Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Шүрәле" концерты танышу, үзгә бер гаиләгә берләшү төсмере алды


"Шүрәле" төркеме
"Шүрәле" төркеме

22 мартта Казанның “Халыклар Дуслыгы йорты”нда "Шүрәле" төркеме чыгыш ясады. Бу концерт Казан татарларында музыканы җанлы тыңлау мәдәнияте юкка чыкканлыгына тагын бер дәлил булды.

"Шүрәле"не, чын Тукай Шүрәлесе кебек, "ишеткән бар, күргән юк" иде. Дөресрәге, Мәскәүдә җанлы татар музыкасы уйнаучы шундый төркем барлыгы күптән билгеле.

22 мартта Казанның "Халыклар Дуслыгы йорты"нда узган концертның оештыру үзенчәлекләренә тукталмый булмый. Инде менә бишенче елын нәтиҗәле эшләүче, Мәскәү татарлары арасында танылырга өлгергән, милли музыканы сыйфатлы һәм заманча итеп башкаручы, үз йөзен табарга омтылган коллектив, ниһаять, Татарстан башкаласына килеп иреште. Бу, әлбәттә, Казан татар музыка дөньясы өчен әһәмиятле вакыйга. Тик концерт турында хәбәр соң гына тарала башлады, "Шүрәле"ләрне тыңларга теләгән кеше дә аның турында белми калгандыр, мөгаен. "Халыклар Дуслыгы йорты" залында узуы да тәэсир итми калмагандыр. Кыскасы, зал яртылаш кына түгел, ә концертны карарга килүчеләр саны күбрәк булырга тиеш иде кебек.

Моннан нинди нәтиҗәләр ясарга була?

"Шүрәле" концерты бүгенге татар музыкасы торышын чагылдыра диеп санасак, мондый фикерләр килә.

Күңелсез уй: "җанлы", "сыйфатлы" татарча музыка Казан татарлары "массасына" кызык түгел. Татарларның күпчелеге, ике тапкыр күбрәк акча түләп, фонограммага җырлаучы, ялтыравык күлмәкләре белән күз камаштыручы эстрада йолдызларын карау белән кәнәгать. Гомумән, музыканы җанлы тыңлау мәдәнияте юкка чыккан.

Өметле уй: "Шүрәле"нең тыңлаучысы бар, тик аудиториясе әлегә зур күләмле түгел. Бу юлы концертка килүчеләр арасында интеллигенция вәкилләре күп иде, танылган яшьләр – җырчылар, музыкантлар, журналистлар, язучы-композиторлар. Казанның татар иҗади яшьләре Мәскәү татарларының иҗаты белән кызыксынуы гаҗәп түгел. Беренче концерт ниндидер бер танышу, гаиләгә берләшү кебегрәк төс алды.

Бу тамашачы янына татар булмаган, әмма гомумән сәнгатьне бәяли белгән кешеләр, 80-нче еллар татар эстрадасын тыңлап үскән урта буын татарларны, заманча милли музыкага биергә-тусланырга ярата торган татар яшьләрен дә кушарга булыр иде.

Концерттан соң ниндирәк фикерләр яңгырады соң?

Шагыйрь Эльнар Байназаров социаль челтәрдә язып чыкты һәм "Шүрәле"ләрне татарларда "иң шат күңелле, дәртле" һәм "иң сыйфатлы" фолк-төркем дип атады, Мубай, Зөлфия Камалова, "Башкарма"лардан соң. Шул ук вакытта бу төркем уйнаган музыкада ниндидер "ачыклык", "советчалык" та күрде.

"Микрофон янында – Иделия (Мөхәммәтҗанова), ә аның артында маңгай чәчләрен кистергән дүрт егет – болар барысы да татар музыкасы өчен җылы һәм бәхетле булган 60-70 еллар эстрадасын хәтерләтә. Вафирә Гыйззәтуллина, Зөхрә Сәхабиева... Һәм нәкъ менә шуңа "Шүрәле" минем өчен винтаж фьюжн проект буларак истә калачак", ди Байназаров.

60-70 еллар эстрадасы турында искәртеп киткәндә Эльнар “до боли напоминают” дигән гыйбарә куллана. Ни өчен авырту дәрәҗәсендә ямансу ул вакытларны искә алу? Чөнки, Байназаров әйткәнчә, соңгы 20 ел эчендә башы татар "җыр продукциясе" белән "дыңгычлап тутырылган" татар халкын без инде югалттык, аны үзгәртеп булмый, алар беркайчан да "Шүрәле", Зөлфия Камалова, Мубай, "Башкарма"ларны аңламаячак.

