Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Мин татарча сөйләшәм!"нән кала башка зур проектлар тумады"


"Мин татарча сөйләшәм!", 26 апрель 2013
"Мин татарча сөйләшәм!", 26 апрель 2013

Тукай туган апрель аенда татар теленең кулланылышын киңәйтү, аның абруен күтәрүе максатында "Мин татарча сөйләшәм!" исемле чаралар уздырыла башлауга 10 ел тулды.

Дистә ел – ул күп вакытмы, азмы, һәм бу дәвердә ниләр эшләнгән соң? Әйе, шушы чара тырышлыгы белән җәмәгать транспорты, "Яндекс", "Билайн", IKEA кебек ширкәтләр татарча "сөйләшә" башлады, интернетта төрле проектлар барлыкка килде – татарчага онлайн тәрҗемә итүче сүзлекләр, татарча Википедия, һәм башкалар.

Тик, чараны оештыручыларның кайберләре фикеренчә, алар күтәргән идеяләр чынлыкта дәүләт структураларында аңлау һәм яклау тапмады. Хакимияттә утыручы кешеләрнең күбесе татар телен, элеккечә, авылда гына аралашырга яраклы дип саный. Шуңа күрә телне шәһәр тормышына кертү дә авыр бара. Казанда дәүләт оешмалары, кибетләр һәм ширкәтләр республиканың дәүләт теле булган татар телендә хезмәт күрсәтсен өчен әле һаман да яшьләрнең бу турыда ялварып хатлар язуы кирәк.

Бер караганда, абсурд – татар теленең кулланышта булуы бит Татарстанда яшәүчеләрнең канун биргән хокукы. Татар теленең республикада дәүләт теле булуы турында аерым канун бар, алай гына да түгел, бу турыда республиканың төп канунында – Конституциядә язылган. Әлегә татар теле шәһәрләрдә сирәк күренеш.

Татарстанда татарча хата белән язылган яки татарчасы булмаган элмә такталар

Кайчакта берәрсе Казанда татарча язылган элмә тактасын фотога төшереп, социаль челтәргә элә дә, башкалар моңа, алтын тапкандай, сөенә, комментарлар һәм "лайк"лар белән хуплый. Чынлыкта, сөнергә түгел, кайгырырга кирәктер – татарча язулар Казанда гадәти күренеш булырга тиеш бит.

"Мин татарча сөйләшәм!" автойөреше
"Мин татарча сөйләшәм!" автойөреше

Чагыштыру өчен күрше Башкортстанны алырга була, чөнки без бер хокукый яссылыкта. Анда вазгыять бөтенләй икенче. Башкорт теленең кулланылышын тикшерү иҗтимагый оешмаларга калмаган. Татарстанда моны "Татар-дозор" уены вакытында яшьләр эшли. Башкортстанда исә бу вазифаны Уфа хакимияте каршындагы махсус тикшерү комиссиясе башкара. Моннан тыш, элмә такталардагы язуларның башкорт телендәгесе сул якта яисә өстә урнашырга тиеш, ә рус телендәгесе – уң якта, яки аста. Бу да канун белән беркетелгән. Ә татар телендә андый стандартлар бармы? Кызганыч ки, юк. Еш кына татар телендәге язуның каядыр аскарак, кечерәк шрифт белән урнаштырылуын күрәбез. Татарча мәгълумат бармы – бар. Бәйләнерлек нигез юк дип эш итә ширкәт, оешма түрәләре.

"Мин татарча сөйләшәм!" – иҗтимагый күренеш. Ул 10 еллык юл үтте. Бу юл кайда һәм ничек башланды? Ни сәбәпле чаралар түрәләрнең татар теленә мөнәсәбәтен үзгәртә алмады? Бу сораулар белән без чарага нигез салучыларга мөрәҗәгать иттек.

