Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада тыелган сталинизм Русиядә нәрсәгә хезмәт итә?


Владимир Путинның дусты Александр Залдостанов (с) Сталинны сагына
Владимир Путинның дусты Александр Залдостанов (с) Сталинны сагына

Украина сталинизмны хөкем итеп тыйган вакытта Русия пропагандасы аны зурлавын көчәйтә. Сталинны популярлаштыру илдә яңа репрессив хакимият урнаштыруны җиңеләйтә ала.

Узган елның сентябрь ахырында Украинаның Харьков шәһәрендә илдә элек булган иң зур Ленин һәйкәлләренең берсе аударып төшерелде.

Эчке эшләр министры Арсений Аваков үзенең Facebook сәхифәсендә бернинди кызганыч хисләре дә күрсәтмәде.

"Аусын. Кешеләргә генә зыяны булмасын. Бу канлы коммунистик пот киткәндә үз корбаннарын арттыра гына күрмәсен", дип язды Аваков.

Былтыр Евромайдан күтәрелгәндә Украинада Ленин һәйкәлләрен күпләп җимерү 1991 елда Советлар берлеге таркалган чорда башланган, әмма тәмамланмый калган бик мөһим рухи-мәдәни процессның дәвамы булды. Владимир Путин исә бу процессны Украинаның Европа берлегенә һәм НАТОга кушылуы кебек үк куркынычлы күренеш дип саный.

9 апрельдә Украина парламенты илне коммунизм мирасыннан арындыру турында дүрт мөһим канун чыгарды. Шуларның берсе нигезендә совет системы нацизмга тиңләнә һәм аларның икесенең дә тамгалары илдә тыела. Бу кануннарны әзерләүчеләр моның белән Украинаны совет мирасыннан һәм шуның нәтиҗәсендә Путин Русиясеннән тәмам аеруга өметләнүен белдерә.

Владимир Вятрович
Владимир Вятрович

Киевтагы Ил хәтере институты мөдире Владимир Вятрович: "Һәрбер реформаның үз чыгымнары була. Әмма, минемчә, бу чыгымнар акланачак. Чөнки нәкъ менә шул рәвешле ил үзгәрә башлый. Декоммунизация процессын узган Көнчыгыш Европа илләре тәҗрибәсен алсак, алар нормаль демократик дәүләтләр буларак ни кадәр алга китте. Икенче яктан, декоммунизация процессы узмаган, киресенчә, совет чорындагы гамәлләрне аклау күренеше барган Русиягә яки Беларуска карыйк. Бу дәүләтләр акрынлап авторитаризмга таба тәгәри", ди.

Украинадагы декоммунизация эшенә Мәскәү Украинаны Европа берлегенә яки НАТОга кушарга чакыруга карата күрсәткән дәрәҗәдәге кискен мөнәсәбәт белдерде. Русия тышкы эшләр министрлыгы бу кануннарны "Украина халкының каһарманлык тарихына каршы көрәшне көчәйтү" дип атады.

Русия тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә, 1917-1991 еллар арасындагы чорны Украина бәйсезлеге өчен көрәш чоры итеп күрсәтү һәм шул чордагы "коммунистик тоталитар режимны" "җинаятьче" һәм "дәүләт терроры сәясәте алып баручы" дип атау белән хәзерге украин хакимиятләре миллионнарча украинның хәтереннән ХХ гасыр Украинасының чын тарихын һәм аның Советлар берлеге өлеше буларак дәвамлы үсешен сөртеп ташларга маташалар", диелә.

Кремль коммунистлар чорын икътисади тәрәккыять, социаль тәртип һәм, иң мөһиме, наци Германиясен җиңү белән бәйләп сурәтли. Украинада исә ул чорны ачлык, хакимият терроры һәм украиннарны урыслаштыру күренешләре белән искә алучылар артканнан арта бара.
Яңа кануннар совет чорындагы иминлек хезмәтләренең барлык архивларын ачуны, коммунистларның һәм нациларның Украинадагы гамәлләрен бер дәрәҗәдә хөкем итүне, нацизм һәм коммунизм тамгаларын тыюны, ХХ гасырда Украинаның бәйсезлеге өчен көрәшкәннәрне зурлауны, коммунистларга багышланган урам, парк, шәһәр, авыл исемнәрен үзгәртүне күздә тота.

Украин социологы Виктор Небоженко мондый кануннар кабул итүгә төп этәргеч – Русия агрессиясенә билгеле бер идеологик җавап бирү теләге, ди.

