Accessibility links

Кайнар хәбәр

Себер татарлары фольклор бәйрәменә җыелды


Ирек авылының "Туган тел" ансамбле әзерләгән "Әмәл" бәйрәмен күрсәтә
Ирек авылының "Туган тел" ансамбле әзерләгән "Әмәл" бәйрәмен күрсәтә

Төмән өлкәсендә бишенче тапкыр фольклор фестивале узды. Өлкәннәр үзләренең яшьлекләрен искә төшерсә, яшьләр борынгы рухи мирасыбызны отып алуларын күрсәтте.

Фестивальнең финалын тамаша кылырга олысы-кечесе Төмәннең “Төзүчеләр” милләтләр мәдәнияте сараеның концерт залын тутырып килгән иде бу көнне.

Фестиваль быел себер татар этнографы, танылган галим Фоат Вәлеев истәлегенә багышланды. Аның кызы Алсу, оныклары әти-бабайларын зурлап искә алган өчен өлкә татар конгрессы исеменә рәхмәт хаты юллаган. Киләсе елга өлкә фестивале җирле фольклорчыбыз Әлминур Патршина истәлегенә үтәчәк.

Ике атна буе татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә фестивальнең авторы өлкә татар Конгрессы мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова белән комиссия әгъзалары йөзләгән чыгыш арасыннан иң яхшыларын сайладылар. Киңәшләрен бирделәр, күренешләр әзерләүдә ярдәм иттеләр.

Быел бәет-мөнәҗәтләр номинациясендә дә катнашучылар күп булды. "Алар арасыннан өлкә турына лаекларны сайлап алу җиңел түгел иде. Без, оештыручылар фестивальнең беренче көннәреннән үк мондый күтәрелешне көткән идек. Себер ягы бәет-мөнәҗәтләргә, дастаннарга бай төбәк бит. Һәм менә теләгебез чынга аша башлады. Бәет-мөнәҗәт осталарын барысын да бергә җыеп, мөселман бәйрәмендә концерт оештырырга уйлыйбыз. Ә быел Ялутор районының Исәт авылыннан килгән яшь кыз Елена Вәлиеваның җиңү яулавы – фестивальнең бер ачышы булды", дип сөйләде Вәлимә Ташкалова.

"Үзебез элекке җыр-моңнарны, биюләрне яшьләр белә башладылар, кызыксынып өйрәнәләр", дип Ренат Насыйров фестивальнең тагын бер әһәмиятле өлешенә басым ясап китте.

Ә финалда Түбән Тәүде, Тубыл, Төмән, Ялутор, Яркәү, Вагай районнарыннан, Тубыл, Төмән шәһәрләреннән килгән фольклор сөючеләр барлыгы алты номинациядә көч сынашты. Аларны бәяләүдә бишенче ел рәттән Татарстан республикасының традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры, атказанган сәнгать эшлеклесе Фәнзилә Җәүһәрова катнаша.

Фестивальнең финал өлеше фольклорыбызны үстерүгә, саклауга зур өлеш кертүче үзешчәннәрнең бердәм рәвештә куелган тамашасы белән башланып китте. Ике дистәдән артык чыгыш арасында, әлбәттә, Төмән районының Гаяз Габдуллин җитәкчелегендәге "Шытыр-шатыр" балалар, Түбән Тәүде районының Тарман авылының "Саз" ("Юкә әзерләү" күренеше), Ялутор районының Аслана мәдәният үзәгенең "Тамаша" ("Киндер мае ясау өмәсе" күренеше, җитәкчесе – Ильяс Бакиев) фольклор-этнографик ансамбльләренә тиңнәр юк иде.

"Саз"лар борынгыдан кулланылган гадәт-йолаларны бөртекләп җиткерүләре белән сокландырсалар, "тамаша"лар искитмәле сәхнәдә уйнау осталыклары белән шаккатырдылар, – диде Фәнзилә Җәүһәрова – Бу ике ансамбль арасында күзгә күренмәс ярыш бара шикелле. Һәркайсында әби-бабалар кулланган көнкүреш әйберләре, эш кораллары, йолалар, халык иҗаты мулдан әзерләнгән иде".

Залда аларны күзәткән өлкәннәр бер мизгелгә яшьлекләренә кайткандай булдылар, "әйе, шулай иде", дип җөпләп утырдылар.

