Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан "Татар кызы-2015" финалистлары сайланды


Уфада "Татар кызы-2015" бәйгесенең икенче турында төрле төбәкләрдә беренче иләкне узган 23 туташ матурлыкта, зирәклектә һәм сәләтләрен күрсәтеп көч сынашты.

28 март көнне Уфа "Нур" татар дәүләт драма театрында "Татар кызы-2015" бәйгесенең икенче сайлап алу өлеше булып үтте. Анда төрле төбәкләрдә беренче сайлауны узган 23 туташ матурлыкта, зирәклектә һәм сәләтләрен күрсәтеп көч сынашты.

Конкурска беренче сайлап алу дүрт төбәктә: Стәрлетамак, Туймазы, Кыйгы һәм Дүртөйле районнарында оештырылган иде. Аларда җәмгысе 70тән артык туташ катнашты һәм үзләрен күрсәтте. Беренче турның иләге шактый вак, шуңа күрә күп кызлар төшеп тә кала. Кемдер татарча белми, кемдер башка шартларга җавап бирми, шул рәвешле Уфадагы ярышмага 23 кыз гына сайлап алына.

Нәфисә Акчурина
Нәфисә Акчурина

"Татар кызы" бәйгесен оештыручыларның берсе, жюри рәисе, "Берлек" татар иҗтимагый-мәдәни оешмасы Башкарма комитеты рәисе Нәфисә Акчурина әйтүенчә, сылу һәм сәләтле татар кызлары бихисап, тик аларның күбесе әлеге бәйгеләр турында ишетми дә кала. "Бәйгенең матди чыгымнарының төп өлешен үз җилкәсенә алучы Федераль татар милли-мәдәни мохтарият җитәкчесе урынбасары, танылган эшкуар Камил Әбләзов киләсе елларда бу бәйгегә әзерлекне тагын да җитдиерәк оештырырга һәм рекламаны җанлырак алып барырга киңәш итте", ди Нәфисә ханым.

Зәлия Ахунова
Зәлия Ахунова

Элекке еллардан бирле татар кызларының "Нәүрүз гүзәле" бәйгесен оештырып килгән Зәлия Ахунова әйтүенчә, "Татар кызы бәйгесе үзенә күбрәк туташларны җәлеп итә. "Нәүрүз гүзәле" исеме ничектер шәрыклыкка ишарә булса, "Татар кызы" бәйгесе милләтебез кызлары күңеленә бигрәк тә якын, – ди Зәлия ханым. – Быел беренче тапкыр Караидел, Бүздәк, Миякә районнарыннан да кызларның килүе шатландыра. Алар бик яхшы әзерлекләнгән".

Бәйгедә катнашучыларның берсе
Бәйгедә катнашучыларның берсе

"Татар кызы-2015" бәйгесенең йомгаклау өлешенә 12 кыз сайлап алыначак дип әйтелде. Гүзәл һәм төрле яклап сәләтле кызлар иң тәүдә бик кызыклы итеп үзләре белән таныштырырга тиеш. Шунысы бераз үкенечле – кайбер кызлар бу тәңгәлдә каушап та кала, чөнки татар телен камил белмиләр. Ә бит чын татар кызының туган телен, милли мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләрне дә яхшы белүенә бик тә дикъкать ителә.

Сынауның икенче өлеше– үз сәләтләреңне күрсәтү шарты кызларга җиңелрәк бирелә. Кемдер матур җырлый, кайберәүләре бии һәм сәнгатьле итеп шигъри әсәрләр сөйли. Кызлар күркәм милли киемнәр әзерләгән, калфаклары да бик матур.

Ирина Еникеева
Ирина Еникеева

Байтак туташлар милли рухлы булуы белән дә игътибарны җәлеп итә. Туган телебезне, мәдәниятебезне зурлап, рухи мирасыбызны балаларга да өйрәтүләрен әйтә. Мисал өчен, Бүздәк районыннан килгән Ирина Еникеева балалар бакчасында эшли икән. Татар балаларын җырларга да, биергә дә өйрәтүен сөйләде ул.

Караидел районы кызы, бүгенге көндә Бөре шәһәрендәге банк эшчәнлеге колледжының өченче курсында белем алучы Гөлназ Дәүләтгәрәева кечкенәдән җырларга һәм биергә яратуын, ана телен бик тә яратуын әйтеп сөендерә. Ул мондый бәйгеләрнең мөһим булуын әйтә. "Татар кызлары матур булу өстенә бик булдыклы һәм һәрьяклап сәләтле дә булырга тиеш, үзләрен ана булырга да әзерләргә бурычлы", ди Гөлназ туташ.

Бәйгенең бию өлеше
Бәйгенең бию өлеше

Жюри әгъзалары бүгенге сынауда катнашкан кызларның чыгышларын карап чыкканан соң, фикер алышу, йомгаклар чыгару бүлмәсенә юнәлде. Ул арада җырга сәләтле туташлар, сәхнәгә менеп, тамашачыларга күңелле ял да биреп алды. Бераздан бәяләмә әгъзалары, тамаша залына кереп, 18 апрельдә "Нур" татар театрында узачак йомгаклау бәйгесенә 12 кызны сайлап алуларын әйтте. Алар хәзер 10 көн буе хореографлар, артистлар карамагында ныклы әзерлек үтәчәк. Мисал өчен, татар теле осталыгы юнәлешендә аларга жюри әгъзасы, "Нур" театрының әйдәүче актеры, Башкортстанның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйхов ярдәм итәчәк. Әле ул төп җитешсезлек дип кызларның татар теле белән башкортчаны бутауларын әйтте.

"Бу безнең республиканың төп бәласе, елның-елы шушы кимчелеккә юлыгабыз. Туташларыбызга татар теленең бар матурлыгын һәм нечкәлекләрен ун көн эчендә генә өйрәтеп бетереп булмас, шулай да бу тәңгәлдә бар тырышлыгыбызны салырбыз", диде ул.

XS
SM
MD
LG