Accessibility links

Кайнар хәбәр

ШТК: “Казан-Арена стадионында көтү генә көтәсе калды”


ШТК: “Казан-Арена стадионында көтү генә көтәсе калды”
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:51 0:00

Казанда ШТК лигасы финалы сәхнә йолдызларын, 700ләп тамашачыны җыйды. Яшьләр үз-үзләреннән, Казандагы спорт вакыйгаларыннан, татар телевидениесеннән көлеп күрсәтте.

Тамаша башланырга ярты сәгать кала “Уникс”ның эче-тышы шыгрым тулы халык иде. Тамашачылар белән бергә яшьләргә билгеле җырчы-артистлар, телевидение алып баручылары, татар телле радио ди-джейлары финалдагы дүрт такым – Казаннан “Казан Ыстаел”, “Tatar team”, Чаллыдан “КамПИ”, “Марат”ны тамаша кылырга һәм алар өчен җан атарга килгән иде. Егет-кызларның оста сүз уйнатулары, сәхнә йолдызлары белән чыгышлары, татар авылы, яшьләрнең үзара мөнәсәбәтләре, төрле тормыш хәлләрендә үзең булып кала белү, “Ак Барс” хоккей такымының соңгы җиңелүе, “Казан-Арена” стадионының су спорты төрләре чемпионатына әзерләнүе, татар телевидениесеннән үзләренчә көлә белүләре йөзләгән кешене җанландыра алды.

Ә жюри өстәле артында Шаяннар һәм тапкырлар клубына билгеле яшь шәхесләр: ШТК лигасына нигез салучы Фәридә Таштабанова, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбриз Яруллин, автор-башкаручы Илназ Сафиуллин, рэпер Шәкүр, “Татар радиосы”ның баш мөхәррире Айваз Садыров, ШТК лига җитәкчесе Рамил Әгъдиев, Татарстандагы ШТК берләшмәсе мөдире Илдар Фәттахов булды.

Тамаша кылучыларга әлеге ШТКның иң ошаган өлеше “Музыкаль өй эше” иде. Такымнар татар йолдызлары белән берлектә чыгыш әзерләгәннәр. Сәхнәгә көтелмәгән мизгелдә “Голос-дети” бәйгесенең финалисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова, “Болгар -Туган Тел” форумының башкарма мөдире, “Переведи” тапшыруы алып баручы Илсур Нәфыйков, татар эстрадасының өлкән әмма гел яшьләрчә калган төркеме – "ЗөЛәйЛә", җырчы, бодибилдинг чемпионы – Әсхәт, нәфис сүз остасы, шоумен, "Башваткыч" тапшыруын алып баручы - Җәвит Шакиров чыкты. Алар КВНчылар белән махсус номерлар күрсәтте.

Тамаша ахырында, жюри әгъзалары, кызыклы тамаша һәм юмор күрсәткәннәре өчен такымнарга ихлас рәхмәтләрен белдерде. Татарда көләрлек урыннар күп булуына инандылар.

“Берсен генә аерып әйтеп булмый, барлык такымнар да бер-берсенә бик якын, кызык тамаша күрсәттеләр. Алдагы көннәрдә дә ШТК татар телен үстерергә ярдәм итсен иде!”, диде яшьләр форумыннан Тәбриз Яруллин.

“Әлеге кичне татар бәйрәме дип әйтеп була. Татар милләтен үстерүгә зур өлеш кертәсез!” дип хуплады “Татар радиосы”ннан Айваз Садыров.

Нәтиҗә ясап, ярышның җиңүчеләре игълан ителде:

Дүртенче урын – “Марат”

Өченче урын - “Tatar team”

Икенче урын - “КамПИ”

Беренче урын - “Татар Ыстаел”.

Катнашучыларга диплом һәм истәлек бүләкләр тапшырылды, шунда ук алып баручы Роберт Исламов 19 майда Уникс залында Татарстан ШТКчыларының чирек финалы үтәчәген хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG