Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Тукайның "Халык әдәбияты" лекциясе яңача укылды


Казанда Тукайның "Халык әдәбияты" лекциясе укылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:30 0:00

Казанда Тукайның "Халык әдәбияты" лекциясе укылды

Казанда милли зыялылар Тукайның үлгән көнен үзенчәлекле итеп искә алды. Җәмәгатьчелеккә бөек шагыйрьнең "Халык әдәбияты" дигән театрләштерелгән лекциясе тәкъдим ителде.

Чараны Тукай музее белән бергә "Татар утары" комплексы оештырды. Ул сәүдәгәр Хәмит Сабитовның утарында урнашкан, анда "Болгар" кунакханәсенә кадәр "Шәрык" клубы утырышлары үткән дип санала. 1910 елда, ягъни моннан 105 ел элек, бөек шагыйрь Габдулла Тукай Сабитовның Кабан күле буендагы йортында "Халык әдәбияты" лекциясен укыган. Шул чарага чакыруның күчермәсен Сабитов йортының бүгенге хуҗалары үзләре оештырган Тукай почмагында саклыйлар. 1914 елда биредә "Шәрык" клубының торгызылуы турында әйтелсә, быел Тукайны искә алу кичәсе үткәрелде.

Чарада татар язучылары, милли газета-журналларның мөхәррирләре, хакимият вәкилләре катнашты. Татарстан президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева котлау сүзе белән чыгып, Тукай иҗатыннан бер өзек укып бирде. "Иске шәһәр" префектурасы җитәкчесе Марат Госманов, авырлык белән булса да, кыска гына чыгышын татарча тотты. Рестораннар һәм кунакханәләрне сафка бастыручылар берләшмәсе җитәкчесе Зөфәр Гаязов та чыгышын мәшһүр "Туган тел" шигыреннән бер өзек белән тәмамлады.

Чараны Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша алып барды. Тукай исеменнән лекцияне халык артисты Илдүс Әхмәтҗан укыды. Милли җырлар өлешен консерватория каршындагы төркем һәм таныла барган опера һәм рок төркем җырчысы Артур Исламов башкарды.

Тукай әлеге "Халык әдәбияты" дип исемләнгән тикшеренүендә милли һәм дини гөреф-гадәтләрнең, җырларның рухи мирас булып әдәбияттә чагылышы турында сөйлгән.

Бүгенге көндәге татар мәдәнияте турында Тукай ни әйткән булыр иде икән? Бу сорауны милли зыялыларга бирдек.

Шагыйрь, язучы, Татарстанның атказанган эшлеклесе (быел Тукай бүләгенә дәгъва итүче – ред.) Ләбиб Лерон:

"Шагыйрьләрне, халык язучыларын, аның исемендәге бүләк ияләрен борчыган мәсьәләләрне ул да әйтә алыр иде, безнең халык җырларыбыз эстрадага кайтып бетмәде дип әйтәсе килә."

Халык шагыйре, Тукай бүләге иясе Ренат Харис:

"Тукай бүгенге утырышта, безнең музыканы, шигырьләрне тыңлап утырса, минем уемча, ул кәнәгать калыр иде, чөнки ул хыялланган әйберләр бүгенге көндә тормышка ашты."

XS
SM
MD
LG