Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанлылар бәяләр арту сәбәпле ярминкәләрдән туклана


Казанда ярминкәләр 8 майга кадәр озайтылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:20 0:00

Казанда ярминкәләр 8 майга кадәр озайтылды

Татарстан башкаласында һәр шимбә үткән авыл хуҗалыгы ярминкәләре 8 майга кадәр озынайтылды. 18 апрельдә Казанның сигез мәйданчыгында хуҗалыклар, агрофирмалар үз тауарларын тәкъдим итте. Хәбәрчебез Мәскәү районындагы ярминкәгә килгән халыкның ихтыяҗлары белән кызыксынды.

Казанлылар күбесе хәзер азык-төлек тауарларын авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә алырга тырыша. Күп итеп алалар да, атна буе шуның белән тукланып яшиләр.

“Бәяләр ярминкәдә күпкә арзан һәм азык-төлек тауарларын турыдан-туры яңасын алып киләләр. “Майский” совхозыннан помидор-кыяр күпкә арзан һәм тәмле. Аларны алырга ярминкәгә иртәнге биштән чыгып чират торабыз, аларга халык бик күп җыела. Йомыркалар, майлар алабыз, яңа суйган мал итләрен сайлау мөмкинлеге бар. Гомумән, күбесе арзан һәм бик тәмле. Апрель башында ярминкәләр туктатыла дигәч борчылып куйган идек, 8 майга кадәр озайтылулары әйбәт булды әле, без хәзер азык-төлекне моннан гына җыябыз”, ди Казанның Мәскәү районындагы, Восстания урамнары киселешендәге ярминкәдә тауар алучы Нина Ключникова.

Икенче бер әңгәмәдәшебез Мәдинә апа, пенсия акчасы аз булу сәбәпле, азык-төлекне ярминкәдән алам, чөнки кибеттә бәяләр нык артты, ди ул.

XS
SM
MD
LG