Accessibility links

Кайнар хәбәр

Камилә Канадада татарча яшәү серләрен ача


Канадада ничек итеп татарча яшәп була?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:48 0:00

Канадада ничек итеп татарча яшәргә була?

Казанда узган III халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында чит ил татарлары арасында җиңүне Монреалдән килгән Камилә Хәмәдьярова яулады. Бу уңышта аның әти-әнисе һәм җирле татар җәмгыятенең өлеше зур.

Ничек итеп Канадада яшәп, татарча сөйләшеп, аз булса да татар мохитен тудырып була? Бу сорауларны Азатлык хәбәрчесе татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында җиңүче Камилә Хәмәдьярова һәм Монреал татар җәмгыяте җитәкчесе Зилә Миргалиевага бирде.

Алар икесе дә татар телен өйрәнү һәм гомумән татарлыкны саклау теләген гаилә тәэсире белән аңлата. Шуның белән бергә Монреал татар җәмгыяте заманча итеп интерактив чаралар үткәреп, Сабан туе, Корбан бәйрәме һәм милли-мәдәни кичәләр уздырып, интернетта татар телен өйрәнү өчен булган мөмкинлекләр хакында хәбәр итеп, татарлыкка тартылган гаиләләргә зур ярдәм күрсәтә.

Монреалдә аерым бер гаиләдә тудырылган милли мохит турында Камилә Хәмәдьярова Казанга халыкара олимипиадага җибәрелгән үзенең видео язмасында сөйли.

Камилә Канадада татар мохиты турында сөйли
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:18 0:00

Татарстанга килгәч ул олимпиаданың икенче өлешендә республиканың тарихи контекстын аңлавын күрсәтә торган сорауларга җавап биргән. Мәсәлән, Камиләдән "Чакырылмаган кунак белән ни эшләргә?" дип кызыкынганнар.

Канада кызы билгеге мәкаләдә телгә алынган "чакырылмаган кунак" астында татарларны аңлап, "аларны өйгә алып кайтып, милли ашлар белән сыйлап, шәһәрнең истәлекле урыннарын күрсәтәчәкмен", дип җавап биргән. Камилә Финляндия, Азәрбайҗан, Төркия һәм башка илләрдән килгән яшьләр арасында телне иң яшы белүче итеп танылды.

Бу сәфәр Камиләгә зур тәэсир ясаган. Моңарчы аның әти-әнисе туып үскән Башкортстанга кайтканы булса да, Казанда булганы булмаган. Хәзер ул Казандагы туганнары белән очрашып, башкаланы күреп, киләчәктә татар телен камилләштерер өчен Казанга укырга килергә дә ниятли.

XS
SM
MD
LG