Башлангыч

Илшат Сәетов
Илшат Сәетов

Илшат Сәетов: "Без Гөлзада студиясендә сөйләшеп утырган идек. Татарлык ул авылда гына түгел, шәһәрдә дә була, дип күрсәтәсе килгән иде. Татарларны шәһәр үзәгенә чыгарыр өчен. Смайлик кабул итү озын һәм хәсрәтле процесс булды, әмма вакыт күрсәтте – ул отышлы булды. Без ул – Римма Бикмөхәммәтова, Алия Сабирова, Руслан Айсин, Резеда Сафиуллина, Раил Өметбаев һәм Рәфис Җәмдихан идек.

Ике атна эчендә эшләнеп бетте ул чара, без 20 футболкага ясатып, аларны үзебез үк сатып алдык. Сүзлекләрне безгә бер басмаханә мөдире бушка эшләп бирде, калганнарын без үзебез төсле принтердан чыгарып, кайчы белән кисеп утырдык.

Беренче тапкыр попса түгел – альтернативаны Казан үзәгенә җыеп концерт оештырдык. Бик кызык булды ул. Кеше бик күп килде – берничә мең кеше бар иде".

Римма Бикмөхәммәтова: “Мин татарча сөйләшәм!” чарасының кыйммәте – аны яшьләр уйлап табуында, башыннан ахырына кадәр үзләре оештыруда. Өстән кушылып булдырылган проект булмавы да кадерле иде. Яшьләр проблемны күрде, чыгу юлы менә шундыйрак булырга тиеш дип чамалап, аны эшләп тә күрсәтте. Чып-чын ватандашлар инициативасы булды ул.

1990нчы елларда татарларның хокуклары Ирек мәйданында көрәш белән, ачлык тотулар белән кайтарылды. Туган телне өйрәнү, аралашу мөмкинлеге бар, әмма шәһәрдә аңа икенчел караш иде. Татар теле – камил тел, шәһәр теле дигәнне җиткерәсе, аңлатасы килде. Аның форматын да, тамгасын да Илшат Сәетов уйлап чыгарды. Дөньяда кулланылган технологияне эшкә җигеп, эчтәлеген заманча, татарча итеп эшләдек. Телнең кулланыш даирәсен киңәйтү, телебезне баету максатлары куелды. Моның белән без иҗтимагый резонанс тудыра алдык дип саныйм.

Тел белән беррәттән татар шәһәр мәдәниятын тудыру, яңарту кирәк дигән фикерне журналист Рәфис Җәмдихан яңгыратты. Казанда татарча мохит тудыру, һәр почмакта шәһәр яшьләре өчен татарча тамаша, очрашу узуын, татар тормышының кайнавын теләдек. Ирештекме моңа? Юк, барып чыкмады. Әйе, үрнәкләре бар. Мәсәлән, "Калеб" очрашуларын атап буладыр, әмма киңкүләм күренеш түгел бу. Үзгә форматта җырлаучыларны тартып чыгардык, “Мин татарча сөйләшәм!” чарасы аларга мәйдан булдырды, ләкин алар да күпләп үсеп чыкмады. Казанда татар мохитен тудырып булганына ышанмыйм. Вакытны кулдан ычкындырдык.

Нәтиҗәләр

Илшат Сәетов: Үзгәрдеме? Үзгәрде, әлбәттә. Хәләт әйбәт вазгыятьтә. Әгәр дә 10 ел элек кешеләргә "мин татарча беләм", "мин татарча сөйләшәм" дип әйтер өчен дә психологик киртә булса, ул мин авылдан килгән дигән сүзгә тиң иде, хәзер исә алай түгел. Хәзер Казанда йөрисең, бөтен җирдә татарча сөйләшеп йөргән кешеләрне ишетә аласың.

