Accessibility links

Кайнар хәбәр

Альбина Әпсәләмова Мәскәүдә яңа китабын тәкъдим итте


Музыка белгече Наилә Гәрәева (с) һәм язучы Альбина Әпсәләмова, пианист Рэм Урасин
Музыка белгече Наилә Гәрәева (с) һәм язучы Альбина Әпсәләмова, пианист Рэм Урасин

25 мартта Мәскәүдә Татарстанның вәкаләтле вәкиллегендә язучы Альбина Әпсәләмова рус телендә дөнья күргән "Разве есть на свете забвение?" дип аталган китабын тәкъдим итте. Очрашуда Татарстанның халык артисты, пианист Рэм Урасин да катнашты.

Альбина Әпсәләмова – Мәскәүдә еш кунак. Берничә ай элек кенә ул Мәскәү тамашачыларын үзе җитәкләгән “Идел” журналының яңа саны белән таныштырган иде.

Азат Әхтәриев
Азат Әхтәриев

Әдәби- музыкаль салон дип аталган бу очрашуга күпчелеге Мәскәү зыялылары килгән иде. Алар арасында Муса Җәлилнең кызы Чулпан ханым, телевидение дикторы Фәридә Корбангалиева, профессор Илдар Үтәмешев, сәясәтче-язучы Йолдыз Хәлиуллин, музыка белгече Наилә Гәрәева, җырчылар Флора Вафина, Зөлфия Халилова һәм башкалар бар иде. Вәкаләтле вәкил урынбасары Азат Әхтәриев кунакларны тамашачыларга тәкъдим итеп: “Сез биредә үзегезне Татарстанга кайткан кебек итеп хис итегез. Бу урын кечкенә Татарстан, мондый очрашуларда сезне күрергә без бик шат,” диде.

Марат Сәфәров
Марат Сәфәров

Альбина Әпсәләмованың иҗаты турында китабына кереш сүз язган галим Марат Сәфәров сөйләде. Ул үзенең морза Нури Ширинскийлар гаиләсеннән булуын әйтте. "Альбинаның бабасы Сафа Әпсәләмов белән минем бабай дуслар булганнар. Мин аларның исемнәрен әле балачактан ук ишетеп үстем. Мин юкка гына гаилә дуслыгыннан башламадым, чөнки Альбинаның китабындагы әсәрләр дә аның туган тамырларын сагынып яшәве, әби-бабасының истәлекләренә хөрмәт белән искә алуы чагыла. Китапта шигъри һәм проза әсәрләр бар. Аларның эчтәлекләре бер-берсен тулыландыра. Прозада да, шигырьдә дә бер фикер туган тамырларны барлау, үткәннәрне онытмау, әби-бабай өйрәткәннәр тормыш фәлсәфәсе буларак раслау чагыла", диде.

Альбина Әпсәләмованың яңа китабы
Альбина Әпсәләмованың яңа китабы

Очрашуны пианист Рем Урасин башлап җибәрде. Ул Рөстәм Яхинның пианино өчен эшкәртелгән “Китмә сандугач” әсәрен башкарды. Шуннан Альбина Әпсәләмова китабын ачкан беренче “Күктәге авылга хат” дигән шигырен укудан башлады:

“Анда, минем баш түбәмдә, югарыда
Бүген бәйрәм – Корбан бәйрәме,
Әйтерсең лә мин дә алар белән
Алар да күрәләр күк мине...”

Альбина Әпсәләмова шигырьләрен, поэмадан өзекләрне яттан сөйләде. Алар Рэм Урасин белән чиратлашып чыгыш ясадылар. Халык аларны бик җылы кабул итте. Рэм Урасин башкаруында Рөстәм Яхин музыкасыннан башка, Нәҗип Җиһанов, Шуман, Шопен һәм башка классик композиторларның әсәрләре яңгырады.

Альбина Әпсәләмова, Рэм Урасин һәм Йолдыз Хәлиуллин
Альбина Әпсәләмова, Рэм Урасин һәм Йолдыз Хәлиуллин

Рэм Урасин – Мәскәү консерваториясен тәмамлаган музыкант. Соңгы елларда ул чит илләрдән кайтып керми торган танылган музыкантка әверелсә дә, мәскәүләр аның иҗатын яхшы белә.1999 елда ул консерваториядә укыган вакытларда узган “Энҗе бөртекләре” фестивалендә катнашып беренче урынны яулаган иде. “Фатиха” фонды аны бер еллык акчалата степендия белән бүләкләгән иде. Очрашудан соң сөйләшкән вакытта Рэм ул вакыйгаларны да онытмавын әйтте. Килгән халык аларга бу кичә өчен рәхмәт белдерде, алкышлап чәчәкләр бүләк итте.

Альбина Әпсәләмова тамашачыларга үзе белән алып килгән китапларын култамгасы белән өләште. Очрашуда шулай ук китапның тышлык рәсемен ясаган рәссам Полина Ольденбург та катнашты.

Тамашачылар
Тамашачылар

XS
SM
MD
LG