Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртиянең “Иман” татар яшьләре берлеге ятимнәргә булыша


Удмуртия татар яшьләренең "Иман" берлеге быел да әниләре ташлаган нарасыйларга һигиена кирәк-яраклары белән һәм акчалата ярдәм чарасы оештырды.

Удмуртиянең "Иман" татар яшьләре берлеге апрель ахырында узучы "Язгы шәфкатьлелек" хәйрия атналыгында катнашырга теләүчеләр күп булуы сәбәпле, аны озайтырга карар кылды. Игелек чарасына йомгакны алар 1 Май бәйрәменнән соң Ижуның 4нче санлы балалар хастаханәсендә ясады.

"Иман" берлеге яшьләре дүртенче ел рәттән әниләре ташлаган нарасыйларга һигиена кирәк-яраклары китерә. Апрель башлангач та, әйберләр җыю турында игълан бирәләр, социаль челтәрләрдә дә мәгълүмат урнаштыралар.

Быел "Татар кызы" бәйгесен тамаша кылырга килүчеләрне дә бу эшкә җәлеп иттеләр. Зөлфия Әхмәтова чара турында үзе эшләгән заводта сөйләгән – хезмәттәшләре бик теләп кушылган. Шәфкатьле җаннар акчалата да өлеш чыгара, әйберләр дә китергән.

Быел һигиена кирәк-яракларыннан тыш балаларга махсус түшәкләр дә алып килгәннәр. Әйберләрне шифаханәдә сыйфат сертификаты булган очракта гына кабул итәләр.

“һигиена кирәк-яраклары булуы шәфкать туташлары эшен җиңеләйтә. Яшьләр алып килгән әйберләр алты айга җитәчәк”, дип сөенечен белдерде табибә Галина Медведева.

Әниләре баш тартканнар хастаханәдә бүгенге көндә берничә генә. Табиблар сүзләренчә, берничә ел элек алар кулы аша 50-ләп бала узса, хәзер ташландык балалар саны икеләтә кимегән. Нәниләрне бала тудыру йортларыннан китерәләр. Алар, ятимнәр йортларына кирәкле документлар әзерләнгәнче, шушында табиблар күзәтүе астында була.

Нәниләрнең әти-әниле булуларына, гаиләләрдә тәрбияләнүенә дә өмет бар – яшьләрнең хәйрия ярдәме, үзләре дә уйламастан, әнә шул ягы белән дә ачылган. Удмуртиянең “Иман” татар яшьләре берлеге рәисе Дилия Гатауллина инде асрауга бала алырга теләүчеләр булуын да җиткерде. Шулай итеп хәйрия акциясе яңа юнәлеш алган.
Яшьләр шушындый ярдәм белән Ижауның башка балалар хастаханәләренә дә барырга ниятлиләр – аларга ниләр кирәклеген ачыклый башлаганнар инде.

XS
SM
MD
LG