Accessibility links

Казанда дөньяның иң зур өчпочмагы пешерелде


Казанда дөньяның иң зур өчпочмагы пешерелде
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:51 0:00

Казанда дөньяда иң зур өчпочмак пешерелде

Бу көннәрдә Казанда милли ашларга багышланган "Тәмле Казан" фестивале бара. Әлеге чара кысаларында узган җомга "Туган авылым" күңел ачу үзәгендә дөньяда иң зур өчпочмак пешерелде.

1 май көнне Казанның “Туган авылым” күңел ачу комплексында дөньяда иң зур өчпочмак пешерелде. Әлеге реклам адымы Татарстан мәркәзендә башланган “Тәмле Казан” милли ашлар фестивале кысаларында эшләнде. Максатлары – Казанга килгән кунакларны җирле аш-су белән таныштыру, милли брендларны популярлаштыру, башкалага тагын да күбрәк туристлар җәлеп итү.

Дөньяда иң зур өчпочмакны авыз итеп карауда Русиянең төрле шәһәрләреннән туристлар күренде: Вологда, Алма-Ата, Уфа, Мәскәү, Чаллы, Яшел Үзән, Киров өлкәсе һәм Лондоннан да кунаклар булды.

Өчпочмак пешкәнен көткән арада халык күңелен Рүзәл һәм Рәдиф Әхмәдиевләр күтәрде, тамашаны алар алып барды. Кунаклар Яз һәм хезмәт, Җиңү көне бәйрәмнәре уңаеннан шигырьләр сөйләде, халыкны бәйрәм белән котлады. Ә алып баручылар килгән кунакларның татар мәдәниятен ничек белүләрен төрле конкурслар, сораштырулар ярдәмендә белергә тырышты. Конкурсларда халык актив катнашты, катнашканнары өчен аларга бүләкләр бирделәр.

Килгән кунаклар төрле милләтләрдән булды, шулай да татарча сөйләшүчеләр күбрәк күренде. Әмма бәйрәм рус телендә барды, татарча кыска җөмләләр, сүзләр, җыр-биюләр ишетелде. Милли сәнгатьне кунакларга Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле, “Сәйдәш” бию ансамбле, Әнвәр Якупов һәм башка яшь артистлар тәкъдим итте.

Өчпочмак пешүгә аны татар халык бизәкләре чигелгән ашъяулыкка төреп, халык алдына алып чыктылар. Аны Татарстанның туризм комитеты башлыгы Сергей Иванов җитәкчелегендәге махсус комиссия үлчәде.

“Хөрмәтле дуслар, Мәскәү вакыты белән 14 сәгать 15 минутта Казан шәһәрендә яңа рекорд куелды, 24 килограмм, 91 сантиметрлы иң зур өчпочмак пешерелде”, дип нәтиҗә ясады Рүзәл Әхмәдиев.

Өчпочмакны теләгән кеше авыз итеп карый алды. Халык гадәттәгечә, бушлай ашау дигәндә бер-берсен этә-төртә башлады, рекордлы зур саналган милли ризыкның валчыгын да калдырмыйча ашап бетерделәр. Сораштыруда алар аның бик тәмле булуын әйттеләр.

“Пешерү авыр булмады. Бу чарада катнашуыбызны белгәч без бик сөендек. Өчпочмакны пешерер өчен: 13 кило камыр, 9 кило бәрәңге, 6 кило сыер ите, 4 кило суган, үсемлек мае китте. Әлеге өчпочмакны әзерләргә 5 сәгать кирәк булды”, диде “Туган авылым” комплексының баш пешекчесе Диләрә Муртазина.

Оештыручылар белдергәнчә, иң зур өчпочмак Русия һәм Татарстан Гиннесc рекордлар китабына кертеләчәк.

“Тәмле Казан” фестивале башкалада 12 майга кадәр дәвам итәчәк.

XS
SM
MD
LG