Accessibility links

Кайнар хәбәр

ATRны япкан Русия хакимияте үзенең кырымтатар телевидениесен төзи


ATR каналының соңгы көнендә килүчеләр
ATR каналының соңгы көнендә килүчеләр

Кырымтатарларның ATR каналын япкан Русия хакимияте кырымтатарлар өчен үз каналын ача, әмма анда Кырымның Русиягә кушылуына ризасызлык белдерүчеләр эшләмәячәге әйтелә.

Кырым хакимиятләре яңа кырымтатар җәмәгать телевидениесенә акча табылганын хәбәр итте.

"Финанс мәсьәләсе хәл ителгән. Телеканалны булдыруга 177 миллион сум бүленәчәк. Акча мәсьәләсе Русия вице-премьеры Дмитрий Козак белән килешенгән. 177 миллион сум техник җиһазлар алырга һәм студияләрне ясарга җитәчәк", диде Сергей Аксенов.

Яңа канал баштан ук вазгыятьне объектив яктырту өчен түгел, билгеле бер сәясәтне алга сөрү өчен төзелә.

"Иң мөһиме – телеканалның сәясәте, аны билгеләячәк кешене табу. Ул кеше кырымтатарларны да яхшы белергә тиеш", диде Аксенов.

2006 елдан бирле эшләгән беренче һәм бердәнбер кырымтатар каналы ATR Русия системында теркәлә алмау сәбәпле 1 апрельдән үз тапшыруларын туктатырга мәҗбүр булды. Ярты ел алдан биргән документлар бер-бер артлы кире кайта башлагач, каналга хакимиятләрдән булган басым сизелә башлады.

26 гыйнварда Русия силовиклары Акмәчеттә ATR кырымтатар телеканалында тентү үткәрде. Алар узган елның 26 февралендә Кырым Югары шурасы каршында узган кырымтатарларның аннексиягә каршы зур урам җыеныннан видеоларны һәм мәгълүматне алыр өчен килгән булган.

Телевидение узган елдан бирле дүрт тапкыр Роскомнадзор идарәсенә яңа лицензия сорап мөрәҗәгать итте, әмма документлар кире кагылды. Бүгенге көндә канал җитәкчелеге Русия кануннары нигезендә иярчен һәм интернетта тапшыруларны дәвам итү мөмкинлеген тикшерә. ATR җитәкчелеге, башка илләрдән эшләргә чакырулар алуга карамастан, тапшыруларны бары тик Кырымнан алып бару кирәк дип саный.

Финанс кризисы вакытында инде эшләп торган каналга эшне дәвам итәргә мөмкинлек бирмичә яңасына зур акчалар бүленә. 177 миллион сумга заманча җиһазлар алып яхшы студияләр ясап була. Телевиниедәге бер сыйфатлы тапшыруның бюджеты аена 1 миллион сум чамасы булса, җиһаз алгач та яңа каналның ел буена дистәгә якын яхшы тапшыру ясар өчен мөмкинлеге калачак. Социаль челтәрләрдә мондый каналның нәрсә өчен ачылганын аңлаган кешеләр үз фикерләрен калдыра: "99 процент җыр-биюләрдән һәм ара-тирә һава торышын күрсәтүдән торырмы икән..." яки "Безнең илдә урыс булмаган халыкларда милли, сәяси һәм геополитик-стратегик карашлар булмаска тиеш бит. Бары тик фольклор һәм Сабантуй сыман бәйрәмнәр"...

ATR җитәкчелеге Кырымда тагын бер кырымтатар телевидениесе булдыру ниятен хуплап каршы алган иде. Бүген инде аларга эшләргә мөмкинлек булмаячагы аңлашылгач, ATR хезмәткәрләрен яңа каналга эшкә чакыралар, әмма анда Кырымның Русиягә керүе белән ризалашмаганнарга урын булмаячак. Бу хакта Кырым башлыгы Аксенов әйтте.

ATR тапшыруларының 60 проценты урыс телендә, 35 проценты кырымтатар, 5 проценты украин телендә бара иде. Яңа каналда нинди тапшырулар булачагы әлегә билгесез. Җиһазлар алу һәм эшләргә кешеләрне табу Кырым эчке сәясәт һәм мәгълүмат министры Дмитрий Полонский һәм вице-премьер Руслан Бальбекка кушылган.

XS
SM
MD
LG