Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда яшьләр Нәүрүзне яңача үткәрде


Казан яшьләре Нәүрүзне яңача үткәрде
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:30 0:00

Казан яшьләре Нәүрүзне яңача үткәрде

Казанда укучы чит ил студентлары бер төркем татар яшьләре белән берлектә яңа форматта Нәүрүз бәйрәмен үткәрде.

21 мартта Казанның “Диван” антикафесында бер төркем татар яшьләре һәм Казан федераль университетының көнчыгыш телләр, тарих институтының чит илләрдән килгән студентлары катнашында Нәүрүз бәйрәме узды.

“21 март көнне бөтен төрки дөнья яңа ел бәйрәмен - Нәүрезне каршылый. Бүгеннән яз башланып китә. Яңа елга яңа өметләр белән керәбез. Фарсы телен, тарихны өйрәнүче Казан федераль университеты студентлары катнаша бүген монда. Алардан тыш, филологияне, көнчыгыш телләрне, халыкара мөнәсәбәтләрне өйрәнүче студентлар җыелды. Бу, әлбәттә, студентлар өчен тәрбияви чара. Чөнки алар телне өйрәнәләр һәм бу халыкның мәдәниятенә кереп китәргә тырышалар. Киләчәктә илләребезне якынайтуда булачак халык дипломатлары зур роль уйныйлар”, ди КФУның халыкара мөнәсәбәтләр, көнчыгышны өйрәнү һәм тарих институты доценты Рамил Йөзмөхәммәтов.

Бәйрәмдә катнашучы егет-кызлар үзләренең мәдәниятләрен төрлечә күрсәттеләр. Көнчыгыш халкы биюләре, җырлары, шигырьләре хәтта үзләре белән алып килгән уенчыкларын да күрсәттеләр. Бәйрәм белән котлап, бер - берсенә истәлекле бүләкләр бирештеләр.

Төп чыгыш ясаучылар - автор-башкаручы Альберт Исмаил белән “Бәрәкәт” ансамбле булды. Алар тере уен кораллары белән көнчыгыш, татар көйләрен уйнап Нәүрүз бәйрәмен бизәде.

“Бу безнең яңа форматта “Нәүрүз” бәйрәмен уздыруыбыз. Музыка һәм видеоматериаллар белән матурлап, бу кичәне төрле милләттәге дусларыбыз белән бәйрәм иттек”, диде “Бәрәкәт” ансамбле солисты Алмаз Әсхәдуллин.

XS
SM
MD
LG