Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда кырымтатар телендә радиотапшырулар юк дәрәҗәдә


Кырымда тапшыруларын туктатырга мәҗбүр булган "Meydan FM" радиосына теләктәшлек
Кырымда тапшыруларын туктатырга мәҗбүр булган "Meydan FM" радиосына теләктәшлек

Кырымтатар теленә дәүләт теле статусы бирелгәч “Meydan-FM” радиосы, ATR, LELE телевидениеләре бетерелде, чыбыклы радиода атнасына 1 сәгать, FMда 16 минутлык тапшырулар гына калды.

Кырым Русия кулына күчкәч Кырымга совет заманында булган бәйрәмнәр дә кайта башлый шикелле. Андыйларның берсе 7 май - радио көне булса кирәк. Һәрхәлдә бу хакта җирле урыстелле радиолар сөйли, радиода эшләүче хәзмәттәшләр шатланып бер-берсен туры эфирда байрәм белән котлыйлар. Бәлки аларга шатланырга сәбәп тә бардыр, ә менә Кырымда кырымтатар телендә аерым радио, йә аерым кырымтатар радио редакциясе булмаган кырымтатар тыңлаучысына, радиожурналистына шатланырга, бәйрәм итәргә сәбәп булдымы икән?

1 апрельдән Роскомнадзор лицензиясеннән мәхрүм калган бердәнбер “Meydan-FM” кырымтатар радиосы, ATR телеканалы туктап калды. Эфирда кырымтатар сүзе, тавышы инде юк дәрәҗәдә, чөнки Кырым дәүләт телерадиокомпаниясендә кырымтатар радиотапшырулары да нык кыскартылды. Дөрес, бу кыскартулар Украина заманында башланган иде, ләкин ул чорда Кырым радиосында аерым кырымтатар редакциясе бар иде. Хәзер бу редакция бетерелеп милли тапшырулар департаментына күчерелде. Тапшыруларның вакыты атнага ике тапкыр яртышар сәгатькә чыбыклы радиода һәм атнага ике тапкыр 8 минутлык FM ешлыкларында калдырылды. Менә шундый чынбарлык, менә шундый “бәйрәм” булды радио көнендә радиосы бетерелеп барган кырымтатарлар өчен.

Бүгенге көндә хәтта сөргенлек урыннарында Үзбәкстанда кырымтатар телендә радиотапшырулар күбрәк бара, ягъни, атнага ике сәгать. Кырымда исә, төп халыкның радиосын инде бәлки җеназа кылырдай хәлгә китерделәр югарыда утырган түрәләр.

Ленур Ислямов
Ленур Ислямов

Кырымтатар эшмәкәре Ленур Ислямовның иганәчелегендә, дәүләттән бер тиен акча алмыйча тәүлек әйләнә туктамый сөйләп торган, тик Кырымда гына да 500 мең чамасы караучысы, тыңлаучысы булган, бар дөньядагы кырымтатарларны бергә туплаган “Meydan-FM” радиосы, иярчен аша бөтен дөньяга чыккан АTR телеканалы, “LALE” балалар телеканалының халыкка ясаган тәэсире Мәскәү түрәләренәме, кырымдагыларынамы ошамаган, бик ошамаган ахрысы... Шулай итеп Кырымда медиаинформация аланы бәйсез кырымтатар радиосыннан да телеканалыннан да чистартылды.

Кырымтатар радиосының үзенең тарихы бар

Кырымтатар радиосының бай тарихы бар. 23 ел Ташкентта радиода кырымтатар тапшыруларын алып барган, бу эшне Кырымда кырымтатар редакциясендә 23 ел дәвам иткән Украинаның атказанган журналисты Сервер Бекиров хәзерге хәлне авыр кичерүен сөйләп кырымтатар радиосыныд 1930нчы елларда Кырымда үз эшен башлап җибәргәнен хәтерли. Ул вакытта радиода 200гә якын кеше эшләгән, алардан 150се кырымтатары булган. Бу санга радиода эшләгән кырымтатар музыкаль ансамбле, жырчылар да керә. Ул вакытта радиода күренекле кырымтатар иҗатчылары, композиторлар Яя Шерфединов, Ильяс Бахшыш, язучылар Абдулла Дерменджи, жырчылар Сабрие Эреджепова, Эдие Топчы, Зейнеп Люманова, дикторлар Фатма Аметова, Амет Озенбашлы һәм башкалар эшләгән. Тапшырулар көненә ике сәгать туры эфирда барган, кайбер тапшырулар Мәскәүдән дә яңгыраган. Кырым районнарында, шәһәрләрдә дә кырымтатар телендә радиотапшырулар эшләп килгән.

1944 елда кырымтатарлар сөргенгә җибәрелгәннән соң кырымтатар тапшыруларын Ташкентта 1957 елда яңадан торгызалар. Ул елда Ташкентта кырымтатар телендә “Ленин Байрагъы” газеты да чыга башлый, пединститутта кырымтатар теле факультеты ачыла, “Хайтарма ансамбле оештырыла. Болар барысы кырымтатарлар Кырымны таләп итмәсеннәр, сөргенлек урыннарында калсыннар дип оештырыла иде. Кырымтатар тапшырулары радиода атнага ике сәгать бара иде.

1987 елдан башлап кырымтатарлар Кырымга күпләп кайта башлагач, 1989 елда 7 августта Кырым дәүләт радиосында кырымтатар телендә 15 минутлык яңалыклар эфирга чыга башлады. Аннары бу хәбәрләргә 40 минутлык музыкаль программнар өстәлде.

1994 елда чыбыклы радиода кырымтатар телендә тапшырулар атнага 10 сәгатькә җитте, аерым кырымтатар редакциясе барлыкка килде. Редакциядә мөхәррир Сервер Бекиров, тавыш операторы Гульнара Эгизова, диктор Сафие Гафарова, корреспондент Эльвира Сундукчиева һәм башкалар эшләде. 1995 елдан башлап эфир вакыты төрле сәбәпләрдән кыскарып башлады. Моңа тыңлаучыларның барлыкка килә башлаган FM станцияләрне тыңларга күчүләре дә, мадди сәбәпләр дә тәэсир иткән булса кирәк. Ләкин иң зур югалту 2014 елда булды. Кырымтатар редакциясе бетерелде, күп еллар радиода тәҗрибә туплаган кадрлар эштән китәргә мәҗбүр булды. Хәзер милли тапшырулар департаментына күчерелгән кырымтатар тапшыруларын ике яшь кыз әзерләгәне мәгълүм. Дәүләт карамагында булган бу радиода атнага бер сәгать чамасы яңгыраган кырымтатар тапшырулары формаль бер мәсьәләгә әверелде дияргә мөмкин. Мәскәүдә, Кырымда түрәләр, югары җитәкчеләр кырымтатар теленә дәүләт теле статусы бирелде дип ничек мактансалар да, Кырымда кырымтатар радиосының хәле кырымтатар теленең чынлыкта ни дәрәҗәдә дәүләт теле булганлыгының күрсәткечедер...

XS
SM
MD
LG