Accessibility links

Кайнар хәбәр

ATR тапшыруларын туктатса да, эшен дәвам итәчәк


ATRны яклау җыенында
ATRны яклау җыенында

ATR җитәкчелеге Акмәчеттә журналистлар белән очрашты. Телевидение янына халык җыелды.

Йөзләрчә кырымтатар бүген милли телеканалга яклау белдерү максатыннан Акмәчеттә ATR телеканалы янына җыелды. 31 мартта телеканал ачык ишекләр көне узды. Кырымтатарлар бина янына кырымтатар байраклары белән килә.

"Кырымтатар телендә "Ярты кәҗә булса да, сөт бирсен" дигән сүз бар. Безнең максат эшләү, булган каналны һәм анда эшләүчеләрнең эшен саклап калу. Яңа хакимият безгә кагыйдәләр билгеләсен, без алар кушканча эшләргә риза. Хакимияттән әле беркем дә яныбызга килмәде", дип сөйләде ATR, балаларның Lale һәм Мәйдан радиосы кергән медиа холдинг җитәкчесе Ленур Ислямов бүген узган матбугат очрашуында.

Ленур Ислямов сөт бирүче кәҗә турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:27 0:00
йөкләү

Эшен Мәскәүдә алып баручы эшкуар Ислямов бизнесына да басым булуы турында, шулай ук каналны аннан сатып яки тартып алу тырышлыклары турында да сөйләде.

ATR җитәкчесе, Ислямовның тормыш иптәше Эльзара Ислямов​а 1 апрельдән тапшырулар туктатылган очракта журналистлар һәм каналда эшләүчеләрнең иҗади эшләрен дәвам итәчәкләрен белдерде.

Эльзара Ислямова иҗади планнар турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:29 0:00
йөкләү

"Фильмнарны тәрҗемә итү, документаль фильмнар төшерү дәвам итәчәк. "Татлы сес" балалар иҗаты фестивален дәвам итәчәкбез", диде Ислямова.

Каналны яклап килүчеләр матбугат очрашуын карый
Каналны яклап килүчеләр матбугат очрашуын карый

​ATR телевидениесе узган елдан бирле дүрт тапкыр Роскомнадзор идарәсенә яңа лицензия сорап мөрәҗәгать иткән, документлар кире кагылган. Канал җитәкчелеге Русия кануннары нигезендә иярчен һәм интернетта тапшыруларны дәвам итү мөмкинлеген тикшерәчәген белдерде. ATR җитәкчелеге башка илләрдән эшләргә чакырулар алуга карамастан тапшыруларны бары тик Кырымнан алып бару кирәк дип саный.

XS
SM
MD
LG