Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стәрлетамак мәхкәмәсе билгеле экологны ирегеннән мәхрүм итте


Денис Громов
Денис Громов

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәре мәхкәмәсе тирә-як мохитне саклауда зур эш башкарган Денис Громовны тугыз елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды.

Денис Громов – экологияне яклап шәһәрдә үткән бик күп каршылык чараларын оештыручы. Мәхкәмә аны “Башкортстан сода компаниясе”ннән акча таптыруда хөкем итте. Компания бу хакта полициягә хәбәр иткәннән соң Денис Громов узган елның мартында Стәрлетамак кәһваханәләренең берсендә “Башкорт сода компаниясе”нең хәвефсезлек бүлеге хезмәткәреннән 2,5 миллион сум акча алганда кулга алынган иде. Шуннан соң беренче мәхкәмә утырышы узган елның июлендә башланып, әлегәчә дәвам итте.

Борис Громов – “Союз труда” дип аталган бәйсез һөнәр берлеге төбәк бүлекчәсе башкарма комитеты һәм “Русия хезмәт фиркасе” рәисе. 2013 елда ул “Сода” заводының акцияләрен “Башкортстан сода компаниясе”нә кушуга һәм Торатауда сода чыгаруга каршы Стәрлетамакта, Уфада һәм Мәскәүдә каршылык чаралары уздырган иде.

Әлеге маддә буенча 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Дәүләт гаепләүчесе 13 елга хөкем итүне сорады. Громовның туганнары хөкем карары белән килешми, югары мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итәргә җыена.

XS
SM
MD
LG