Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Камал BACKSTAGE"да кунакта – актер Илдус Габдрахманов


"Камал BACKSTAGE"да кунакта – актер Илдус Габрахманов
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:21 0:00

24 апрельдә Казанда "Камал BACKSTAGE" проекты кысаларындагы очрашуга Камал театры актёры Илдус Габдрахманов һәм балетмейстер Сәлимә Әминова килде.

Башкаланың Иске Татар бистәсендәге “Диван” кафе-коворкингында мондый чара “Камал BACKSTAGE” проекты кысаларында театр артистларын халыкка якынайту максатыннан инде икенче тапкыр үткәрелә, беренчесе ике атна элек узган иде. Әлеге очрашуда Камал театры артистлары Илдус Габдрахманов һәм Сәлимә Әминова нәрсә ул театр, театр ул чынлыкта нинди дөнья дигән темаларга фикерләрен, хәтерләрендә сакланган истәлекле мизгелләрне бәйнә-бәйнә сөйләделәр.

“Театр ул – тәүлегенә 24 сәгать яшисе килгән үзенә бер сихри дөнья. Мин үзем Уфа кызы. Казан белән Чиләбе арасыннан Казанны мөселман шәһәре булган өчен сайладым. 1992 елда театрга беренче тапкыр килгәч, Илдусны күргәнем хәтеремдә, ул озын бөдрә чәчле иде”, дип искә ала иптәше Сәлимә Әминова.

“Мин 1990 елдан театрда эшлим. Башка урында үземне күзалламыйм”, ди Илдус Габдрахманов.

Комедия уйнау ошыймы, әллә драманы күбрәк яратасызмы? - дигән сорауга: “Комедияне уйнау драмадан авыррак. Монда артык кыланырга да ярамый, “не переборщить”, бу бик мөһим, шул ук вакытта кешене тәгәрәгәнче көлдерергә дә кирәк”, ди Илдус.

Артистлар буш кул белән килмәгән, күчтәнәчкә җыр һәм биюләр алып килгәннәр иде. Илдус виртуозларча гитарада уйнады, чечётка биеде, шулай ук кабатланмас тавышы белән җырлар да җырлады.

Яшьләр театрга йөрсен өчен нәрсә эшләнә, театрның киләчәге нинди?- дигән сорауларга җаваплар да эзләнде әлеге кичәдә.

“Яшьләр йөриләр, спектакльләргә киләләр. Элек “Балачак” студиясе бар иде, хәзер шуларны кире кайтара башладык, ләкин бу әлегә сер. Илгиз Зәйниев – яшь драматург, “Галиябану”ны заманча куячак. Яшьләр социаль челтәрләрдә, Инстаграм, ВКонтакте челтәрләрендә театрга реклама ясыйлар, бу халыкны кызыксындыру өчен бик кирәкле эш”, ди Камал артисты.

“Яшьләр! Тырышыгыз, эшләгез, хыялланыгыз! Мин кинода төшәргә хыяллана идем, һәм көтмәгәндә, уйламаганда безне “Реальные пацаны” дигән сериалда төшәргә чакырдылар. Бар да үзегездән тора”, ди Сәлимә Әминова.

Очрашу азагында иң кызыклы сорау биргән кунакка “Кыю – кызлар” спектакленә чакыру билеты бүләк ителде. “Прогресс” яшьләр үзәге һәм Камал театры оештырган театр артистлары белән киләсе очрашу 15 майда шушы ук урында антикафеда булыр дип көтелә.

XS
SM
MD
LG