Чынлыкта, "Шүрәле"ләр шул 70-нче елларда өзелеп калган татар җыры үсешен дәвам итә кебек. Күз алдына китерик, менә 80-нчеләр, үзгәртеп кору, ирек рухы. Татарларда кызык кына проектлар барлыкка килә башлый – шул ук "Сак-Сок" төркеме, мәсьәлән. Сөйкемле джаз башкаручы Регина Сәйфи һәм башкалар. Шунысы кызык, Мәскәү музыкантлары менә шул татарда ярашып китә алмаган, дөньяда популяр булган жанрларны хәзер үз музыкасында берләштерә. "Эзләдем, бәгърем, сине" кебек джаз композициясе дә бар алар репертуарында, авыр рок элементлары кертеп эшләнгән "Тала-тала", "Мәхәббәт ул йөрәк эше" кебек рок-баллада, татар фольклор элементлары мул итеп кушылган "Аккай” (“Ак калфак" һәм "Ай, Дунаем" җырларын үреп ясалган) кебек композицияләр.

"Шүрәле"ләр кемнәр алар?

"Шүрәле" 2010 елда Мәскәүдә инструменталь татар музыкасы уйный торган төркем буларак оеша. Беренче мәлләрдә аның "үзәген" флейтачы Рөстәм Байбиков һәм баян остасы Илдар Сәлахов, гитарачы Марат Галимов тәшкил итә. Ансамбльнең кыйбласын ачыкларга "Дюна" төркеме бас-гитарачысы Ринат Шәрибҗанов ярдәм итә. Бераздан коллективка урыс егете Виталий Савельев (барабанчы), ә соңрак - ике ел элек "Беренче канал"да "Голос" тапшыруында катнашып, бөтен Русиядә күләмендә дан алган Иделия Мөхәммәтҗанова да килеп кушылалар.

Шүрәле татар халык җырларын, 60-70 еллар татар эстрадасы җәүһәрләрен заманча эшкәртелештә башкара. Алар үзләрен "фьюжн" төркем дип атый. Дөньяда кабул ителгәнчә, фьюжн – джаз музыкасын нигез итеп алып, аңа башка жанрлардан аһәңнәр өстәп ясала. "Шүрәле"ләр ясаган музыкада фолк, поп, рок, метал музыка үзенчәлекләре чагылып китә.

Монда ассызыклап узарга кирәктер – "Шүрәле" егетләре югары белемле, Русия һәм халыкара конкурсларда катнашкан һәм җиңгән музыкантлар. Илдар Сәлахов – баян буенча Дөнья чемпионы (бу данга ул "Трофей мира" дип аталган 57нче халыкара бәйгедә баянда классик көй уйнап ирешә), Татарстанның атказанган артисты. Рөстәм Байбиков һәм Виталий Савельев Мәскәүдә Маймонид исемендәге Дәүләт классик академиясен тәмамлаганнар. Марат Галимов шулай ук һөнәри музыкант, Көнбатыш музыкасын тыңлап, сеңдереп, анализлап, татар музыкасын да шундый сыйфатта эшләргә мөмкин икәнлеген аңлаган кеше.

Хәзер "Шүрәле" уйный торган композицияләрнең күбесенең аранжировкаларын Марат эшли. Иделия – берничә ел дәвамында Нью-Йоркта яшәп, джаз, соул, госпел музыкасын җырларга өйрәнгән, профессиональ музыкантлар гаиләсендә тәрбияләнгән кыз.

Төркемнең бер үзенчәлеге бар – алар барысы да диярлек Татарстаннан читтә туып үскәннәр. Марат – Мәскәү, Рөстәм, Виталий – Саратов өлкәсеннән, Иделия – Сембердән. "Тарихи ватан"нарыннан читтә үсү аркасындамы, алар милли музыкага тартылалар. Алай гына да түгел, алар татар музыкасын заманчалаштырып үстерергә, аны саклап калырга тырышалар.

"Шүрәле" төркеме иҗади эзләнүләрен дәвам итәр, мөгаен. Киләчәктә алар Казанда һәм Татарстанда еш кунак булырлар, милли музыкага яңа тормыш бирүгә тагын да үз өлешләрен кертерләр дип ышанасы килә.

Алия Рамазанова
журналист, Казан

"Комментар" бүлегендәге язмалар авторларның шәхси карашларын чагылдыра.

XS
SM
MD
LG