Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшь җырчы Гөлсирин Абдуллина сәхнә яулый


Гөлсирин Абдуллина концерты
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:02 0:00

Гөлсирин Абдуллина концерты

Ваһапов фестивале лауреаты 22 яшьлек Гөлсирин Абдуллина Казанда тамашачылар соравы белән икенче концертын куйды. 15 апрельдә үткән тамашада аның гаиләсе, иҗатташ дуслары, мөгалимнәре, йөзләгән тамашачысы катнашты.

Рәшит Ваһапов фестиваленең алдынгы җырчыларының берсенә әйләнгән Гөлсирин Абдуллинаның март аенда Татарстан башкаласында тәүге концерты узган иде. Ул вакытта күп тамашачылар филармония концерт залына сыя алмаганнар, бу хакта 15 апрельдә үткән тамашада Гөлсириннең укытучысы, халык артисты Венера Ганиева да искә төшереп үтте. Тамашачылар соравы белән үткән икенче концерт та зәвыклы, Ваһапов фестивале лауреатларына хас рухта, тере тавыш белән узды. Монда инде шоу-тамашалардагы кебек алып баручылар алкышлар сорамады, тыңлаучыларның куллары һәр җыр азагында үзеннән-үзе хәрәкәткә килде.

Концертның режиссеры Камал театрыннан Радик Бариев иде. Ваһапов вакыфының җитәкчесе, Гөлсириннең продюсеры Рифат Фәттахов үзе дә тамашаны читтән күзәтеп утырды. Елмаюлы йөзен һәм сәхнәдән менеп сөйләгән сүзләрен исәпкә алганда, ул җырчыларыннан канәгатьлек хисләре кичерде.

Тамашачылар җыр-моң, музыка белән яшәүче Мамадыштан килгән Абдуллиннар гаиләсен дә күрә алды. Гөлсириннең сеңлесе, ике энесе бар. Әти-әнисе дә мәдәниятле кешеләр, әнисе җырлый, әтисе гармунда уйный. Концертта шулай ук җырчының иҗатташ дуслары Ришат Төхвәтуллин, Радик Юльякшин, “Мирас” ансамбле, мөгаллиме Венера Ганиева чыгыш ясады.

Гөлсирин Абдуллина укытучысы Венера Ганиева белән
Гөлсирин Абдуллина укытучысы Венера Ганиева белән

“Шәкертләренең тәүге яки яңа концерт программаларын тамашачы хозурына тәкъдим итүләре һәр остаз өчен бик көтелгән вакыйга. Без бик дулкынланабыз, шул ук вакытта шатланабыз да. Бүгенге көндә мин Гөлсиринне иң максатчан, иң үзенчәлекле кабатланмас тавышлы сандугачыбыз дип әйтер идем. Алабуга көллияте аны бик матур әзерлек белән миңа тапшырды. Үз чиратымда мин бөтен тәҗрибәмне, осталыгымны аңа җиткерергә тырышырмын. Гөлсирингә уңышлар телим. Гөлсириннең тәүге концертына җыелышып, аны зурлап килгән тамашачыларга рәхмәт әйтәсем килә. Артистларның үсеше тамашачыларсыз булмый”, ди Венера Ганиева. Үз чиратында Гөлсирин укытучы йөзенә кызыллык китермәскә тырышачагын әйтте.

“Башланып кына килгән иҗатыма хөрмәт белән күңелемне үстереп, бу кичәгә килгәнегез өчен һәрбарчагызга тирәнтен ихтирамымны белдерәм”, диде Гөлсирин Абдуллина.

Концертта булган тамашачылар да аңа рәхмәтләрен, зур өметләр баглауларын, яратуларын җырчының ВКонтактедагы рәсми төркеменә язалар.

XS
SM
MD
LG