Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарларга ATRны яклап урамга чыгу да тыела


Киевта "АТRны үтермәгез" исемле урам җыены узды
Киевта "АТRны үтермәгез" исемле урам җыены узды

Мәҗлес рәисе урынбасары Нариман Җәләлгә (Джелял) "ATR каналын яклап рөхсәтсез урам җыеннарын оештыру яки катнашу тыела" дигән кисәтү ясалды. Димәк, ATR лицензиясен озайтырга җыенмыйлар, ди татарлар.

Кырымда гына түгел, дөньяның башка илләрендә яшәгән кырымтатарлар бу көннәрдә ачу һәм рәнҗеш, ярсулы борчу хисләрен кичерә. Азатлык сәхифәсендә "АТRны үтермәгез" телемарафонын карап баручылар игътибар иткәндер, бердәнбер кырымтатар каналын балалардан алып олы яшьтәге кешеләргә кадәр карый. Бу көннәрдә алар яраткан каналларын яклап сөйли. Сөргеннән кайткан милләткә киләчәккә өмет биргән, балаларын ана теленә өйрәткән, яшьләргә көнбатыш фильмнарын кырымтатар телендә карарга мөмкинлек тудырган, олыларга сәяси темаларга бәхәс һәм дини тапшырулар биргән бердәнбер чыганакны 1 апрель туктатырга мөмкиннәр.

Бу очракта АТR язмышына җитәкчеләр игътибары җитмидер дип әйтеп булмый. АТR язмышы турында борчылулар Русия президенты Владимир Путиннан алып БМОга кадәр җиткерелде. Төрле илләрдә каналны яклау чаралары узды. Танылган җәмәгать эшлекләре, журналистлар каналның мөһимлеге турында төрле телләрдә сөйләде. Татарстанда танылган кешеләр "көтик, җитәкчелекнең акыллы фикер йөртүенә ышанып калыйк" дигән чыгышлар ясады.

Кырымтатарлар үзләре дә могҗизага ышана иде. Дүшәмбе көнне Кырымтатар мәҗлесе рәисенең беренче урынбасары Нариман Җәләлне өенә прокуратура вәкиле белән эктремизмга каршы көрәш идарәсе хезмәткәре килеп "АТRны яклау чараларын оештырмаска, аларда катнашмаска" дип кисәтеп киткәннәр. Нариман Җәләл шушы көннәрдә генә Мәҗлес рәисенең беренче урынбасары итеп сайланган иде. Кисәтү алуын ул үзенең Facebook сәхифәсендә язып чыкты. Аның бу язуы астында танылган тарихчы Гөлнара Бекирова "2015тә кире Советлар Берлегенә кайттык" дип язып калдырган.

"Бездә хәзер Советлар кебек. Кырымтатар кешесен "экстремист" дип атыйлар икән, димәк ул яхшы кеше. Кирәк бит, кире Советлар иленә кайтыр өчен 2015 елга кадәр яшәдек", дип язган галимә. Калганнар бу гамәлне "чарасызлык, кырымтатарларны мыскыл итү һәм түбәнсетү" дип бәяләде.

Узган атнада Нариман Җәләлдән сорау алынды, өендә тентү булды.

Христиан балалары тапшыруы Ленур Ислямов акчасына чыгып килде

АТR кергән медиа холдингының бер өлеше булган "Лидер" FM радиосына да Кырымда ешлык калмады. 2012 елда бу радионы холдингка кертү эшләре белән йөргән кешеләрнең берсе Наҗия Фәми редакция белән беренче очрашуны яхшы хәтерли.

"Анда эшләгән егет-кызларның йөзләрендә курку иде. Нәрсә булыр алар белән? Русиядә эшләгән бизнесмен Ленур Ислямов кая борыр радионы? Кырымтатар телен белмәүчеләрне эштән куарлармы? Форматы үзгәрерме? Эфирда кырымтатар музыкасы гына булырмы? Шундый сораулар яуды миңа. Билгеле, безнең бу үзгәрешләр кертүгә хакыбыз бар иде", дип искә ала Наҗия Феми.

"Лидер"ны беркем дә әллә ни үзгәртеп тормады. Аның үзенчәлеге сакланды. Брендны үзгәртергә зур акчалар бүленде. Радионы хәзергә кадәр тыңлап кына түгел, күреп тә була иде. ATR каналында аларның үз сәхифәсе барлыкка килде. Кырымда 106.6 ешлыгында рус телендә сөйләгән "Лидер" күпләрнең яраткан радиосы булып калды, ди Феми.

Наҗия Феми
Наҗия Феми

"Тапшырулар җәдвәлендә "Островок спасения" исемле балалар өчен христиан тапшыруы бар иде. Аны әзерләүче егет тапшыру православ чиркәве фатихасы белән чыга диде миңа. Фатиха яхшы әйбер, әмма аны әзерләүчегә, эфирга чыгаручыга яшәргә кирәк. Зур акча түгел, ләкин кайдандыр алырга кирәк аны. Җитәкчелек янына кердем. Мәсьәлә тиз хәл ителде. Бөтен бу еллар христиан балалары өчен тапшыруга акчаны кырымтатары, мөселман кешесе Ленур Ислямов биреп торды", дип истәлекләре белән уртаклашты Наҗия Феми.

Кырым хөкүмәте башлыгы Сергей Аксенов АТR тирәсендәге киеренкелекне "Русиягә каршы көчләр махсус оештырырга мөмкин" дип белдерде. Роскомнадзорга җибәрелгән документларда хаталар махсус калдырылган булырга мөмкин диде, ул. Элегрәк Аксеновның АТR каналы сәясәте тәнкыйтьләп андый мәгълүмат чарасының Кырымда киләчәге юк дигән иде.

1 апрельдән ябылырга мәҗбүр булган кырымтатар мәгълүмат чаралары арасында "Авдет" басмасы да бар. 1990 елдан чыгып килгән бу басманы узган ел "аннексия" сүзен кулланган өчен экстремизмда гаепләделәр.

XS
SM
MD
LG