагы мәхкәмә бер яшь егетне кыйнаган һәм 15 мең сум акча таләп иткән өчен өч полиция хезмәткәренә җәза карары чыгарды. Илнар Мөхәммәтҗанов 5 елга, Фаил Фәтхуллин 4 ел 6 айга, Андрей Павлов 4 елга шартлы ирегеннән мәхрүм ителде. Әлеге полиция хезмәткәрләре 19 яшьлек егетнең кимендә ун тапкыр аркасына һәм башына типкәли, 15 мең сум акча бирмәсәң җинаятьтә гаеплибез дип белдерәләр. "Әлегеләрдән кала башка очраклар да тикшерелә", ди Мөхәммәтҗанов.

Русия президенты каршындагы кеше хокуклары шурасының киңәйтелгән утырышы 25-26 февральдә Казанда узды. Мәскәүдән килгән дистәләгән кешене биш төркемгә бүлеп Казандагы тикшерү изоляторларына, полиция бүлекләренә, мәхкәмәләргә дә алып бардылар. Әмма бу чара вакытында полициянең кеше хокукларын бозуы, җәзалау очраклары булу турында бер сүз дә әйтелмәде. Татарстан бары тик уңай якларны гына күрсәтергә тырышты.

XS
SM
MD
LG