Мин үзем дә хәтерлим әле, беренче-икенче курсларда КДУда без дустым белән татарча сөйләшә идек, кешеләр бик кырын карый иде. Хәзер анда татарча сөйләшүчеләр күп һәм берсе дә кырын карамый. Бу безнең чаралар аркасында гына түгел, әлбәттә, монда төрле факторлар бар. Ләкин, минемчә, хәзерге вакытта бу психологик каршылык беткән һәм кешеләр татарча сөйләшүне ниндидер бер авыл сыйфаты кебек түгел, ә тагын бер тел белгән кебек кабул итә.

Шәһәр мәдәниятенә килгәндә, монда хәлләр андый ук әйбәт түгел – музыкада, бәлки, начар түгелдер, ә менә әдәбиятта, яшьләр проектларында шул "Мин татарча сөйләшәм!" һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумының эшчәнлеген алып ташласак, башка бернинди проект та юк. Медиа өлкәсендә, балалар белән эшләүгә килгәндә һәм башка өлкәләрдә бик күп эш бар әле.

Римма Бикмөхәммәтова "Мин татарча сөйләшәм"дә, 2009
Римма Бикмөхәммәтова "Мин татарча сөйләшәм"дә, 2009

Римма Бикмөхәммәтова: Казанда татарча аралаша башладылармы? Җәмәгать урыннарында яшьләрне күзәтәм, туган телдә аралашучылар шактый. Аннары карагыз, соңгы елларда милли әйберләр белән шөгыльләнүчеләр, сәүдә итүчеләр артты. Кемдер милли тауар җитештерә, кемдер аны сатып ала. Татарлыкта бизнес эшли алу да – яхшы күренеш. Бу да шушы чараның ел саен үткәрелү, яшьләр белән эшләү нәтиҗәсе.

Татарстанның дәүләт телләре турындагы канунын исәпкә алучылар белән аңа битараф булучыларның рейтингын ясау да үз җимешләрен бирде. Бу да "Мин татарча сөйләшәм!" кысаларында барлыкка килде бит. Шәхсән үзем Казанның җәмәгать транспортында ике телдә мәгълүмат язылырга, аудиоигъланнар ике телдә әйтелергә тиешлеге турында күп яздым. Хәзер бу үзеннән-үзе башкарыла. Аерым сәүдә үзәкләрен дә татарча хезмәт күрсәтергә кирәклегенә күндереп булды. Мәсәлән, IKEA татарлашты бит!

Республика җитәкчелегенең әледән-әле, ичмасам, яңа төзелгән корылмаларда мәгълүмат өч телдә бирелергә тиеш дип әйтүе дә, Рөстәм Миңнехановның моны таләп итүе дә әледән-әле яшьләр тарафыннан бу мәсьәләне куертып тору белән генә бәйле. "Без сезне күзәтәбез, канунны үтәгез" дип таләп итүче яшьләр барлыкка килде. Әйе, дәүләт татарча язуларны үзе белеп, иҗтимагый басымнан башка да эшләргә тиеш. Бу әлегә авыррак бара. Бизнес кешеләре белән татар теленә игътибар арттыру турында сөйләшү җиңелрәк. Ә безнең салымга яшәүче түрәләр: "Бездә бит урыслар да яши" дип, дәүләт эшен алып барганда татар телен оныта.

Даими масштаблы күзәтү эше дәвам итәргә тиеш, ул зуррак, резонанслы булырга тиеш. Мәсәлән, Татарстан Конституциясен бар дип белмәүчеләрнең "кара" исемлеген җәмәгатьчелеккә күрсәтеп, Рөстәм Миңнехановка да, прокуратурага да тапшырырга. Хәл итсеннәр, җәмәгатьчелек алдында җавап тотсыннар...

"Мин татарча сөйләшәм!" чарасына килгәндә, соңгы елларда ул бала-чага уенына әйләнде. Җыр-бию, уен-көлке генә... Кызганыч, "Мин татарча сөйләшәм!" чарасыннан башка зур проектлар тумады дисәң дә була.

XS
SM
MD
LG