Себердә соңгы тәүлектә урмандагы янгыннар саны бер ярым тапкырга артты. Забайкальски төбәгендә янгыннан 24 мең гектар җирне уратып алган. Өч кеше һәлак булган. Бурятиянең 12 районында 400 гектардан артык урман яна.
Якшәмбе көнне Хакасиядәге янгын нәтиҗәсендә 23 кеше үлде. Анда бүген матәм көне. Соңгы мәгълүматларга караганда, коры үләннән чыккан янгында меңнән артык йорт янган.
Көннәрне җылытып җибәрү һәм коры тору сәбәпле, Приморье төбәгендә янгынга каршы махсус режим кертелгән. Шундый ук гадәттән тыш хәл Амур өлкәсендә дә игълан ителгән.
Себердән урман янгыннары Кытай ягына да күчкән. Синьхуа хәбәр итүенчә, Забайкалье төбәгеннән ут Эчке Монголия автоном районы чигендәге җирләрне дә уратып алган.