Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Уфа татарларының потенциалы бар, тик ул файдалы итеп кулланылмый"


Илнар Гарифуллин
Илнар Гарифуллин

Күптән түгел Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Башкортостандагы татар оешмаларының татар мәнфәгатьләрен яклауда роле турында фәнни эш якланды. Аның авторы – яшь галим Илнар Гарифуллин белән әңгәмә кордык.

Галим Илнар Гарифуллин фәнни эшендә милли хәрәкәтнең 1980нче еллар азагында оешкан вакытны һәм 2000нче еллардагы торышны анализлаган. Ул Башкортстанда мәдәният, мәгариф өлкәсендәге телнең торышы турында да яза, татарларның милли проблемалары хәл ителмичә, башкорт милли хәрәкәте дә милли максатларына ирешә алмаячак дигән фикердә. Илнар “Азатлык”ка ике милли хәрәкәт ни рәвешле берләшә алуы турында сөйләде.

– Илнар, Башкортстанда җитәкчелек алышынгач, зур үзгәрешләр булмаса да, барыбер татар милли хәрәкәтенә эшләү җиңеләйде. Синең фәнни эшеңнең актуальлеге нидә?

– Моңа кадәр Башкортстандагы татар милли хәрәкәте эшчәнлеге турында фәнни эшләр язылмады, шуңа күрә аларга анализ, бәя бирү дә кыйммәтле дип уйлыйм. Ни дисәң дә Башкортстанда татар милли хәрәкәте иң зурларның берсе иде һәм ул әлегәчә көрәштә.

Актуальлегенә килгәндә, Украинадагы бүгенге хәлләр милли проблемаларның хәл итеп бетелмәвенә бәйле булганын ачык күрсәтте. Украина халкының 17 проценты урыс телле, алар телгә дәүләт статусын сорады. Әмма каршылык көтелмәгән нәтиҗәләргә китерде. Халыкларның милли проблемаларын хәл итмәү, мәсьәләне сузу яхшылыкка китерми. Каршылыкны юкка чыгаруда, дәүләт белән халык арасында диалог алып баруда милли оешмаларның роле зур. Башкортстанда татарларның саны шактый, алар гомум халыктан 35 процентны тәшкил итә, димәк, аларның күрше республикада үз сүзен әйтә ала, алар бер көчне тәшкил итә. Татар милли хәрәкәте, иҗтимагый оешмаларның элек тә, әле дә гражданлык җәмгыятен булдыруда, аның институтларын барлыкка китерүдә йогынтысы зур. Миңа татар оешмалары татар мәнфәгатьләрен яклаудагы ролен, максатларына ирешә алдымы, юкмы икәнен тикшерү кызык иде.

– Уфа татарларының милли хәрәкәтенең бүгенге торышын ничек бәялисең? Алар максатына ирешә алдымы?

– 1980нче еллар белән чагыштырганда милли хәрәкәт сүлпәнәйде, сафлар сирәгәйде. Бу җәмәгатьчелекнең фикер йөреше үзгәрүгә бәйле. Элегрәк булган романтик чор узды, тел торышын, гомумән, тарихны үзгәртеп була дип уйлау да юкка чыга бара, хәзер кешеләр күбрәк прагматикка әверелде. Әмма бу татарга гына кагылмый, урысларда да хәзерге милли хәрәкәт көчле дип әйтеп булмый. 1990нчы еллар башында сәяси вазгыять башка иде, халыкта милли аң уянды, чөнки демократия, сүз иреге чоры. Хәзер кешеләр сәясәткә, җәмгыятькә ниндидер йогынты ясый алабыз дип хис итми.

Башкорт милли хәрәкәтендә яшьләр күбрәк, шул сәбәпле берләшү җитезрәк

Милли хәрәкәттә яшьләр аз. Бу Уфада гына түгел, Казанга да хас. Яшьләр сәяси эштә катнашудан курка. Сүз дәүләт тагарагыннан ашаучы, идарә ителүче оешмалар турында бармый. Хәтта рәсми, хакимияткә якын булган иҗтимагый оешмаларны алганда, мәсәлән, шул ук Бөтендөнья татар конгрессының активында яшьләр юк. Ә менә башкорт милли хәрәкәтендә яшьләр күбрәк. Мин моны башкортларның элек хәрби катламда торуларына бәйлим, шул сәбәпле аларда мобильләшү, берләшү җитезрәк. Татарда башкачарак принцип: алар үзаллы, һәркайсысы акыллы, һәркайсысы хаклы.

– Ике татар – өч партия дигән әйтем бар. Башкортстанда ничә татар оешмасы һәм аларның үзара бәйләнеше нинди?

– Даими эшләүче 18 оешма, районнар, шәһәрләрдә аларның бүлекләре бар. Аз да, күп тә түгел. Алар төрле юнәлештә эшли, әмма бервакытта да аларның арасында каршылык булмаган, әле дә бу күзәтелми, үзара килешеп хезмәттәшлек итәләр. Республикада рәсми хакимият татарларга карата хәер-фатихада булмагач, бердәм булып хәрәкәт иткәннәр дип уйлыйм. Оешмаларның күп булуы начар түгел, һәр кеше дә оешма төзеп, ниндидер чара оештырса да, файдага. Эш күплектә түгел, максатлары бер булсын.

