Accessibility links

Башкортстанда Ирәмәл тавында югалган Татарстан туристлары табылды


Ирәмәл тавында югалучылар табылды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:12 0:00

Ирәмәл тавында югалучылар табылды

Казаннан 33 яшьлек хатын улы һәм кызы белән Ирәмәл паркына ял итәргә килгән булган.

Башкортстанның Белорет районында Ирәмәл табигать паркы биләмәсендә югалган Татарстан туристлары табылды. Кызганыч, хатынның 14 яшьлек кызы каты суыктан һәлак булган. 6 яшьлек малай һәм әнисе бик авыр хәлдә. Төнлә алар Чиләбе өлкәсенең Сатка хастаханәсенә җибәрелгән һәм тиздән махсус рейс белән Чиләбегә очачак.

Казаннан килеп Ирәмәл паркында ял итүче 33 яшьлек хатын кызы һәм улы белән Чиләбе өлкәсенең Төләк авылыннан 29 март иртәнге 9да чыгып киткәннәр. 11дә Ирәмәлгә күтәрелү урынында теркәлгәннәр. Алар кичке 6га кайтып җитәргә тиеш булган. Туристлар вакытында кайтмагач, коткаручылар эзләү башлады. Анда Чиләбе өлкәсе һәм Башкортстан коткаручылары һәм янгын сүндерүчеләре, полиция хезмәткәрләре - барлыгы185 кеше катнашты. Шулай ук эзләүдә 15 каргизгеч һәм МИ-8 боралагы да файдаланылган. Туристлар ике тәүлектән соң гына табылган. Аларның җылы киемнәре дә, шырпылары да булмаган. Ирәмәлдә төннәрен суыклык минус 22гә кадәр җиткән.

Ирәмәл табигать паркы Белорет, Учалы районнары белән Чиләбе өлкәсе чигендә урнашкан. Аның мәйданы 49 гектардан артык.

XS
SM
MD
LG