Виктор Небоженко
Виктор Небоженко

Небоженко әйтүенчә, Украина халкында коммунизм мирасыннан арыну теләге хәзер аеруча көчле. Небоженко эшли торган фикер белешү үзәге Ленин яки Сталин турында сораштырулар уздыруны инде күптән туктаткан. "Хәтта үз коммунистларыбыз да инде совет идеологиясен яклаудан туктады", ди Небоженко.

Русиядәге Левада фикер белешү үзәге башлыгы Лев Гудков исә Русиядәге вазгыятьнең Украинадагыга капма-каршы булуын әйтә.

Русиядә Советлар берлеге җимерелгәннән соң бераз вакыт узу белән Сталин турында уңай яки битараф фикерләүчеләр тотрыклы рәвештә арта бара. Ул гына да түгел, Гудков әйтүенчә, хәзер инде күпләр Сталинны Русия тарихындагы иң бөек шәхес дип саный, ул Петр патшатадан да, Александр Невскийда да ныграк хөрмәтләнә.

Дәүләт контролендәге һәртөрле медиа җәмәгатьчелеккә Сталин һәм коммунистик системга карата уңай фикер сеңдерү өчен даими, систематик эш алып бара.

Гудков әйтүенчә, Сталинга карата уңай фикердәгеләрнең артуы белән бергә, аңа битараф булучылар саны да арта бара.

Лев Гудков
Лев Гудков

"Иң мөһиме, начар караштагылар, ягъни Сталинга һәм коммунизмга ачыктан-ачык каршы булучылар кими бара, пропаганданың максаты нәкъ менә шул, ди Гудков.

Левада үзәге март аенда уздырган фикер белешү нәтиҗәләренә караганда, Русия халкының 37 проценты Сталинны тулысынча яки гомумән алганда хуплый, 29 проценты битараф, бары тик 25 проценты гына тулысынча яки гомумән алганда аңа тискәре карашта. 37 процент аны хөрмәт итүен яки аңа сипматия белән каравын, 30 процент аңа карата уңай яки тискәре хисләре булмавын, бары 9 процент кына аны ошатмавын яки күралмавын белдергән.

Аналитиклар совет чорының уңай якларын күтәрү игътибарны сталинизм яраларыннан читкә юнәлтергә ярдәм итә ди. Бу шулай ук яңадан репрессив хакимият урнаштыруга таба бер адым да булып тора. Әгәр дә сталинизмның совет халкына ни кадәр зур зыян китерүе тулысынча ачылса, репрессив хакимият урнаштыру мөмкинлекләре челпәрәмә киләчәк.

Британ тарихчысы Орландо Файджес 2008 елда чыккан "Пышылдаучылар" (The Whisperers) исемле китабында "уртак совет максаты идеясе кешеләрне үзләренең совет идеаллары көрәше өчен яралган булуына ышандырып аларга үз башларына төшкән газапларны җиңелрәк кичерергә ярдәм иткән" дип яза. Шул ук вакытта ул сталинизм җинаятьләрендә катнашканнарга психологик яктан үз-үзләрен акларга да ярдәм иткән.

Икенче дөнья сугышындагы, яки совет чорындагыча Бөек Ватан сугышындагы җиңү бу яктан караганда аеруча мөһим. Файджес Җиңү көненең, ягъни 9 майның 1965 елга кадәр Советлар берлегендә ял көне булмаганлыгына, аның бары тик Никита Хрущевның җепшеклек чорын авызлыклаган Леонид Брежнев тарафыннан гына ял көне дип игълан ителүенә игътибар юнәлтә.

Нәкъ менә Брежнев чорында Кызыл мәйданда купшы хәрби парадлар үткәрелә башлый, халыкны күмәк хуҗалыкларга берләштерү, илкүләм индустриализация, дәүләт терроры һәм сәяси репрессияләр ул сугыштагы җиңүнең төп нигезе буларак аклана башлый.

Украина иминлек хезмәтенең (СБУ) дәүләт архивы мөдире Игорь Кулик: "Бу үткәнне аңлау мәсьәләсе. Кайберәүләр без узган 70 елны чыгарып ташлыйбыз дип әйтә. Әмма чынлыкта беркем дә 70 елны чыгарып ташламый. Бу безнең тарихыбыз, без аны өйрәнеп сабак алырга тиешбез. Без ул 70 еллык тарихны бары тик мактауларга гына корылган совет клишеларына калдыра алмыйбыз", ди.

XS
SM
MD
LG