Уфа татарларының лидеры юк

Берләшү турында сүз барганда, Уфа татарлары, киресенчә, берләшә белә. Мәсәлән, 2004 елда оешкан татар иҗтимагый оешмаларның берләшмәсе бар. Биредә барлык оешмалар да керә. Бу орган Башкортстан татарлары исеменнән чыгыш ясарга, аларның мәнфәгатьләрен якларга лигитим булып санала.

Уфа татарларының потенциалы бар, тик ул файдалы итеп кулланылмый. Әйтик, Уфада татар яшьләре оешмасын тергезә алмадылар. Бу – зур кимчелек. Уфа татарларының лидеры юк, үзен башлык дип санаучы Римма Үтәшева бар, әмма ул иҗтимагый хәрәкәттән чыккан кеше түгел, татар мәнфәгатен аяк терәп яклаганы булмады.

– Уфада Бөтендөнья татар конгрессы эшләп китә алмый. Бу нәрсәгә бәйле?

– Мортаза Рәхимов режимы булганда эшләү күпкә авыр иде, конгресска да, башка оешмаларга да. Хәзер яңа җитәкчелек белән вазгыять үзгәрде, әмма алга китеш барыбер юк. Казанда Уфа татарлары юнәлешендә максатчан эш алып барылмый. Конгрессның концепциясе дә, эшли башларга сәяси ихтыяр көче дә юк. Башкортстан белән эшләр өчен берникадәр батырлык таләп ителә, ниндидер мәсьәләне хәл иткәндә җаваплылыкны да үз өстенә алырга кирәк, моңа таба адым ясау күренми. Уфа татарлары үзләре тырыша, болай да тәкъдим итеп карый, тегеләй дә, ләкин Казанда барысына да сак карыйлар, шуңа да эш тоткарлана. Шуңа күрә Уфада конгрессның бүлеге үлгән халәттә.

Конгресста Башкортстан белән эшләүче аерым бүлек булырга тиеш, бу 2012 елда узган конгрессның резолюциясендә дә бар. Мондый бүлек булдырылды да, үзем дә эшләдем, әмма минем штатны кыскарттылар.

Конгресска Уфага барып, җәмәгатьчелекне җыеп, алга таба нишләргә дигән план корырга, уртак фикергә килү кирәк. Аннары Башкортстандагы Татарстан вәкиллеге дә эшне активрак алып барырга тиеш. Дөресен генә әйткәндә, ике республика арасында, җитәкчелек, иҗтимагый оешмалар белән дә үзара бәйләнеш, аралашу юк. Даими җитди диалог булырга тиеш.

– Уфа татарлары башкортлашудан, башкортлар татарлашудан курка. Ә урыслашу турында уйлаучы юк кебек. Ә чынында милли мәктәпләр татарныкы да, башкортныкы да ябыла. Бу нисбәттән үзара каршылык турында онытып, берләшеп хәрәкәт итү отышлы булыр иде. Ярый, милли хәрәкәтләрнең өлкән буын вәкилләре уртак тел таба алмый диик, ләкин татар һәм башкорт яшьләре арасында бергә хәрәкәт итү кирәклеген аңлау бармы?

– Ниндидер уртак фикергә килеп була, әмма республикада Уфа татарларның нигезләмәсен конкерт язарга кирәк. Мәсәлән, татар теленә дәүләт статусын бирү турында конкрет язылып, канун тарафыннан беркетелергә тиеш. Башкортларның да үз статусы булырга тиеш. Әлеге көндә башкорт активистлары: “Бу безнең генә автономия” дип әйтә, әнә Татарстанда шулай, диләр. Әмма Татарстан халкының яртысыннан күбрәге татарлар, ә Башкортстанда башкортлар 20-22 процентны гына тәшкил итә. Уфа татарларының тел мәсьәләсе хәл ителми икән, башкортлар да тулысынча милли проблемаларын чишә алмаячак. Алар бер-берсенә бәйле.

Татарлар да башкортларны үзаллы милләт итеп кабул итәргә тиеш

Яшьләр белән аралашкан бар, алар арасында татар теленә дәүләт статусын бирүгә каршы булучылар да, хуплаучылар да бар. Алар безгә каршы түгел, әмма татарлар да башкортларны аерым үзаллы милләт итеп кабул итәргә тиеш, ди. Алайса Казан галимнәре арасында башкорт телен татар теленең бер диалекты итеп карау бар, татар белән башкортны бер халык дип әйтәләр. Башкортлар моны кабул итми, алар белән килешергә кирәк.

Башкортлар үз чиратында татарларны татарлашкан башкорт дип түгел, ә татар дип танырга, татар теленә, һичьюгы, рәсми статус бирергә тиеш. Бу очракта барысы да татар телен укырга тиеш булмаячак. Башкортлар әнә шуннан да курка да, татар теле дәүләт статусын алса, аны барысы да өйрәнә башлаячак, башкорт теле күмелеп калачак дип фикерли. Башкортларның көче татарлар белән көрәшүгә китә, үзләренең төп проблемалары читтә кала. Бергә хәрәкәт итү күпкә җиңелрәк булачак. Сәяси вазгыять үзгәрер дип өметләнәм, ике якны да килештерә торган нокталар табылыр дип уйлыйм. Әлегә вакыты ул түгелдер.

XS
SM
MD
LG