Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирәмәл фаҗигасеннән соң анда менү кагыйдәләре үзгәртелә


Ирәмәл фаҗигасеннән соң тауга менү тәртибе үзгәрәчәк
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:28 0:00

Башкортстанның Ирәмәл тавына менүчеләрнең берсе һәлак булганнан соң әлеге табигать паркын тикшерү эшләре башланды. Ирәмәлгә менү кагыйдәләре үзгәртеләчәк.

Башкортстан тикшерү комитеты Ирәмәлдә Татарстаннан килгән кешенең һәлак булуыннан соң әлеге табигать паркы хезмәткәрләренең эшен тикшерә. Казаннан килгән Лилия исемле хатын ике баласы белән Ирәмәлдә ике көн һәм бер төн адашып йөреп аның 14 яшьлек кызы туңып үлгән иде.

Лилия һәм аның исән калган 6 яшьлек улы хәзер хастаханәдә. Малайның хәле бик авыр. Лилия журналистлар белән сөйләшүдән баш тарта. Малайга тиздән операция ясаячаклар. Хәзер табиблар тәннең өшегән урыннарын саклап калырга тырыша.

Төләк авылыннан иртән чыгып киткән 32 яшьлек Лилиягә һәм аның ике баласына йөкле бер хатын да кушыла, әмма ярты юлга җиткәч ул кире борылырга карар итә. Таудан төшкәндә Лилия үзләренең адашканлыгын аңлап ала. Бары икенче көннең кичендә генә коткаручылар аларны Тыгын сазлыклары янында таба. Әмма аларны зур ташлар, куе агачлар белән капланган ул урыннан алып кайту җиңел булмый.

Лилия һәм аның балалары адашып бер ай элек югалган башка бер турист эзеннән киткән булган. Ул турист исән-имин котыла алган, ә менә бу юлы адашу фаҗига белән тәмамланды.

Ул төндә Ирәмәлдә 27 дәрәҗә суыклык булган. Хатын балаларын җылытып карый. Алты энесен җылытыр өчен апасы җылы киемен салып бирә. Нәтиҗәдә малай исән кала, ә үсмер кыз туңып үлә.

Ирәмәлгә узган көздә ялгызы гына менеп төшкән Лилия бу юлы үзе белән балаларын да алырга булган.

Тәҗрибәле турист Николай Кочнев әйтүенчә, Ирәмәл үз-үзеңә артык ышануны гафу итми. "Мин бу хатынны гаепләмим. Бу бары тик кешенең артык кыю булуы, үз көчен арттырып бәяләве нәтиҗәсе", ди Кочнев.

Бу хәлдән соң Ирәмәлгә менүче туристларны ике төркемгә – тәҗрибәле һәм тәҗрибәсе булмаган туристларга бүләчәкләр. Башкортстаның туризм комитеты рәисе Вячеслав Гыйләҗетдинов моннан ары тәҗрибәсез туристларга Ирәмәлгә инструкторлар ярдәмендә генә менү рөхсәт ителәчәк.

"Чит ил кешеләре монда иминиятләштерелми торып килмәячәк. Ә иминият ширкәте аларны иминиятләштерү өчен, әлбәттә инде, башта килеп мондагы иминлек шартларын карарга телиячәк. Хәзер без бу мәсьәләне һичшиксез күтәрәчәкбез. Кешеләрнең күпләп ял итү урыннарын уңайлы һәм имин итәргә тырышачакбыз", диде Гыйләҗетдинов.

XS
SM
MD
LG