Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда эш урыннары ябылган сәүдәгәрләр Путиннан ярдәм көтә


Казанда сәүдә үзәкләре ябылган эшмәкәрләр канәгатьсезлек белдерә
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:11 0:00

Казанда сәүдә үзәкләре ябылган эшмәкәрләр канәгатьсезлек белдерә

Казанда суд приставлары сәүдә үзәкләрен яба. 13 апрельдә йөзләгән сәүдәгәр Татарстан хөкүмәте бинасы каршында сату урыннары, базарлар ябылуга каршылык белдерде. Алар янына шәһәр мэры Илсур Метшин чыгып тынычландырырга тырышты.

Татарстан башкаласында суд приставлары миллиардер Алексей Семин карамагындагы сәүдә нокталарын яба. 13 апрель кичендә берничә катлы зур сәүдә үзәге саналган Meggapark эшчәнлеге туктатылды. Тауарларын алып китәргә сәүдәгәрләргә өч сәгать вакыт бирелде. Алар ахырга кадәр сәүдәләрен туктатмыйча, проблемнар тыныч юл белән хәл ителер дип өметләнде. Әмма өметләр акланмады.

Аңа кадәр, 10 апрельдә тикшерү органнары “Ала-Дим”, “Нагмир”, “Алтын” базарларын япты. Монда эшләүче эшкуарлар да хакимият аларны урамда калдырмас дип өметләнгән иде. Тик хакимият бу юлы үзенчә хәл итте.

13 апрель әлеге базараларның сәүдәгәр-сатучылары Татарстан хөкүмәте бинасы каршына килеп, эш урыннары ябылуга канәгатьсезлек белдерергә теләде. Җыелган халыкның күбесе хатын-кызлар иде. Алар иң элек урам җыены оештырмакчы булдылар, моның өчен “Без – Татарстан халкы. Кем безгә булышыр?” дигән шигарләр дә әзерләделәр. Ялгыз пикет варианты да каралды. Яннарына полиция хезмәткәрләре килеп кисәтү ясагач, әлегә канунны бозмыйча эш итәргә булдылар.

Озак та үтмәде, йөзләгән сәүдәгәрләр янына Казан мэры Илсур Метшин чыкты. Ул җыелган халыкны сүз белән тынычландырырга тырышса да, аның Русия кануннарын искә алып, бу мәсьәләдә көчсезлеген тануы сәер яңгырады.

“Федераль органнарның эшләренә йогынты ясарга минем хакым юк. Ләкин, сез безнекеләр, безнең Казан эшмәкәрләре. Шуның өчен урамда беркем дә калмаячак. Бар мәсьәлә хуҗагызның МЧСның барлык таләпләрен үтәп тапшыруыннан тора. Әмма бу әлегә билгесез. Бер сәгатьтән сезнең янга Совет районы башлыгы, район инспекторлары киләчәк. Алар миңа әлеге хәлгә рәсми аңлатма бирәчәк”, диде Илсур Метшин.

Шул рәвешле ул сәүдәгәрләрне кире базарлары ягына борып, ябылуга бәйле сорауларны район идарәләренә аударды. Аны әйләндереп алган халык артык шауламыйча, бу эшләрнең канунсыз, яшерен баруына һәм чыгу юлын тизрәк табарга кирәклегенә басым ясады.

“Беркем дә безне кисәтмәде. Чыгымнарны каплый алмыйбыз. Күпме азык-төлегебез бозылды. Пасха бәйрәменә дип әзерләнелгән ризыкларыбызны сата алмыйбыз. Болай ярамый!”, диде сәүдәгәрләр.

Метшин белән күрешеп Татарстан президентының җәмәгатьчелекне кабул итү бүлегенә язма мөрәҗәгатьләрен калдырганнан соң алар сәүдә нокталарына, урындагы идарә-тикшерү органнары белән күрешергә китте.

Без булган “Ала-Дим” базарында район түрәләре янгыннан саклану чараларын янәдән барлаган булды. Әмма алар да эшмәкәрләрнең “Кайчан базарда сәүдә итеп булачак?” дигән соравына төгәл җавап бирә алмады. Шуңа да сәүдәгәрләр нык аптырашта иде, алар журналистлардан Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка, Русия президенты Владимир Путинга тикшерү органнарының эшмәкәрләргә урынлы-урынсыз “һөҗүмнәрен”, базарларны ябып эшсез калдыру очракларын җиткерүне үтенде.

“Бүгенге көндә минем үз акчаларымны чыгарып алынган 600 меңлек тауарым бозылып ята. Аларны берни эшләтә алмыйбыз, тотып кына атасы кала. Безне президентыбыз Рөстәм Нургалиевич ишетсен иде. Эш урыннарыбызны ачсагыз иде. Ел саен салымнарны вакытында түләп барабыз. Хәзер квартал салымын түләргә вакыт җитте, ә безнең аны түләргә акчабыз юк”, ди сәүдәгәр Ольга Шипова.

“Илдә зур кризис булганда безнең эш авырлык белән бара. Күп эшмәкәрләр инде ябылды. Алдан хәбәр итмичә безне ябып куйдылар. Без бик авыр хәлдә. Бу сатып алучыларга да тәэсир итә. Алар да бик борчылды. Сатып алучылар белән сатучылар арасында якын, бер-береңне аңлый торган мөнәсәбәтләр урнашкан иде”, диде “Ала-Дим” базарында сатучы булып эшләгән Надирә Мөхәммәтдинова.

Николай исемле сәүдәгәр Татарстан җитәкчеләренең эш-гамәлләренә гаҗәпләнү белдерде. Аларның Русия президенты Владимир Путинның сүзләренә каршы эш итүенә басым ясады.

“Бер атна элек Путин телевизордан чыгыш ясаган иде. Кече бизнеска ярдәм итәргә кирәк дип. Ә безнең Татарстанда бу киресенчә килеп чыкты. Бездә көнгә биш базарны ябып куялар. Кичә дә яптылар, бүген дә яптылар, иртәгә дә ябачаклар”, ди Николай Шабаков.

Әлеге базарларның алдагы язмышын хәл итә торган мәхкәмә утырышы 20 апрельгә каралган. Сәүдәгәрләр хөкүмәт бинасы янында Метшиннан кәгазь эшен булса да тизләтүне сораса да, әлегә тизләтү, уңай хәл ителеш күренмәде. Шуңа да яңа сату урыннары эзлиләр. Хәлләр болай барса күбесе 25 апрельдә сәүдә үзәкләре ябылуга каршы урам җыенына чыгачагын әйтә.

Бу көннәрдә базарлары ябылган бер төркем Казан сәүдәгәрләре Русия президенты Владимир Путинга видеомөрәҗәгать белән чыкты:

XS
SM
MD
LG