Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киевта кырымтатарлар сөргененә 71 ел тулуга багышланган чаралар уза


Киевта кырымтатар сөргене корбаннарын искә алалар
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:40 0:00

Киевта кырымтатар сөргене корбаннарын искә алдылар

Киевта матәм чаралары 14 майда Шевченко исемендәге университетта “Кырым анексиясе – оккупациянең бер еллыгы” исемле дискуссиядән башланып китте.

17 май Киевта Украинаның милли тарихы музеенда кырымтатарларның сөргенгә җибәрелүенә 71 ел тулуга багышланган “Хатирә альбомы” дип аталган күргәзмә ачылды. Анда кырымтатар гәиләләре альбомнарыннан фотолар күрсәтелде.

Шул ук көнне кичке сигездә Киевның Бәйсезлек майданында "Йөрәгеңдә ут кабыз" дип аталган матәм чарасы узды. Кырым харитасы өстендә утлар белән “No genocide!”, “71 ел” сүзләре язылды һәм кырымтатар гербы – ТАМГА күрсәтелде, сөргенлек, мөһаҗирлек турында кырымтатар жырлары яңгырады.

18 майда сәгәть дүрттә Киевның опера театрында рәсми “Матәм акшамы” үтәчәк. Чарада Украинаның югары җитәкчелеге, Мәҗлес вәкилләре, җәмәгатьчелек, студентлар катнашачак.

Кичке җидедә Киевның Бәйсезлек майданында сөргенлек корбаннарын искә алу митингы узачак. Монда Мәҗлес, төрле сәяси фиркаләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, Украина Югары Радасы депутатлары катнашачак.

Киевта матәм чаралары 14 майда Шевченко исемендәге университетта “Кырым анексиясе – оккупациянең бер еллыгы” исемле дискуссиядән башланып китте.

Билгеле булганча, быел Акмәчәт хакимиятләре Акмәчәттә сөргенлек корбаннарын искә алу Бөтенкырым матәм митингын үткәрү өчен урын бирмәде.

XS
SM
MD
LG