Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Балалар гаскәрләре" парады – патриотик тәрбия чарасымы?


14 май көнне Ростов-Донда "балалар гаскәрләре" парады узды. Анда кадетлар мәктәбендә тәрбияләнүче үсмерләр генә түгел, балалар бакчаларындагы сабыйлар да катнашты.

Балалар төрле чорлардагы төрле гаскәрләрнең балалар өчен махсус тектерелгән хәрби киемнәренә киендерелгән иде.

Балалар марш белән дә, кечкенә "хәрби" машиналар белән дә, велосипедлар белән дә узды, кул сугышы да күрсәтте. "Бүген бу балалар "хәрби" велосипедларда булса, иртәгә чын танкларны, ракета-зенит комплексларын йөртүчеләр булырлар дип өметләнәбез", диелде парадта.

Чараны оештыручылар, Көньяк хәрби бүлге җитәкчелеге "балалар гаскәрләре" парадының инде алтынчы мәртәбә уздырылуын горур рәвештә белдерә. Алар моны патриотизм тәрбияләү дип атый һәм мондый чараларны Русиянең башка төбәкләрендә дә, Беларус белән Украинада да уздырырга тәкъдим итә.

Ростов-Дондагы "балалар гаскәрләре" парады шактый каршылыклы мөнәсәбәт уятты һәм, социаль челтәрләрдәге фикерләшүләргә караганда, башка төбәкләрдә мондый чаралар уздырырга бик ашыкмаслар кебек.

"Балалар гаскәрләре" парадын оештыруда "Русь исконная" исемле славян мәдәнияте үзәге, Әфганстан ветераннары берләшмәсе, "Бәхетле гаилә чәчәк атучы ватан" хәйрия вакыфы катнашкан.

Көньяк хәрби бүлгенең матбугат хезмәте белдерүенчә, балалар парадын оештыру генерал-полковник Александр Галкин күзәтүе астында узган, ә парадны подполковник Вадим Мартя җитәкләгән.

500ләп бала катнашында узган бу парадка Александра Савостина җитәкчелегендәге балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә барган. Савостина әйтүенчә, балаларны модель-солдатчыклар итеп куллану патриотик тәрбия бирә, өлкәннәр һәм балалар өчен "дөрес" уен булып тора.

Савостина мондый патриотик чараларның бар Русия буйлап, ул гына да түгел, Беларус һәм Украинада да уздырыла башлавы турында хыяллана.

Әмма "балалар гаскәрләре" парадларын хәтта Ростов-Донда да күпләр күрми кала, чөнки ул шәһәр үзәгеннән читтә, хәрби гарнизонда теркәлгән хәрбиләр гаиләләре яшәүче районда оештырыла.

Казанда 9 май парадында хәрби киемдәге балалар
Казанда 9 май парадында хәрби киемдәге балалар

9 майда Казанның Ирек мәйданында узган хәрби парадта Татарстан башкаласында да үз балаларына сугыш тәрбиясе бирергә теләүчеләр булуы күренде. Алар да үзләренең кечкенә балаларын хәрби киемгә киендереп патриотик тәрбия бирергә теләгәнгә охшый.

Узган кышта элекке Кызыл армия көнендә, хәзергечә Ватанны саклаучылар көнендә Петербурда "Красная звезда" исемле хәрби-патриотик оешма бер балалар бакчасындагы сабыйларда патриотизм тәрбиялибез дип, анда корал макетлары алып килеп күрсәткән, сугыш турында сөйләгән иде. Ул чакта кечкенә балаларның корал тотып төшкән фотолары социаль челтәрләрдә таралу бер җәнҗалга әверелгән иде.

XS
SM
MD
LG