"Мин әнием белән генә үскәнгә, кечкенәдән шул юкә сугып, аннан баулар ясап бераз акча табарга булышкан. Юкә кайрысыннан бишәр метр итеп бау үреп, аны иллешәр итеп туплап, фанера комбинатына тапшыра идек. Һәр бау 5 тиен тора иде. Баш, бил авыртса, юкәдән үрмә ясап бәйләгән. Ашыйсы килгән вакытларда юкә кайрысын имгән. Юкәдән курчаклар ясадык, мунчаласын аерым җыялар иде. Болар барысы да бик таныш миңа", дип сөйләде Екатерина апа Әхмәтҗанова.

Тубыл районының Ирек авылы "Туган тел" ансамбле әзерләгән "Әмәл", Вагай районының Тугыз авылы "Тукуз" ансамбленең “Косык сугу” күренешләре фольклорыбызның борынгыдан килгән чиксез рухи байлыгын, җирле үзенчәлеген чагылдырдылар.

Тубыл район мәдәният үзәгенең "Илһам" фольклор-хореографик ансамбле былтыр төйдереп биюдә үзен таныткан иде, быел тагын да эчтәлеклерәк итеп “Кичке уен” күренешен тәкъдим иттеләр. Шул ук үзәкнең “Йолдызлык” ансамбленең “Яшь киленне сынау” күренеше, Төмән татар мәдәният үзәгенең “Умай” фольклор ансамбле дә мактауга лаек булды.

Бию, дигәндә, “Пышны” төркеме (Төмән районы, Муллаш авылы) егетләренең “Аяк уены” да бәйрәмгә үзенчәлекле төс кертте.

Бүләкләү тантанасы фестивальнең кечкенә генә юбилее уңаеннан тәбрикләүләргә бай булды. Өлкәдә фольклорның үсүенә нык этәргеч бирүче өлкә татар Конгрессы мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкаловага Фәнзилә Җәүһәрова Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлары өчен” күкрәк билгесен тапшырды.

"Хөрмәтле туганнар, шушы фестивальнең тәгәрмәче 5нче тапкыр әйләнә. Төмән өлкәсендә ул инде зур филармония залларына чыгарлык дәрәҗәгә җитте. Чын күңелдән, беренчедән, тамашачыларга шушы залны тутырып килгәнегез өчен, икенчедән, үзешчән сәнгать өлкәсендә армый-талмый, буш вакытларын табып, гаиләләрен көйләп себер татарларының сакланып калган ядкәрләрен буыннан-буынга күчерүдә зур өлеш керткәннәргә зур рәхмәтләремне җиткерәм. Әлбәттә, һәр чараның оештыручысы, рухландыручысы була. Төмән өлкәсе татар Конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Насыйровка ихлас күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Менә дигән себер татарлары филармониясе оешып килә. Елдан ел катнашучыларның осталыклары арта, елдан ел искиткеч үзенчәлекле себер җырларын барлыйсыз. Ул гына да түгел, себер татарларының моңы, көе, җыры, дәрте, биюе – Русия федерациясендә генә танылып калмыйча, “Шытыр-шатыр”ның Италиядән дә зур җиңүләр белән кайтуына сокландык. Әйткәнемчә, яндырып торучысы булмаса, янган учак та сүнә", диде Җәүһәрова тәбрикләү алдыннан.

Тагын да иң тырышлар, фольклорны саклау-үстерүдә зур өлеш кертүчеләр мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Хөрмәтле бәяләүчеләр алты номинациядә көч сынашучыларга кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар тапшырып киттеләр.

“Үзебез элекке җыр-моңнарны, биюләрне яшьләр белә башладылар, кызыксынып өйрәнәләр”, дип Ренат Насыйров фестивальнең тагын бер әһәмиятле өлешенә басым ясап китте.

“Якташларыбызның сәләтен, яшәү рәвешен чагылдырган, ата-бабалар буыннан-буынга күчеп, сакланып килгән бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, йолаларын шулай яшьләргә күрсәтә, безне искә төшерүләре өчен чиксез рәхмәтемне әйтер идем. Бик остарганнар, искитмәле итеп уйныйлар”, дип күз яшьләрен сөртә-сөртә рәхмәтен белдерде Хәербану апа Шаһбанова.

XS
SM
MD
LG