Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар-мөселман тарихын өйрәнүдә яңа мөмкинлек ачылды


Сулдан уңга: Анна Маточкина, Варужан Гегамян, Әлфрид Бустанов, Даша Дородных, Динара Мәрдәнова.
Сулдан уңга: Анна Маточкина, Варужан Гегамян, Әлфрид Бустанов, Даша Дородных, Динара Мәрдәнова.

ТАИФ ширкәтенең Петербурдагы Европа университетында булдырылган Русия мөселман халыклары тарихы бүлегендә татар галимнәренең христианлаштыруга каршы чыгуы, Габдулла Бубиның Шәркый Төркестанга сәфәре сәбәпләре һәм кырымтатарларның элек Русия һәм Төркиядәге образы тикшерелә.

7-9 майда Һолландиядә Алтын Урдага багышланган халыкара конференция узачак. Аны Һолландиянең Лейден университеты һәм Русия мөселман халыклары тарихы ТАИФ профессурасы, Петербурның Европа университеты берлектә оештыра. Бу ТАИФның Русия мөселман халыклары тарихын өйрәнүче бүлеге Петербурдагы Европа университеты каршында әле күптән түгел оешкан.

Әлеге бүлек (профессура) җитәкчесе Әлфрид Бустанов Азатлыкка әйтүенчә, бу Европа университетында чит илдән һәм Русиядән килгән студентлар укый.

“Без хөкүмәттә түгел, ә шәхси оешмалардан акча алабыз. Мәсәлән ВТБ банкы, Алишер Усманов, Севересталь һәм башкалар финанслый. Күптән түгел ТАИФ белән уртак тел табып ислам профессурасын ачарга булганнар.

Ел саен магистратура һәм аспирантура өчен бәйге уздырабыз. Беренче курста өч студент бар. Берсе - Ижаудан Динара Мәрдәнова. Ул XIX гасырда татар галимәренең ничек христианлаштыруга каршы чыгуы турында фәнни эш алып бара. Ул вакытта бит көчле миссионерлар бар иде. Алар исламга каршы төрле язмалар бастырды. Дини фикерләр йөртү һәм ни өчен христиан динен кабул итмәскә кирәклек турында игътибар булмады.

Мәрдәнова берничә кулъязма табып аларны анализлый. Ул еллардагы дискуссияләрне тикшерә. Бу бик мөһим, чөнки Русиядә генә түгел, ә Госманлы империясендә дә бу хәлләр кызыклы булган. Христианнар, мөселманнар, яһүдиләр яшәгән урында кемнең дине өстенрәк булуы турында бәхәс барган. Ә без хәзер моны Русиядәге диспутлар белән бәйләргә тырышабыз. Урысларга каршы дип түгел, ә ислам, христианлык, иудаизм диалогы турында.

Cтудентларга ай саен 20 мең сумга якын стипендия түләнә

Тагын бер магистрант Даша Дородных. Ул Габдулла Буби темасы белән шөгыльләнә. Без аның өч томлыкларын тикшереп Колҗадагы сәфәрен тикшерергә тырышабыз. Нишләп ул Иж-Бубый мәдрәсәсе ябылгач Шәркый Төркестанга бара? Бу сорау җәдитчелек белән бәйле. Нәрсә ул җәдитчелек, аны ничек аңларга мөмкин кебек сораулар куела.

Тагын бер студент ул - Әрмәнстаннан Варужан Гегамян. Петербур дәүләт университетында шәрык факультетында укыган. Аның темасы Кырым белән бәйле, аерым алганда XIX гасыр азагы XX гасыр башында кырымтатарлары Русиядә һәм Төркиядә нинди образда булганы тикшерелә. Мисал өчен Әби патша Кырымны алганнан соң Петербурда бер һәйкәл куялар һәм аның башында Госманлы, ягъни Төркия белән бәйле символлар куела.

Тарихыбыздан белгәнебезчә, Кырым ул Алтын Урда белән бәйле булган. Татар мирасыннан килеп чыккан. Урысларның күзаллавынча Кырымны алу ул Алтын Урданың соңгы өлешен Русиягә кертү түгел, ә Төркиянең почмагын алу булган. Кырымның образы ул вакытта үзгәрә. Аны урыслар Төркия белән ассоциацияли. Ә менә төрекләр бу проблемага ничек караган икән. Без шундый сорау куябыз”, ди Бустанов.

Быел да алар бу бүлектә укырга теләүчеләр өчен бәйге игълан итә. Студентларга ай саен 20 мең сум стипендия түләнә. Укыту бушка. “Бездә шәркый темага семинарлар бар һәм анда иң атаклы галимнәрне чакырабыз.

Совет чоры: имамнар Ленин һәйкәле янында
Совет чоры: имамнар Ленин һәйкәле янында

Аннары елга бер-ике тапкыр совет чорында исламны өйрәнер өчен экспедициягә барабыз. Югары ислам мәдәнияте совет заманында чыннан да юкка чыкканмы, яки ниндидер яңа формага кергәнме? Экспедицияләргә йөреп без төрле шәхси язмаларны, фотоларны карыйбыз, кешеләр белән сөйләшәбез. Менә мисал өчен тарихка карасак, Риза Фәхретдин үз “Асар”да татар халкының ул вакытка кадәр ниниди зур казанышларга ирешүне күрсәтте. Аннары 30нчы елларда китапларны яндыралар, мәчетләрне җимерәләр һәм барысы да юкка чыга төсле тоела. Ләкин шәхси архивларга карагач, шунысы ачыклана: бу югары мәдәният ул беркайда да китмәгән, ә башка формага кергән.

