Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда нәни татар малаен һәм кызын сайладылар


Бәйгедә катнашучылар
Бәйгедә катнашучылар

18 апрель Чаллыда балалар бакчасына йөрүче нәниләр арасында "Татар малае" һәм "Татар кызы" бәйгесе узды. Аны шәһәрнең мәгариф һәм мәктәпкәчә балалар идарәләре оештырды.

Татар теле бетеп, югалып бара дигәндә генә шәһәрдә ниндидер бер чара оештырыла һәм шунда татар теленең исән икәнлеген күреп өметле хисләр дә туа.

Катнашучылар
Катнашучылар

Шушы атна азагында Чаллының балалар иҗаты үзәгендә "Татар малае-2015" һәм "Татар кызы-2015" исеме белән сәнгати көч сынашулар үтте. Шунысы үзенчәлекле, биредә Чаллының шактый нәни кешеләре, балалар бакчаларына йөрүчеләр татарлыкларын күрсәтүдә ярышты. Билгеле, балалар бу бәйгенең милли яктан булган әһәмиятен үзләре аңлап та бетермәгәндер. Ләкин чарада катнашкан балаларның абый-апалары, әти-әниләре, әби-бабайлары, башка туганнары, күршеләре, балалар бакчаларының йөзәрләгән тәрбиячеләре шушы татар баласы бәйгесе белән җан атып яшәгәннәр булып чыкты. Татарга кагылышлы чараны шәһәрнең мәгариф һәм мәктәпкәчә балалар идарәләре оештырган иде. Аның беренчел өлешләре балалар бакчаларында, мәхәлләләрдә үткәрелеп, андагы җиңүчеләр нәкъ менә бирегә җыйналган иде.

Илдар Хөснетдинов һәм Әдилә Солтанова
Илдар Хөснетдинов һәм Әдилә Солтанова

Сәхнәдә Әминә Гомәрова грузин биюен башкарды. Чәкчәк тотып биюләр дә булды. Илдар Хөснетдинов Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигырен яттан укыды. Җиңү көне алдыннан дип бакча балалары солдат киемнәреннән чыгып җыр-биюләр дә күрсәтте.

Бәйге тәмам. Ярышка бәя бирүчеләргә дә җиңел булмаган. Жюри әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы Зөләйха Минһаҗева шулар хакында әйтте.

Жюри әгъзалары
Жюри әгъзалары

"Мондый балалар барында көнебез дә, илебез дә имин булыр. Шулай ук киләчәгебез дә хәерле булыр. Менә бүген безнең жюри әгъзаларына бер яктан бик уңайлы, бик җайлы булды. Икенче яктан, безгә бик катлаулы да булды. Чөнки бүген чыгыш ясаучыларның берсен алып берсен куярлык түгел. Без малайларның исемнәрен бер, кызларның исемнәрен икенче эшләпәгә салып, җиңүчеләрне җирәбә аша гына ачыклыйк мәллә дип тә уйлашып алдык. Чөнки һәммәсе дә тигез, сәләтле, матурлар бит дигән фикер әйтүчеләр дә булды. Һәрберсе үзгә бер яктан безне җәлеп итте, булганлыкларын күрсәттеләр.

Бәйге икән - бәйге булсын инде, без ниндидер башка юлдан китмәдек һәм балаларга аерым-аерым билгеләр куйдык. Зинһар өчен, безне дөрес аңлагыз. Бәлки әле бу бәйгене башка төрлегә үзгәртергә дә кирәктер. Чөнки инде бирегә чыккан кыз бала ул инде - татар кызы. Шушы сәхнәгә чыккан малай ул инде - татар малае. Мондый малайлар һәм кызлар безнең илнең тоткасы булып үсәрләр, Алла боерса. Шул өметтә, ышанычта калабыз. Бу балаларга куелган хезмәт, тырышлык аларның камил татарча сөйләшүләре, камил киемнәре, күрсәткән иҗатлары олы сәнгать дәрәҗәсендә. Бу юнәлештә хезмәт куйган барчагызга да рәхмәт", диде Зөләйха ханым.

“Татар малае-2015” исеменә Чаллының 104нче санлы “Бәләкәч” балалар бакчасында тәрбияләнүче Илдар Хөснетдинов, “Татар кызы-2015” исеменә 26нчы санлы “Ләйсән” балалар бакчасыннан Әдилә Солтанова лаек булды.

XS
SM
MD
LG