Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада татар мәнфәгатьләрен яклап пикет узды


Уфада татар милли хәрәкәте вәкилләре уздырган пикетның максаты Бәләбәй татар гимназиясе мөдире Нурмөхәммәт Хөсәеновны һәм Килем татар мәдәният үзәген яклау булды.

23 март көнне Уфада Башкортстан татар иҗитмагый үзәге татар мәнфәгатьләрен, шул исәптән эштән алынган Бәләбәй гимназиясе мөдире Нурмөхәммәт Хөсәеновны яклап пикет уздырды. Чара Спорт сарае каршындагы мәйданда үтте.

Кулларда “Нурмөхәммәт Хөсәеновны вазифасына кайтарыгыз!”, “Татар гимназияләре ачуны, телевидение, радиода татар тапшырулары оештыруны таләп итәбез!”, “Татар теленә – дәүләт статусы!”, “Бүздәк районының Килем татар мәдәни үзәген саклауны таләп итәбез!”, “Нурмөхәммәт Хөсәеновны вазифасыннан алучыларны җаваплылыкка тарттырырга!”, “Татар гимназиясеннән кулыңны ал!” кебек шигарләрне күрергә була иде.

“Thirty Seconds to Mars” тамашачылары чолганышында
“Thirty Seconds to Mars” тамашачылары чолганышында

Пикет Уфа вакыты белән кичке алтыдан сигезгә кадәр дәвам итте. Кичке җидедә Спорт сараенда “Thirty Seconds to Mars” төркеме тамашасы башланды. Американың “Thirty Seconds to Mars” рок төркеменә килүчеләр берничә мең кеше иде. Алар пикет башланганчы ук озын чиратларга тезелеп, Спорт сараена агылды. Билетлар 1200 сум булуга карамастан, тамашага керергә теләүчеләрнең чиратлары су буе сузылган иде. Ике ишеккә чират тезелде, аларның уртасында пикетчылар басып торды. Америка рок төркеме тамашасы сәбәпле, ТИҮнең каршылык чарасын меңнәрчә уфалы күзәтә алды.

Башкортстан татар иҗимагый үзәге рәисе урынбасары Рәмил Хөсәенов Азатлыкка Бәләбәй гимназиясен оештыручы нахакка рәнҗетелде дип исәпләвен әйтте.

"Бәләбәй гимназиясен оештыручы нахакка рәнҗетелә"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:29 0:00

​“Нурмөхәммәт Хөсәенов Бәләбәйдә татар гимназиясе ачуны башлап йөрде. Бина өлегесен ясатты, төзетте, укытучылар туплады. Инде килеп аны урыныннан алдылар. Мәктәптә күрсәткечләр бик югары иде. Югары уку йортларына керүдә, сәламәт булуда ул үрнәк булды. Ул республикадагы чын мәгънәсендәге бердәнбер татар гимназиясе иде. Дөрес, Нурмөхәммәт Хөсәеновның пенсиягә дә яше җиткән. Ләкин уку елы уртасында эштән алу дөрес түгел. Аны уку елы беткәнче тотып, зурлап, матур итеп тә озатып була иде. Бу чираттагы тапкыр татарга кизәнү, аның белән исәпләшмәү. Икенчедән, без Бүздәк районының Килем татар мәдәни үзәген яклап чыктык.” диде Рәмил Хөсәенов.

ТИҮ әгъзасы Вил Латыйпов Нурмөхәммәт Хөсәеновның элек тә хакимиятләрне кырыктан артык мәхкәмәдә җиңгәнлеген искә алды:

Вил Латыйпов
Вил Латыйпов

“Бәләбәй татарлар күпләп яшәгән район түгел. Туймазы, Чакмагыш, Дүртөйле һәм башка татар районнарының берсендә дә татар гимназияләре юк. Чөнки ул районнарда Нурмөхәммәт кебек кешеләр юк. Нурмөхәммәт Хөсәенов мәктәп мәнфәгатьләрен яклап кырыктан артык мәхкәмәдә катнашкан, күпчелегендә җиңгән кеше. Бу юлы да без җиңелербез дип уйламыйм.“ диде.

XS
SM
MD
LG