Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салават төрмәсендә фетнәләр туктатылды


Салават шәһәрендәге төрмә
Салават шәһәрендәге төрмә

Башкортстанның Салават шәһәрендәге төрмәдәге тарткалашлар туктатылды. Вакыйгаларны республикадагы кеше хокукларын яклаучы оешма вәкилләре тикшерәчәк.

Башкортстанның Салават шәһәрендә урнашкан 2нче санлы кырыс шартлы төрмәдә тоткыннар фетнә оештырып, тәртипләрне йомшартуны таләп иткән иде. 10 май йөзгә якын тоткын иртәнге аштан соң эшкә чыгудан баш тартты. Төрмә ихатасында ике төркем арасында каршылыклар булды. Аларның берсе - төрмә тәртипләрен йомшартуны күтәрүчеләр булса, икенчеләре колония хакимияте тарафдарлары. Вакыйгаларга республика прокуроры Андрей Назаров кысылгач һәм Русиянең баш идарәлегеннән комиссия килеп төшкәннән соң, каршылыклар туктаган иде. Ул каршылыкларда 23 тоткын зыян күрде, алты кеше хастаханәгә салынды.

Ләкин фетнә кабат 13 май чыкты. Эш шунда, төрмәдәге тәртипләрне йомшарту өчен көрәшкән төркемдәге 17 кеше тәртип бозуда гаепләнә. Республиканың җәза үтәтү идарәсе хәбәрләренә караганда, аларның күпчелеге кеше үтерү, талау, һөҗүм итү кебек җинаять кылучылар. Тикшерү бүлеге аларны аерып, изоляторга ябарга карар иткәч, тоткыннар фетнә оештыручыларны яклап кабат каршылык чарасын башлаган. Алар тәрәзәләрне һәм җиһазларны кыйраткан, бина түбәсенә менгән. Бу фетнәдә дә йөзгә якын кеше катнашкан. 13 май сөйләшүләрдән соң кичкә тарткалаш туктатылган, тоткыннарга көч кулланылмаган дип хәбәр итәләр. Әлеге хәлләрне тикшерү өчен Башкортстандагы кеше хокукларын яклаучы оешма вәкилләре дә Салаватка барырга җыена.

Соңгы чорда Русия төрмәләрендә каршылыклар даими диярлек булып тора. 6 май Нижегород өлкәсе Пруды касабасындагы өченче санлы төрмәдә туберкулез белән авыручы тоткыннар фетнә чыгарган иде. Алар медицина ярдәме күрсәтү бүлмәләренә зыян салган, агач биналарны яндырган. Аңа кадәр Якутиядә өч кеше җилем иснәп, бер кеше кемнәрдер тарафыннан буылып һәм берсе асылынып үлгән иде. Шулай ук Чуашстандагы төрмәдә дә каршылыклар булуы турында хәбәрләр булды. Кайбер экспертлар моны Русиянең җәза үтәтү идарәсе башлыгын алу өчен махсус оештырылган фетнәләр дип фаразлый. Аңа караганда, илнең җәза үтәтү идарәсе башы генерал-полковник Геннадий Корниенконы вазифасыннан бушатырга омтылалар. Аның урынына дәгъва итүчеләр арасында өч урынбасары да бар. Якын араларда бу тармакта реформалар башланырга тиеш. 2014-2020 елларга исәпләнгән “Юстиция” дигән дәүләт програмында бу максатларга 2,3 триллион сум акча бүлү планлаштырылган.

XS
SM
MD
LG