Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада студентлар сәнгатьле шигырь сөйләүдә ярышты


Туташлар бергәләп тә чыгыш ясады
Туташлар бергәләп тә чыгыш ясады

26 март көнне Уфада талипларның сәнгатьле итеп шигырь сөйләү I республика бәйгесе булып үтте. Анда өч югары уку йорты талиплары катнашты.

Ярышма Башкорт дәүләт университетында оештырылды. Анда төп югары уку йорты белән бергә аның Стәрлетамак шәһәрендәге филиалы һәм Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты талиплары көч сынашты. Конкурсантларның 23-е кызлар булып, бер генә егет катнашты. Моңа аптырыйсы да түгел, чөнки татар теле һәм әдәбияты бүлекләрендә егетләр берәм-сәрәм генә.

Жюри әгъзасы, шагыйрә Фәния Габидуллина
Жюри әгъзасы, шагыйрә Фәния Габидуллина

“Туган як шигърияте” дип аталган конкурс беренче тапкыр гына оештырылса да, гомум көч белән бик шома гына барды. Жюрига татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәре белән бергә татар шагыйрьләре дә чакырылган. Танылган татар шагыйрәсе, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Фәния Габидуллина мондый бәйгеләрне талиплар арасында уздыруның бик мөһим булуын ассызыклады.

Бәйгене оештыручыларның берсе, Башкорт дәүләт университеты татар кафедрасы доценты, күренекле шагыйрә Лилия Сәгыйдуллина фикеренчә, әлеге ярышманың гамәли файдасы да зур.

Шагыйрә Лилия Сәгыйдуллина
Шагыйрә Лилия Сәгыйдуллина

“Талиплар университетта укыганда теорияне, тел һәм әдәбият гыйлемен төпле өйрәнеп кенә калмыйча, төрле яклап осталыгын, сәләтен дә арттырырга тиеш, - ди Лилия ханым. – Җырларга маһир булганы җырласын да, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләргә яратучысы зур сәхнәләрдән чыгыш та ясасын. Андый чараларда булачак укытучылар зур аудиторияләрдә каушамаска күнегә, үзләренең кыюлыгын арттыра, ораторлык сәләтен камилләштерә”.

Бәйгенең исеме “Туган як шигърияте” булгач, анда катнашучылар Башкортстанда туган татар шагыйрьләре әсәрләрен сөйләүдә көч сынашты. Арада Дәрдмәнд, Рим Идиятуллин, Мариус Максютов, Фәния Габидуллина, Лилия Сәгыйдуллина, Марат Кәримов һәм башка талант ияләренең шигырьләре һәм поэмаларыннан өзекләре байтак. Талиплар бәйгегә бик җитди әзерләнгән, жюри әгъзалары әйтүенчә, кайберләре бүгеннән үк зур театрлар сәхнәләрендә уйнардай талантка ия. Әмма укытучыларга да андый осталык комачауламый, билгеле.

Илшат Насипов бүләкләр тапшыра
Илшат Насипов бүләкләр тапшыра

Кичә азагында бәяләмә төркеме әгъзалары бу бәйгенең җиңүчеләрен билгеләгәнче, элегрәк узган тагын бер ярышманың җиңүчеләрен бүләкләү оештырылды. Яңарак танылган татар журналисты һәм шагыйрь Мариус Максютов истәлегенә аның шигырьләрен сәнгатьле уку I бөтенрусия бәйгесе дә тәмамланган иде. Анда ил буенча дистәдән артык шәһәрдәге югары уку йортлары талиплары катнашты. Башкорт дәүләт педагогия университетының татар кафедрасы мөдире, профессор Илшат Насипов бу бәйге чикләрендә Уфадан катнашкан талипларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Марат Шәрипов һәм Гран-прия исе Зөлфирә Сөнәгатуллина
Марат Шәрипов һәм Гран-прия исе Зөлфирә Сөнәгатуллина

Шул арада “Туган як шигърияте” конкурсы җиңүчеләре дә ачыкланып бетә. Өченче урынга өч кеше, икенчегә - ике, беренчегә бер кеше билгеләнә. Ә инде Гран-прига Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге икенче курсы талибәсе Зөлфирә Сөнәгатуллина лаек. Ул әле мәктәптә укыган елларында ук әдәби әсәрләр сөйләү һәм җыр бәйгеләрендә бик теләп катнашуын әйтә. “Чыгыш ясаган саен шомарасың, үзеңә ышаныч, кыюлык арта. Ә бу укытучы өчен бик тә кирәкле сыйфат”, ди Зөлфирә туташ.

Альберт Максютов
Альберт Максютов

Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Альберт Максютов та тапшыра. Ул мондый бәйгенең ифрат та әһәмиятле булуын билгеләп, аны тагын да зуррак күләмдә оештырырга һәм алдагы елларда Уфа “Нур” татар дәүләт театрында үткәрергә киңәш итте.

XS
SM
MD
LG