Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәфис Кашапов ике айга изоляторда калдырылды


Рәфис Кашапов, 2015 елның 23 апреле
Рәфис Кашапов, 2015 елның 23 апреле

Казанның Совет районы мәхкәмәсе Рәфис Кашаповның сак астында калу вакытын тагын ике айга озайтты.

Казанның Совет районы мәхкәмәсендә милли хәрәкәт активисты Рәфис Кашаповны тагын ике айга сак астында калдыру карарын кабул итте. Адвокатларның мәхкәмәгә сак астында тотылуга сәбәп юклыгына, иҗтимагый оешмалар, элекке депутатлар, профессорлар һәм академиклардан Кашаповка уңай бәя биргән хатларга игътибар итәргә соравына карамастан хөкемдар аны тагын ике ай изоляторда калдыру карарын чыгарды. Адвокатлар аны өй сагы астына күчерүне сораган иде.

Бүгенге утырыш элеккеләре кебек мәхкәмә бинасының кечкенә генә бүлмәсендә узды, әмма килүчеләр арасында иҗтимагый активистлар күбрәк иде, дип хәбәр итә Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең матбугат хезмәте.

Гаепләү ягы Кашаповка каршы бер генә дәлил дә китермәде, адвокатлар сорауларына дәлилле бер җавап та бирә алмады, дип белдерде утырышта катнашкан Бөтентатар иҗтимагый үзәге вәкилләре.

Рәфис Кашаповны 28 декабрьдә Чаллыда гаепләү белдерелмәгән килеш кулга алып Казанга озаткан иделәр. Аны гаепләү карарында Кашаповның 2014 елның 1 июленнән 11 декабренә кадәр ВКонтакте социаль челтәрендәге үз битендә язмалар чыгаруы әйтелә. Ала "Крым и Украина будут свободны от оккупантов", "Вчера Гитлер и Данциг, сегодня Путин и Донецк", "Защитим Украину и весь тюркский мир" һәм "Где Россия, там слезы и смерть" дип аталган диелә.

Шушы язмаларга карата бу елның 15 декабреннән комплекслы психологик, лингвистик, политологик тикшерүләрнең нәтиҗәсе дә билгеле. Нәтиҗә ясаучылар Рәфис Кашапов язмаларына бәя биреп, анда милләтара, динара, төркемнәр арасында нәфрәт һәм башка юнәлешләр, төрки төркемдә Русия хакимиятенә нәфрәт уята дигән һәм башка фикерләр тапканнар. Бу хакта кулга алу карарында, сорау алу беркетмәләрендә әйтелә. Кашаповка шушы язмаларга таянып Русия җинаятьләр кодексының 282нче матдәсенең беренче бүлеге нигезендә гаепләү белдерелә.

Аны иреккә чыгаруны таләп итеп урам җыеннары узды. Аның туганы Нәфис Кашаповка Польшада сәяси сыену хокукы бирелде.

XS
SM
MD
LG