Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Калеб"челәр Милли китапханәгә яшьләрне җәлеп итмәкче


“Калеб”челәр Милли китапханәгә яшьләрне җәлеп итте
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:35 0:00

Яңа буын иҗатчыларын берләштергән “Калеб” җыены музей-китапханәләр белән хезмәттәшлеген дәвам итеп Татарстан Милли китапханәсенең “Дәръя” әдәби кунакханәсендә иҗади яшьләр белән очрашу уздырды.

“Калеб” иҗади яшьләр төркеме әдәбият елы уңаеннан Татарстанның Милли китапханәсендәге кичәгә билгеле яшь шагыйрьләрен җәлеп иткән иде. Йолдыз Миңнуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Луиза Янсуар, Булат Ибраһим, Эльвира Һадиева, Эльнар Байназаровлар иҗатлары белән бүлеште. Кичәне музыкаль әсәрләре белән яшь композиторлар Эльмир Низамов, Ильяс Камалов, Динә Хәкимова бизәде. Яңа буын җырчылары Илүсә Хуҗина, Айсылу Айнатулова, музыкантлар Раил Арсланов (авыз гармуны), Айрат Шәфиков (баян), Ләйсән Айнатулова (флейта) да чыгыш ясады.

Тамаша кылып утыручыларның күбесе өлкәннәр булды, яшьләрнең активлыгына, татар әдәбияты, сәнгате дип янып йөрүләренә сокландылар.

“Чынлыкта татар теле, минемчә, бик авыр көннәрен кичерә. 1990нчы елларда күтәрелеп киткән егетләр-кызлар болар. Мин аларга рәхмәтләремне җиткерәм. Әлбәттә, бу өлкәдә зур акчалар эшли алмаслар, әмма максатлары изге күренә”, диде Сарман районыннан килгән пенсионер, һәвәскәр шагыйрь Әнвәр Төхбәтуллин.

Милли китапханә вәкилләре дә дистәләгән яшь иҗат әһелләренең аларга килеп очрашу үткәрүен шатланып кабул итте.

“2015 ел Милли китапханә өчен истәлекле ел, ул – 150 еллык юбилеен билгели. Быелның әдәбият елы булуы безнең өчен икеләтә истәлекле. Әдәбият елы кысаларында без “Дәръя” әдәби кунакханәсен ачып җибәрдек. Ул Татарстанның халык язучы-шагыйрьләрен кабул итә. Бу юлы исә без “Калеб”нең яшь иҗатчыларын чакырдык. Максатыбыз – үзебезнең укучыларны аларның әсәрләре, иҗатлары белән таныштыру”, диде Милли китапханәнең күргәзмәләр һәм мәдәни програмнар бүлеге мөдире Фирдәвес Имамова.

XS
SM
MD
LG