Совет чорында вәгазьләр бик мөһим була һәм хәзер дә алар зур әһәмияткә ия. Ул совет вакытында яңа жанр булып үсә. Совет чорындагы вәгазьләргә күз салсак, ничек яшәгәннәрен аңлый алабыз. Совет илләре символлары да вәгазьләргә кереп китә.

Дин әһелләренең шәхси хатларны укуы бик кызыклы. Мин мәсьәлән мөфти Тәлгать Таҗетдинның элекке хатларын күрдем. Һәм ул матур язу, калиграфиягә ия булган. Дин теле бик кызыклы. Элек мәчетләрдә яңгыраган татар теле бик матур. Менә хәзер мәчетләргә керсәк нинди тел ул? Күп кенә борынгы язмаларны карасак тел катлаулы да түгел, әмма тел байлыгы искитмәле. Татар ислам телен без кире мәчетләргә һәм татар дини басмаларга кайтарсак бик файдалы булыр иде.

Элек мәчетләрдә булган татар телен хәзер дә кулланышка кертәсе иде

Мисал өчен Казандагы Мәрҗәни мәчетендә күп еллар дәвамында Габделхәбир хәзрәт Яруллин хезмәт иткән. Ул матур әдәбиятны бик яратып күп укыган. Тукай иҗатына күп игътибар биргән. Шул сәбәпле вәгазьләрне бик матур сөйләгән һәм аларны яза торган булган. Әгәр без матур әдәбият белән имамнарыбызны рухландырсак минемчә файда гына булыр иде. Урыс телле һөҗүмгә дә көчле җавап була алачак.

Исламның совет идеологиясе белән үрелеп баруы бик кызыклы. Мин бу хакта лекциядә рәсемнәр күрсәтергә бик яратам. Берүк рәсемдә ислам һәм совет символлары бар. Мисал өчен Ленин тора һәм беренче планда имамнар. Бу бит уйдырма түгел, ә чынбарлык.

Кулъязмада берәү мәчетне сурәтләгән. Аның бер ягында ай, икенче ягында совет йолдызы. Шунда ук “Миру - мир” дип урысча язылган. Бу мөселманнарның башында идеологик яктан нинди комплекс булганын күрсәтә.

Әлбәттә безне беренче чиратта югары мәдәният кызыксындыра, чөнки бөтенесе юкка чыкты дигән сүзләрне сөйлиләр һәм шуңа күрә без 1990нчы елларда ваһһабилык белән көрәшергә мәҗбүр булдык дип әйтәләр. Алай ук түгел, чөнки совет заманында традицияләр дәвам итте, әмма инде башка формада. Шул ук Ленин һәм мәчет картлары фотосын күрдек дә, ярар дип узып киттек ди, әмма бу бит бик күп әйбер турында сөйли ала. Сорауларны дөрес куя белергә генә кирәк. Шул ук совет чорындагы церемониал турында аз беләбез.

Мәчет рәсеменең бер ягында ай, икенче ягында совет йолдызы торуы күп әйбер турында сөйли

Мисал өчен Уфада Корбан гаетендә Мөхәммәт пәйгамбәрнең чәчен күрсәткәннәр. Ул махсус тартмада сакланган һәм ел саен гает намазы алдыннан аны халыкка күрсәткәннәр. Бу фотоларда бар. Бу кешеләр фабрикаларга, партия җыелышларына йөргән, ә аннары гает намазына килеп пәйгамбәрнең чәчен карыйлар.

Күп кызыклы әйберләр шәхси архивларда саклана. Гаилә фотоальбомнары бар. Вәгазьләр. Күбесе шәхси кулларда. Мисал өчен Сарытаудан Мөкаддәс хәзрәт Бибарсовның әтисе Аббас хәзрәт Диния нәзарәттә эшләгән. Урта Әләзәндә аның шәхси архивы белән танышып кайттык. Петербурда Габделбари хәзрәтнең улы әтисенең архив әйберләре белән уртаклаша”, ди Бустанов.

Аның сүзләренчә, тикшерәсе әйберләр байтак. Мисал өчен ул Казакъстанда калган мирасыбыз онытылган дип саный. “Шул ук Кызыл Яр, Павлодар, Семипалатларны оныттык. Беркем эшләми, экспедицияләргә бармый. Анда да мәгариф үзәкләре булган. Шул ук Казакъстаннан да безгә килеп укып тикшерүләр уздырсыннар иде. Мөмкинчелек бирелә.

Белешмә. ТАИФ компанияләр төркеме ("Татаро-американские инвестиции и финансы" сүзләреннән кыскартма) -- Русиянең эре холдингы, Татарстанның химия, нефтехимия, нефтьне һәм газны эшкәртү сәнәгатьләрненең 96% өлешен үз кулында тота.

XS
SM
MD
LG